Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Менә нинди икән син, Тинчурин театрының оркестр чокыры!» яки KazanOperaLab проекты - музыкаль театрның башлана башлануымы?

KazanOperaLab проекты эскизларының Тинчурин театры бинасында булуын татар җәмәгатьчелеге театрны югалту куркынычы дип кабул итте...

news_top_970_100
«Менә нинди икән син, Тинчурин театрының оркестр чокыры!» яки KazanOperaLab проекты - музыкаль театрның башлана башлануымы?

Шушы көннәрдә Татарстанның театраль-музыкаль дөньясында тарихи вакыйга булды – музыкант Данияр Соколов Тинчурин театрының моннан 25 ел элек ябылган оркестр чокырын ачты. Бу вакыйга KazanOperaLab проекты кысаларында булды. 

Кайчандыр Опера театры, аннары Камал театры оркестры, Тинчурин театры оркестры эшләгән чокырны яңа гасырда беренче мәртәбә «Sforzando» яшьләр оркестры һәм аның дирижеры Евгений Сакмаров сынап карады.

1993 елларда театрда оркестр кыскартылгач ябылган чокыр бинаны реконструкцияләгәннән соң да ачылмаган иде. Моннан дүрт ел элек – Тинчурин театрында оркестр булдыру өчен унҗиде берәмлек штат бирелгәч тә ачмадылар аны. Хәтта шушы бинада чып-чын опера - “Яңарыш” фонды ярдәме белән “Кара пулат” спектакле куелганда да оркестрны чокырга төшермәделәр, ул сәхнә читендә генә утырып уйнады. Тинчурин театрының музыкаль спектакльләрендә дә – “Шаян Гөлшаян”да, “Гөләндәм туташ хатирәсе”ндә музыкантлар сәхнәдә генә урнаштылар.

Кем ул Данияр Соколов?

Ни өчен театрның серле чокыры 32 яшьлек музыкант Данияр Соколов өчен ачылып китте соң? Эш “яшьләргә юл бирүдә” генәме?

  • Данияр Соколов – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Мөнир Соколовның улы. Казан консерваториясен тәмамлаган егет. 


Соңгы елларда Данияр Соколов Казанның музыкаль тормышында актив хәрәкәт итә башлады. «Sforzando» музыкаль башкаруны үстерүгә ярдәм фонды оештырды, шул исемдәге яшьләр оркестры туплап, федераль грант та алуга иреште. «Музыка вокруг нас» фестивале һәм Казан Кремлендә уздырылган бик күп башка музыкаль проектларның директоры, арт-менеджеры булды. Яшь иҗатчыларга сыену урынын “Казан Кремле” музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева биргән иде - «Sforzando» «Манеж»да иҗат итте.

Татар театраллары Данияр Соколов һәм аның бер проекты белән үткән ел «Тантана» республика театр премиясе тапшыру тантанасында танышты. “Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль” номинациясе буенча Айсылу Нуруллинага Татарстанның дәрәҗәле театраль премиясе тапшырылды. Премия алырга Айсылу Нуруллина өчен сәхнәгә аталы-уллы Соколовлар – фондның оештыручылары чыкты...

  • Татар-информ” 2018 елда “Тантана” премиясе тапшыру тантанасыннан соң болай дип язган иде“Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль” – музыкаль спектакльләр өчен бердәнбер махсус номинация. Экспертлар әлеге номинациядә “Сфорцандо” фондының “Письма Анны Франк” проектына һәм аның башкаручысы Айсылу Нуруллинага өстенлек бирделәр. Бу номинация нигездә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының гарантияләнгән призлы урыны иде. Быел 155 миллион сумнан артыграк Президент премиясе алган Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры “ял итә”. Театр актрисасы Аманда Гомес Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының махсус премиясенә лаек булды. Тагын шунысы игътибарга лаек, без Милли музыкаль театр кирәк дип сөйләп йөргән арада, Данияр Соколов, артык пиарлап та тормыйча, музыкаль театр тудырып килә. Оркестр, опера һәм башкалар... Грантлар да табылган, Мәдәният министрлыгы булыша. Әлбәттә, бу милли проект түгел. Милли проект юк, булганына да грантлар бирелгәнен белмим”.

Бу вакытта иҗатчы яшьләр берләшеп, Данияр Соколов җитәкчелегендә, камерный опера язу эшен башлап җибәргәннәр иде инде. Бу операларның кайда ничек тамашачыга җиткереләчәге ул вакытта билгеле булмаган, анысы соңрак хәл ителгәндер дип уйлыйм.

Музыкаль театрның башлангыч хроникасы

Тинчурин театры базасында музыкаль-драма труппасы төзелүе турында эксклюзив мәгълүмат “Татар-информ”да былтыр октябрь аенда билгеле булды.

  • Кәрим Тинчурин театры базасында музыкаль-драма театры булдыру, дөресрәге, музыкаль труппа төзү турындагы карар 2013 елда ук чыккан. Республиканың Министрлар Кабинеты (РКМ) карары белән театрга 17 штат берәмлеге дә бирелгән. Бу – театрның музыкаль җитәкчесе, оркестр музыкантлары һәм солистлар өчен каралган урыннар. Хәзер 2018 елның октябре. Ягъни, 58 ай вакыт узган”, - дип язган идек.

Данияр Соколов һәм аның командасының Тинчурин театрында чыгыш ясаячагы җәмәгатьчелеккә быел гыйнвар аенда билгеле булды. Ниһаять, февраль башында бу вакыйга KazanOperaLab проекты кысаларында үтте.

  • KazanOperaLab - «Sforzando» фондының Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган проекты. Максаты - яшь композиторларны, режиссерларны, драматургларны, рәссамнарны туплап, аларга белем бирү һәм иҗади мохит тудыру. Проектта танылган иҗатчылар лекцияләр, мастер-класслар үткәрә, лабораторияләр эшли. Проект нәтиҗәсе буларак, иҗади музыкаль эскизлар һәм, ахыр чиктә, опералар иҗат итү каралган.  

KazanOperaLab: рус теле һәм музыкаль театр

Тинчурин театрында уздырган чарасында KazanOperaLab өч камерный опера эскизын тәкъдим итте. Катнашучылар – җәмгысы 100гә якын кеше – Татарстан егетләре һәм кызлары. Алар кыска гына вакыт эчендә опера язып, аны сәхнәләштереп тә өлгерделәр. Икесе тамашачыга күрсәтелде. Берсе аз гына соңгарак калды – 25 февральдә күрсәтеләчәк.

1. “1 + 6”. Композитор – Ләйсән Абдуллина. Либретто авторы - Павел Поляков. Режиссер – Василиса Шмелева. Рәссам – Ксения Шачнева. Либретто “Свияжск утрау-шәһәре” музей-тыюлыгы директоры Артем Силкинның “1 + 9” әкияте нигезендә язылган. Геройлар - клоннар саны гына тугыздан алтыга кыскартылган. Әсәр рус телендә.

2. “Бледно-голубая точка”. Композитор – Илдар Камалов. Либретто авторы – Сөмбел Гаффарова. Режиссер – Булат Минкин. Рәссам – Ләйсән Хөсәенова. Әсәр рус телендә.

3. “Минем Такташ”. Композитор – Ильяс Камал. Либретто авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин. Әсәр татар телендә.

Игътибар итегез: беренче һәм икенче спектакльләр рус телендә куелган, өченчесе – әле чыкмаганы - татарча булачак. Данияр Соколов әйтүенчә, композитор Ильяс Камал баштан ук татарча язачагын белдергән.

Беренче ике операның рус телендә булуы җәмәгатьчелектә Тинчурин театрының киләчәк язмышына карата борчылу уятты: “музыкальләшү” процессында театрның рус теллегә әйләнү куркынычы алга килеп басты.

Әлбәттә, оештыручылар моны кире кагалар, бу шикләнүләрнең урынсыз булуын әйтәләр.

Әлеге шикләрне тарату өчен республиканың көчле приарщигы, нигездә мәдәният өлкәсенә кагылышлы катлаулы участокларга “ыргытыла” торган Руслан Шиһабетдинов җәлеп ителгән. Аның командасы бу уңайдан тиз арада ике матбугат конференциясе оештырып алды.

Данияр Соколов әйтүенчә, камера операсы язарга алынучыларга спектакльләрнең нинди телдә булачагы алдан билгеләнмәгән. Команда иҗат өчен телне үзе сайлаган. Ягъни, либретто авторлары татарча либретто язсалар, спектакль татарча булачак иде, русча язылганга күрә, русча булды.

Либретто написано на русском языке. Я была готова к тому, что на меня посыпятся упреки, но я осознанно пошла на этот шаг. Потому как в стихосложении на родном языке я совсем не сильна. Дело в моем неумении, а не в нежелании продвигать родную культуру. Прошу понять и простить. Надеюсь, скоро увидит свет опера на либретто поэта Рузаля Мухамметшина. Пожалуйста, приходите послушать нашу оперу - музыка и голоса певцов - очаровательны!” – дип яза "Бледно-голубая точка" либреттосы авторы, язучы Әхәт Гаффарның кызы Сөмбел Гаффарова үзенең социаль челтәрдәге постында. 

Бу уңайдан урын алган фикерләр арасында "әгәр бу проектка татар сүзләре белән рифма-ритм кора алган Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһимов һәм башкалар алынган булса, икенче команда операны татарча эшләячәк иде", дигәннәре дә күренде. 

Өр-яңа опералар

Инде операларның үзләренә күчик. Әйе, режиссура, сценография ягыннан алар, чыннан да, өйрәнчек эшләр. Әмма музыка ягыннан алар бу жанрда композиторларның дебюты булса да, лаеклы хезмәтләр иде. Бу иң актив композитор Эльмир Низамовның да фикере. Ул Тинчурин театры сәхнәсеннән яңгыраган ике операны да музыка ягыннан сыйфатлы дип бәяләде. Ул моны Музыкаль театрга бер зур адым дип саный. Казан консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин да мондый лабораторияләрнең иҗатчы яшьләрнең профессиональ үсеше өчен кирәклеген әйтә.

Әйе, әлеге лаборатория бездә композиторларның барлыгын күрсәтте. Безнең Татар музыкаль театрын үз иңнәрендә күтәреп тора алган композиторларыбыз бар һәм Казан дәүләт консерваториясе аны тәрбияли. KazanOperaLab лабораториясендә катнашкан композиторларның татарлар булуын да истән чыгармыйк.

Ә менә калган иҗатчылар белән проблемалар зуррак. Чөнки әлеге командадан нәкъ менә композиторлар гына профессиональ әзерләнә. Солистлар әле әзерлек процессындагы егетләр-кызлар. Ә менә опера режиссерлары, либреттистлар, сценографлар – алар шушы эшкә алынып үзләрен сынап карарга теләүчеләр. Әлбәттә, алардан артыгын таләп итеп тә булмый. Бу очракта «Sforzando» фонды оештырган мастер-класслар, лекцияләр файдага булыр дигән өмет бар. Чакырылган белгечләр - музыка һәм театр тәнкыйтьчесе Лариса Барыкина, режиссер Дмитрий Белянушкин, режиссер Екатерина Василева чын осталар иде. Алар берәмтекләп операларның уңай һәм тискәре якларын күрсәтеп аңлатып чыкты.

Белгечләр беренче операның камилрәк эшләнгән булуын әйттеләр, икенче эскизда текстның аңлашылмавыннан зарландылар, ике операда да булган сценография проблемаларын күрсәттеләр, сыгылмалылык җитмәгән артистлар белән эшләү юлларын аңлаттылар.

Әйтик, сценография белән бәйле проблемаларны команда репетиция вакыты аз булуга, вакыт бик аз калгач кына кайбер техник җитешсезлекләргә бәйләп аклана башлаган иде – педагоглар җайлап кына мондый хәлләрнең бөтен җирдә килеп чыгуын, аны хәл итү иҗатчының эше булуын аңлаттылар. Әгәр инде афиша игълан ителгән һәм билет сатыла башлаган икән, синең техник проблемаларыңда тамашачының ни гаебе бар? Тәүлегеңнең 24 сәгатен ник 25кә әйләндермисең – теләсә нәрсә эшлә – әмма тамашачыга камил тамаша күрсәт!

Нәни эскизлар һәм эскизларсыз Опера театры  

Чакырылган белгечләр матбугат конференциясендә "KazanOperaLab" проектына зур бәя биреп, аның кысаларында үзләрен күрсәтә алган яшь иҗатчыларны республиканың Опера һәм балет театры үзенә эшкә чакырсын иде дигән теләк белдерделәр. Әйтик, проектка педагог буларак чакырылган режиссер Дмитрий Белянушкин "KazanOperaLab" проектын уникаль вакыйга дип билгеләп үтте. “Совет чорында укып чыккан белгеч эшкә юллама алган һәм эш белән тәэмин ителгән. Хәзер андый мөмкинлек юк, яшь белгечне театрга алырга ашкынып тормыйлар. “Капчыктагы мәче” беркемгә дә кирәкми, директорга исеме танылган кеше белән эшләве ышанычлырак”, - диде ул.

“Опера лабораторияләрендә катнашучы иҗади яшьләр үзләренең бу өлкәдә нәрсәдер булдыра алуларын күрсәтәләр. Татар дәүләт опера һәм балет театры әлеге эксперименталь әсәрләрне карап, яшьләргә яңа опера язарга заказ бирә ала”, - ди Дмитрий Белянушкин.

Проектка эксперт буларак катнашучы режиссер Екатерина Васильева да театрның чакырылган белгечләр белән генә “туенмыйча”, үз кадрларын әзерләргә тиешлеген билгеләп үтә. “Опера театры әлеге проектта үз перспективаларын күрергә тиеш”, - ди ул.

Белгечләрнең сүзләре безнең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына шулкадәр дә туры килә. Чыннан да, чакырылган артистлар белән камил тамашалар күрсәтә бу театр.

Миңа каршы килеп, “Сөембикә” операсында үзебезнекеләр җырлый, хәтта Филүс Каһиров та катнашты диярләр. Әйе, дөрес! Әмма бу опера Шаляпин фестивале программасына кертелмәде. Оештыручылар әлеге дә баягы сценографиянең техник проблемаларына бәйләп аңлаталар. Әмма без милли опера чыгара алганбыз икән, ул, әлбәттә, салым түләүчеләр акчасына чыгарылган икән, аны бит күрсәтергә кирәк. Искәртеп үтәм, Татарстан мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә мәдәният министры Ирада Әюпова да мәдәниятне интеграцияләү турында әйтте. Ә ни өчен без милли операны шушы фестиваль аша гомуми пространствога иңдерә алмыйбыз? Ни өчен без милли операбызны Шаляпин фестиваленә килгән театр һәм музыка белгечләренә күрсәтмәдек?

Алай карасаң да, болай карасаң да, опера эскизлары – ул Татар дәүләт опера театрының үзенә алмаш әзерләүгә корылган проекты булырга тиеш иде. Данияр Соколов кебек актив яшь менеджерга театр үз ишекләрен ача ала иде. Әмма аңа ишекләрен дә, оркестр чокырын да икенче бер театр ачты.

Яңадан KazanOperaLabка әйләнеп кайтыйк. Данияр Соколов бик ышанычлы итеп әлеге KazanOperaLab проектларының алга таба да дәвам итәчәген әйтә. Аларның нинди сәхнәдә булачагы әйтелмәсә дә, Тинчурин театрында калачаклары тоемлана. Начармы бу, яхшымы? “Минем Такташ” операсын көтик. Беренчел нәтиҗәләрне шуннан соң гына күзалларга мөмкин булачак. Ә хәзергә Тинчурин театрының оркестр чокыры ачылуы яхшы.

.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100