Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сочи мэриясе ливневкага малай егылып төшеп үлүдә әбисен гаепләгән: "Ливневкаларга рәшәткә кую проектта каралмаган"

Сочи мэриясе белдерүенчә, ачык ливневкалар - яңгыр суларыннан котылу өчен нәтиҗәле ысул.

news_top_970_100
Сочи мэриясе ливневкага малай егылып төшеп үлүдә әбисен гаепләгән: "Ливневкаларга рәшәткә кую проектта каралмаган"

"Октябрь урамында ливневкалар 60 елларда салынган. Бу гидротехник корылмалар - ачык типтагы траншеялар, алар бистәнең һәр урамында диярлек бар. Корылма ачык булырга тиеш, проектта рәшәткәләр каралмаган. Яңгырлар яуганда рәшәткә сынып, кешеләрне җәрәхәтләргә мөмкин", - диелә хәбәрдә.

Мэрия хәбәрендә тротуарның юлның икенче ягында икәне әйтелә. 

"Һәлак булган малай, әбисеннән аерылып, юлның икенче ягына чыккан. Һава торышы начар булу сәбәпле, ливневкага ыгылган. Әби оныгы белән юлның икенче ягындагы кунакханәдә яшәгән, бу гидротехник корылма бар икәнен белгән. Шторм куркынычы турында алдан хәбәр ителде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк икәнлеге әйтелде", - ди шәһәр мэриясе. 

Әби сырхауханәдән чыккан. Бүген баланың гәүдәсен әтисе Татарстанга алып кайта. Инде хәбәр ителгәнчә, ул Түбән Камадан,ул Аксубайда күмеләчәк дигән хәбәр булды.

3 августта Сочида ял иткәндә малай ливневкага егылып төшә. Әбисе аның артыннан сикереп коткармакчы була. әмма малай диңгезгә агып китә. 

Тикшерүчеләр кем гаепле икәнен ачыклаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100