Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сочида оныгы ливневкага төшеп киткәч, әбисе аның артыннан үзе дә сикергән - видеокамера язмасы

Фаҗигадә Татарстаннан ял итәргә килгән гаиләнең баласы һәлак була.

news_top_970_100
Сочида оныгы ливневкага төшеп киткәч, әбисе аның артыннан үзе дә сикергән - видеокамера язмасы
Бу хәл 3 августта көпә-көндез шәһәрнең Лазаревское бистәсендә була. Шәһәрдә көчле яңгырлар булу сәбәпле, ачык калган ливневка люгы күренми. Шәһәр уртасында барган әбинең оныгы ачык ливневкага егылып төшә. Әби кешеләрне ярдәмгә чакыра, әмма беркем дә булыша алмый. Ул истерикага бирелә, берни эшли алмагач, үзе дә ливневкага сикерә. Коткаручылар баланың шәһәр астыннан аккан елгага эләгеп, диңгезгә агып киткәне ачыклана. Коткаручылар малайны диңгез ярыннан эзли башлый һәм аның мәетен табалар.

Табиблар әйтүенчә, малай канализация люгына төшкәндә башын бәргән, шул сәбәпле, аңын югалткан. Ә инде шәһәр астындагы елгага эләккәч, тончыгып үлгән.

Әби, йөрәге ярылып үлгән дигән мәгълүмат чыккан иде. Тикшерү комитеты моны кире какты. Ул җир өстенә исән сау менә, тән җәрәхәтләре алмый. Әмма ул бик авыр хәлдә диелә.


3 август көнне Сочида тагын бер фаҗигале хәл булган - гаиләнең ике баласы елгага аккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100