Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сочида һәлак булган малай Аксубайда җирләнәчәк: ул быел беренче класска барырга тиеш булган

Малайның әти-әнисе Түбән Камада яши.

news_top_970_100
Сочида һәлак булган малай Аксубайда җирләнәчәк: ул быел беренче класска барырга тиеш булган
Сочида ливневка чокырына төшеп китеп батып үлгән малайның әтисе Сочига очкан.

NTR-24.RU каналы язуынча, 7 яшьлек малай курортка Түбән Кама районы Шереметьевка (Ширәмәт) авылында яшәгән әбисе белән барган булган.

Малайның әти-әнисе ТАНЕКО һәм "Нефтехим" берләшмәләрендә эшли. Предприятиеләрнең җитәкчелеге ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Түбән Кама районы башлыгы вәзгыятьне контрольдә тотачагын, ярдәм күрсәтәчәген әйткән.

Быел малай беренче класска барырга тиеш булган.

Бу фаҗига булгач, малай төшеп киткән ливневка тишеге өстенә урындык куйганнар. Сочи мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә хакимият кискен тәнкыйть ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100