Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әллүки»: тормыш үзе куйган куркыныч спектакль

«Смена» заманча мәдәният үзәгендә Туфан Имаметдинов һәм аның командасыдә «Әллүки» спектаклен күрсәтте.

news_top_970_100
«Әллүки»: тормыш үзе куйган куркыныч спектакль

"Аз санлы халыкларның телләре әһәмиятен һәм мәгънәсен югалта. Болар үлеп бара торган телләр булып кала. Туган тел бер милләт кешеләренең аралашу теле булудан туктый. Кешеләр ул телдә уйламый башлыйлар. Телен югалткан халык чукрак-телсез кала. Чукрак-телсезләр - "үле" тел ияләренә тиң. Шуңа да мин шушы мөмкинлекләре чикләнгән егетләрне-кызларны спектаклемә алдым..." Бу сүзләрне Туфан Имаметдинов үзе куйган "Әллүки" спектакле программкасына язган. 

Шунда ук аның куркыныч фаразы: "Мәдәниятебезне һәм телебезне югалтып, без бөтенебез дә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә әверелеп барабыз". 

  • «Әллүки» спектакле - Туфан Имаметдинов һәм аның командасының, перфомансларны санамаганда, өченче эше. Моңарчы бу команда «Әлиф» хореографик спектакле, «Шәмаил» спектакле белән республика зыялыларын бераз сискәндереп алган иде.

Туфан Имаметдиновның командасы бар – ул композитор Эльмир Низамов, биюче һәм хореограф Марсель Нуриев, Нурбәк Батулла. Дөрес, бу юлы команда Нурбәксез генә эшләгән. “Алтын битлек” лауреаты әле Минзәләдә спектакль чыгара.

"Әллүки". Туфан куйган беренче өлеш

Туфан Имаметдинов һәм аның командасы - «Әлифчеләр» өченче спектакльләрен «Смена» заманча мәдәният үзәгендә күрсәттеләр. Баштарак илле кешегә генә дип әйтелсә дә, тамашачы алай гына түгел, залда нык аншлаг иде.

Спектакльнең нигезендә үлеп барган телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләре ята:

  • «Милли моңнар» - 300дән артык кына кеше сөйләшкән челкан теленә,
  • «Кыйтга» шигыре - моннан 16 ел элек 6 мең кеше сөйләшкән шор теленә,
  • «И каләм!» шигыре - тываларның этник төркеме булган һәм 4 меңләп халкы саналган туга теленә,
  • «Сәрләүхәсез» - моннан сигез ел элек 1000 кеше сөйләшкән долган теленә тәрҗемә ителгән.

Болар барысы да төрки телләр. Бу телләрдә сөйләшкән халыклар Алтайда, Тывада, Якутиядә яши. Яшәгәннәр...

Һәм «Әллүки»... кульминация. Татар телендә.

Шигырьләрне Казан Яшь тамашачы театрының өч актеры – Камил Гатауллин, Егор Белов, Илнур Гарифуллин һәм дүрт чукрак-телсез кеше сөйләде. Тамашачы алдында шушы җиде кеше басып торды. Катнашучыларның икенче өлеше - тамашачы артында баскан хор иде.

Әлбәттә, сәхнәгә телсезләрне чыгару – алар шигырь сөйләмәсәләр дә, басып кына торсалар да, эмоцияләр тудырырга сәләтле. Әмма Ольга Фәләхова, Алинә Исмәгыйлева, Алена Цой, Руслан Петров үзләренә кызгану тудыра торганнар түгел. Аларның максаты яраларны ачып тоз сибү иде. Алар барлыклары белән, карашлары белән тел югалту афәтен күрсәтә алдылар. Бу спектакль инклюзия түгел иде. Монысын егетләрнең-кызларның җитәкчесе дә әйтте.

«Әллүки»: Туфансыз дәвам иткән өлеш

Бу спектакль тасвирлап бирелә ала торган тамаша түгел. Бу, гомумән, тамаша түгел. Хәер, тамашасы да булды. Кыскасы, спектакльнең икенче өлеше – тамашасы – Туфан куйган өлеше тәмамланып, артистлар баш игәч башланды.

Йә Аллам, телсез калуыбыз турында “илереп пышылдаган” спектакльдән соң сүзләр ташкын булып агылды. Телләр югалуы турындагы спектакльне караганнан соң фикер әйтүчеләр барысы да авторларны мактый-мактый бөек рус телендә сөйләделәр. Аларга шулай уңайлырак иде. Ә татар телендә аралашучылар баш иеп тын гына утырдылар. Бу ниндидер куркыныч спектакль иде. Талантлы режиссер Туфан Имаметдинов та куя алмаслык куркыныч спектакль иде бу! Тормыш үзе куйган спектакль. Менә кайда телсезләр! Менә кайда телен югалтканнар!

Әлеге ташкыннан мин бер генә җөмләне аерып алдым һәм аның авторына рәхмәтләрем чиксез. Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары булган һәм хәзер Заманча сәнгать күргәзмәләр залын җитәкләгән Эльвира Камалова “Әллүки” спектаклен үз залына чакырды. “Бездә әлеге спектакльне күрсәтергә мөмкинлекләр бар”, - диде ул.

Туфан Имаметдинов Эльвира Рафаиловнаның тәкъдимен кабул итәчәген әйтте: “Безгә ак зал кирәк – анда андый зал бар”, - диде ул.

Туфан Имаметдинов татар театрын башкача күрүче, аның нигезләрен табып бүгенге көн белән тоташтырырга тырышучы уникаль шәхес. Ул беркем белән бәхәсләшми, даулашмый, тыныч кына үз юнәлешен булдыра. Бушка эшли. Янына үзе кебек бушка эшләүче энтузиастларны җыя.

“Минемчә, татар театрына килгәндә, аның үз манифесты да булырга тиеш. Манифест килеп чыкса, рус театрыннан аерылып, яңа юнәлеш бирергә мөмкин. Минем фикерләвемчә, безнең хәзер шул манифестны язар өчен генә түгел, яңа юнәлешне үстерер өчен дә көч бар”, дигән иде Туфан Имаметдинов миңа бер интервью биргәндә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100