"Шәһәрчеләр" - Туфан Имаметдинов: Мин куллана торган иҗади тел тамашачыга кирәк булып чыкты, әмма татар кешесе бу юнәлешне үтерергә дә мөмкин

29 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали
Туфан Имаметдиновның Казанга кадәрге чорындагы уңышларын язып тормыйм, алар бар. Ә татар театры тамашачысы аның иҗаты белән Чаллы театрында куелган “Тирәкләр шаулый җилдә” (Жеральд Сиблейрас) спектакле аша танышты. Чаллы – Туфанның туган шәһәре. Ә Казанда куелган беренче спектакле Дмитрий Богославскийның “Любовь людей” иде. Ул аны Казан яшь тамашачы театрында куйды. Озак та үтмәде, Туфан әлеге театрның баш режиссеры итеп билгеләнде. Бу карар – ул чакта Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова карары иде.

Татар театрына Туфан кирәклеген тоемлаган Ирада Хафизҗановна Мәскәүдә бик тиз танылып килгән егеткә ТЮЗны тапшырды. Татар театры һәм рус ТЮЗы... Кая урын бар инде, җәмәгать, иң мөһиме – егетне Казанга кайтару иде бит. Ике ел эчендә Туфан ТЮЗны “Алтын битлек” номинанты итте. Быел ул “Алтын битлек” алган беренче татар артистын әзерләгән режиссер статусына иреште – Нурбәк Батулла Туфан Имаметдинов куйган “Әлиф” спектакле белән дәрәҗәле театр премиясе лауреаты булды. Аннары – “Шамаил”, төрле перформанслар...

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов безне үзенең рәсми эш урынына - Казан дәүләт Яшь тамашачы театры бинасына чакырды.

  • Казан дәүләт Яшь тамашачы театры бинасы моннан 110 ел элек - 1908 елда Габдулла Тукай беренче тапкыр «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын укыган урын. Бина диварына бу хакта мемориаль такта да урнаштырылган. Бинада Х1Х гасыр ахыры – ХХ гасыр башында сәүдәгәрләр җыены клубы урнашкан булган. Октябрь революциясеннән соң биредә Татар мәдәнияте йорты – Шәрык клубы эшли. «Сайяр» труппасы биредә үз спектакльләрен күрсәтә. 1922-1924 елларда бина театр өчен яраклаштырыла. Соңрак Казан ТЮЗына тапшырыла. Биредә Марсель Сәлимҗанов, В. Б. Цейтлин, Г. Цхирава, В. Чигишев кебек данлыклы режиссерлар эшләгән.
  • Казан Яшь тамашачы театры – 1996 елда Россиядә беренчеләрдән булып һәм Татарстанда бердәнбер “Иң яхшы спектакль” номинациясендә “Алтын битлек” театр премиясе алган театр. Режиссеры – Борис Цейтлин.

Туфан Имаметдинов 2014 елның декабрендә театрның баш режиссеры итеп билгеләнә. 2017 елда аның “Из глубины... (Художник Винсент Ван Гог)” спектакле дүрт номинация буенча “Алтын битлек” милли театр премиясе номинанты була.

- Туфан син Чаллыда тугансың, Алабугада һәм Мәскәүдә укыгансың. Казан сиңа якынмы?

- Минем эчке тойгыларым соңгы ике елда бик үзгәрде, үземне Казан кешесенә әйләнеп беттем дип уйлыйм, чөнки иң мөһиме - фикердәшләр - мин шул кешеләрне таптым. Мин шул кешеләр белән эшләргә тырышам. Театр диварлары эчендә дә, театрдан читтә дә... Минемчә, Казан - иң комфорт җир. Мәскәүдә А пунктыннан Б пунктына үткәнче ярты гомер үтә, вакыт әрәм була. Ә монда бөтен әйбер якын: тиз килеп җитәсең. Гомер әрәм үтми.

- Казанга үзеңнең кирәклегеңне тоясыңмы?

- Миңа моны әйтүе авыр, анысын тамашачы һәм тәнкыйтьчеләр әйтергә тиештер. Шулай да кирәклегемне тоям, чөнки мин әйтә торган телдә бер кеше дә әйтә алмый. Һәр иҗат кешесенең үз теле булуы бик табигый. 

Мин куллана торган иҗади тел кирәк булып чыкты. Тамашачыга ул кызык һәм алар аңа йөриләр. Әмма бу юнәлешне татар кешесе үзе үтерергә дә мөмкин. Чөнки... 

...Дөресрәге, бер сәбәп белән бөтен яңа юнәлешләрне үтереп була: татар тамашачысы бу тамашаларга түләүсез йөрергә ярата. Тамашачы түләргә әзер булмаса, энтузиастлар күпме генә эшли алырлар иде икән?! Әлеге эшне башкару өчен аларга булышучылар да кирәк. “Әлиф” хореография спектакле мисалында карасак, безнең өч музыкант, өч җырчыбыз бар. Аларга бит түләргә кирәк. Биюче Нурбәк Батуллага да түләргә кирәк. Безнең эш өчен янып торган бер төркем фикердәшләребез булса да, бөтен кешене дә бушлай эшләргә мәҗбүр итә алмыйбыз. Бу мөмкин түгел. Андый хәлләр булды: без түли алмагач, кешеләр безнең командадан киттеләр. 

Татар тамашачысы, түләргә теләмәгәнгә күрә, татар сәнгатенең яңа үсентеләрен үтерә.

- Бу безнең татар кешеләренең саранлыгы, кысмырлыгымы?

- Белмим, “Ник сез түләмисез? Ник сез бушка килергә омтыласыз?” дип тамашачыдан сорарга кирәк. Бу театрда гына түгел, музыкада да шулай бит. Төрле юнәлешләрдә дә шулай була ул. Әмма яңа культурага, бәлки, субкультурага кешеләр ярдәм итмәсә, ул бетәчәк. Ул, бәлкем, беренче тапкыр килеп чыгар, икенче тапкыр килеп чыгар, өченче тапкыр килеп чыгар, әмма эзлеклелек, даимилек булмаячак. Ә инде эзлеклелек һәм даимилек булмаса, аның бер мәгънәсе дә юк. Бу бит кешенең елга бер тапкыр фитнес-клубка барып килеп, үзен ел буе сәламәт булам дип уйлавына тиң. Алай була алмый. Без татар мәдәниятен даими яктан карарга тиеш, чөнки даими булмаса, ул феномен булып калырга мөмкин. Кеше үзен физик яктан әйбәт хис итсен өчен, фитнес залга кеше өзлексез барырга тиеш. Яңа мәдәни юнәлешләрнең даими ягын да карарга тиеш.

- Сез үз идеяләрегезгә дәүләттән ярдәм көтәсезме? Ни дәрәҗәдә?

- Дәүләт кешеләре белән берничә тапкыр очрашканым бар. “Әлиф”тән соң, “Алтын битлек”тән соң. “Без сезгә булышырбыз, әйдәгез, языгыз, нәрсә кирәк - бөтенесе булыр”, диделәр. Вакыт үтте, бер ел узды инде, әмма без файдасын күрмибез.

- Сезгә конкрет нәрсә кирәк?

- Алар безгә булышалар инде, Парижга барырга да акчасын бирделәр, анда тамашачы җыярга да булыштылар. Бакуга фестивальгә барырга да акчаларын бирделәр. (“Әлиф” спектакле Әзербәйҗанда театр фестивалендә катнашты һәи Парижда күрсәтелде. - Авт.) Фестиваль генә түгел бит әле, яңа спектакльләр эшләргә дә кирәк. Спектакльдән тыш, безнең пространство да юк. Без гел Өйрәнчек театрында, Артхабта, Кариев театрында, тегендә-монда йөрибез инде. Анда комны, линолеумнарны илтәргә, утны яңадан куярга гел акча китә. Пространство булмагач, кыенрак. “Әлиф”не дә без Казанда әле берничә генә тапкыр уйнадык. Без күбрәк аны фестивальләрдә, икенче шәһәрләрдә, Петербургта, Мәскәүдә, Парижда уйныйбыз, ә монда уйнамыйбыз, чөнки монда безнең шартлар юк.

- Димәк, беренче чиратта мәйданчык, сәхнә кирәк.

- Әйе. Үз сәхнәбез булса безгә яңа эшләр эшләргә җиңелрәк булыр иде. Безгә “Әлиф”кә репетиция ясау өчен тәмугның җиде катын үтәргә кирәк. Чөнки Консерваториягә кертмиләр, КФУ га кертмиләр, КАИга кертмиләр - ярамый. Репетеция эшләр өчен генә күпме көч китә.

- Бәйсез театр нинди буларга тиеш?

- Бу бик катлаулы сорау. Минемчә, театр юнәлеше алга китәр өчен, бәйсез театрлар булырга тиеш, пространстволы, мәйданчыклы. Дәүләт театрлары билгеле бер кысаларда яши. Бәйсез театрларның кысалары юк. Алар яңача эшли, фикерли ала. Чөнки дәүләт театрына яңа юнәлешләр кертсәң, монда шау-шу булырга мөмкин...

- Әлмәт театры курыкмый, кертә үзгәрешләрне.

- Минемчә, Әлмәт театры Татарстан өчен уникаль феномен. Алар төрле фестивальләр өчен дә, үз актерларын да, тамашачысын да үстерер өчен төрле яңа эксперименталь әйберләр уйлап таба...

- Башка театрларга болай эшләргә нәрсә комачаулый?

- Бәлкем, без нечкә эмоциональ, менталь кыскычлар эчендәдер. Бәлки, яңаны башларга куркып торабыздыр..

- Киләчәкнең татар театрын ничек күрәсең?

- Минемчә, татар театрына килгәндә, аның үз манифесты да булырга тиеш. Манифест килеп чыкса, рус театрыннан аерылып, яңа юнәлеш бирергә мөмкин. Минем фикерләвемчә, безнең хәзер шул манифестны язар өчен генә түгел, яңа юнәлешне үстерер өчен дә көч бар.

- Без хәзер яңа татар театры алдында торабызмы? Бу мөмкин хәлме?

- Безнең мәдәният бик борынгыдан килә, исламга кадәр балбаллар турында да спектакль куярга мөмкин, рум язмалары буенча да куярга мөмкин. Төрле темалар күтәрелергә мөмкин, минемчә. Вариантлар күп, вакыт кирәк, пространство кирәк. Без тагын дүрт-биш спектакль булса да күрсәтергә, репетиция ясарга тиешбез. Пространство юк - шул проблема.

- Яңа татар театры дибез. Сине безнең татар режиссерлары аңлыймы?

- Анысын белмим, "Аңлыйлармы алар мине, юкмы” дип, татар режиссерларыннан гына сорарга кирәк. Бәлки, аңлыйлар, бәлки, аңламыйлардыр. Мин ул сорауны үз-үземә бирмим, мин үз-үземне аңлыйм. Мин бу җирдә яшим, мин бу вакытта яшим – мин шушы вакытның һәм шушы пространствоның замандашы. Мин 500 ел элек нәрсә булган дип рефлексияләнмим, ул вакыттагыча киенмим – заманча киенәм. Мин хәзер һәм монда яшим. Минем кебекләр күпләр - без замандашлар. Минем белән бергә эшләүчеләр мине аңлыйлармы дип уйлаганым булмады.

- Туфан, без режиссерларның драматургия әсәрләрен нигез итеп алып эшләвенә өйрәнгәнбез. Ә сиңа драматурглар бөтенләй кирәкми, кирәк булса да, ярдәмчеләр генә. Нәрсә, без драматургларсыз театр алдында торабызмы?

- Драматургия - пьеса гына түгел. Драматургия җан белән, эмоцияләр белән бәйле, "душевность" дибез. Эмоцияләрне без күп күрәбез: сәхнәдә дә, телевидениедә дә, интернетта да. Бу дөньядан ләззәт кенә ал дип әйткән әйберләр күп. Сине анда көлдерәләр дә, елаталар да. Татар театры җан юнәлешендә барырга тиеш түгел. Яңа татар театры, минемчә, рух юнәлешендә барырга тиеш. Рух ул – халкыбызга җитмәгән ихтыяр көче, омтылыш. Кайчандыр безнең ул ихтыярыбыз, иреккә омтылышыбыз булган. Идегәй, мәсәлән – ул омтылыш, ихтыяр. Чын сугышчы. Рус телендә воля белән воин бер тамырдан чыккан сүзләр. (Туфан белән без “воля” сүзенең бөтен мәгънәсен ача торган бер татар сүзе тапмадык. - Авт.) Рух юнәлешеннән китсәк, драматургия беренчел була алмый. Драматургия ул тышкы үзләштерү. Сюжет һәм интригалар... Сәхнәдә ир белән хатын, аларның үзара ниндидер мөнәсәбәтләре... кеше болардан гына тормый. Аның рухы бар. Рух аша омтылышын да тоемларга була. Ул хәзер бик аз. Җанга якын булганы бик күп. Әмма рух булган җирдә генә син үз-үзеңдә булган төпле әйберләрне күрә аласың. Син кая барасың, кем белән барасың, нинди кеше ул татар кешесе - шул сорауларга җавап таба аласың. Без спектакльләребезне күрсәтеп, шул сорауларга җавап бирмибез. Без уйлар өчен материал бирәбез. Һәр тамашачы үз фикерләрен ачса, безнең миссия башкарылыр.

- Ул рухны нинди шәхесләр, нинди символлар аша куярга уйлыйсың?

- Уйларым бик күп. Мәсәлән, татар көрәшен ачып булыр иде. Ул бик борынгыдан килә торган аутентик көрәш. Аның биш-алты алымы гына бар. Шул алымнарга мөһим “ачкычлар” салынган. Безнең көрәшчеләр каядыр барсалар биш-алты гына алым булудан уңайсызланалар. Чөнки “Татар көрәше шулай гадимени?” дип әйтерләр дип уйлыйлар. Моннан оялырга кирәкми. Миңа калса, аутентиклыкның нигезе шунда. Монда тирәнлек бар. Төрле тамгалар турында да куярга хыялланам. Дәрдмәндне дә куяр идем. Беренчедән, вакыт юк, икенчедән, финанс ягы. Хәзерге вакытта беркем дә: “Менә сиңа акча, шуны куй әле”, дип бирми.

- Гаяз Исхакыйның инкыйразны фаразлаган әсәре сине уйландырамы?

- “Ике йөз елдан инкыйраз”ның миңа исеме генә ошый. Ул теманы мин Дәрдмәнд аша тасвирлар идем. Дәрдмәнд бөтен яңа юнәлешләрне хуплаган. Ул татарның мәдәнияте оешкан кан булып калмасын, ә яңартылып торсын дип теләгән. Шуңа ул Тукайларны да чыгарган, гәзитләрне дә чыгарган, үзе дә язган, аның әдәби байлыгы күләме буенча әз, әһәмияте зур. Шуңа күрә Дәрдмәнд - минем өчен зур фигура. 

Мин Йолдыз Миңнуллина белән сөйләшкәндә, ул миңа әйткән иде: “Татар әдәбиятының ике юлы бар иде. Тукай буенча барырга, яки Дәрдмәнд буенча барырга. Бөтенесе дә Тукай буенча барырга дип,Тукай юлын сайлап алдылар. Минемчә, Дәрдмәнд белән татар юнәлешен ачарга мөмкин иде. Чөнки Тукай Пушкинга, Лермонтовка таянып, шул ук законнар буенча язган. Дәрдмәнд - ул икенче, XXI гасыр шагыйре. Минемчә, ул алга караган - шуңа күрә ул миңа якынрак. Ә Тукайны алганда инде, мин аны да яратам, аның нигезендә төрле спектакльләр, перформанслар куеп, мин милли тәңгәллегебезне уйныйм. Чөнки татар халкы үзен Тукай белән тәңгәлләштерә, Дәрдмәнд белән тәңгәлләштерми. Тәңгәллекне нигез итеп алсак, монда күпне эшләргә мөмкин. “Туган тел” аша эшләсәң, ул таныла, ул күңелгә якын. Шуның нигезендә икенче бер фикер үткәрсәң, гадәти булмаганны, стереотипларны җимерә торганны... таныш текст аша яңа әйбер, яңа энергия ачарга мөмкин.

- Син ул яңа театрны тәгаен күзаллыйсыңмы?

- Татар театры сәнгате рухи киселештән караганда, ул театр, спектакль генә була алмый. Ул ниндидер трансформация. Аны иҗат иткән кешеләрнең һәм аны караган кешеләрнең трансформациясе. Рухи яссылыкны мин тамырларга кайту дип саныйм. Театр Грециядәге дини гамәлләрдән башланган, Урта гасырларда дини мистерияләр булган. Без трансформацион системага әйләнеп кайта алсак, бу татарлар өчен генә түгел, дөнья өчен яңа күренеш булыр иде. 

Минем яңа хәрәкәтне татар мәдәнияте нигезендә барлыкка китерәсем килә. Әлмәт театрында чыгарган спектаклемдәге соңгы эпизодларның берсен хәтерлисезме? “Мәдәният” дип атала. Анда татар образлары, сүзләр, әлифба, “Әллүки” җыры, кием, түбәтәй... Бөтенесе таныш татар ингредиентларыннан төзелгән. Ә бит башкача күренә. Без татар мәдәниятен дә шундый итүгә ирешә алсак... Миңа калса, бу яңа юнәлеш. Ул яшьләр өчен кызыклы булачак. Бүгенге яшьләр иртәгәге урта буын. Кәләпүш-калфак белән генә аларны кызыктыра алмабыз. Ә менә хәзерге хәләтебездә калсак, 20 елдан инкыйраз дигән сүз. Әле масмедиага кадәр тәрбияләнгән, ниндидер нигезе булган бүгенге урта буын бар, алар китсә, болай калсак, кем карар? Без әле вакытыбыз барында татар мәдәнияте нигезендә яңа татар театры төзергә тиешбез. Европаныкы да түгел, русныкы да, ә яңа татар сәнгате.

- Туфан, син баш миен шартлатырлык идеяләр сөйлисең. Сине татар мәдәниятен җимерүче дип атамаслары? 

- Бик мөмкин. Һәм мин моның белән килешер идем. Моның бердәнбер бик гади сәбәбе - ул татарныкы түгел. Ул Европа һәм рус нигезендә корылган һәм ул безнең өчен чит. Шуңа күрә без башка якка барырга тиеш дип уйлыйм, бу тамырларыбызга кайту булыр иде. Безнең мәдәниятебезгә җанны Тукай кертте. Аңа кадәр Утыз Имәниләр, Кандалыйлар, Кол Галиләр... "Кыйссаи Йосыф"ны алсак, ул дөньяви әдәбият булса да, дини нигезгә корылган. Утыз Имәнидә, Кандалыйда да рухи әдәбият. Нигә безгә шушы рухи юнәлешкә таба бармаска әле? Ул безнең менталитетыбыз нигезе. 

- Сине аңлардай, фикердәшең, хезмәттәшең булырдай яшьләрне тәрбияләмисеңме әле? Әйтик, педагогик эшчәнлек?

- Мин укытмыйм. Шулай да Казан театр училищесы студентлары белән Өйрәнчек театрда атнага берничә тапкыр җыелып эшләргә исәп бар. Ә минем белән эшләгән фикердәшләрем – Марсель Нуриев, Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов... Яңа кешеләр тартырга кирәк. Биюче Айсылу Мирхафизанны Казанга кайтарасы иде.

- Хәзер Казанда иммерсив спектакль куелды һәм уңышлы гына бара. Финанс мөмкинлекләрең булса, грантлар алсаң, Казанның кайсы урынында нинди спектакль куяр идең?

- Шул хәтле акча булса мин “Идегәйне” куяр идем. Минемчә, “Идегәй” - ул опера. Яңа опера! Әмма миңа зур бассейн кирәк. Шуңа күрә, бәлки, эшләнми торыладыр. Идегәй өчен елга зур роль уйный, Идегәй елгада үлә, гомере дә су кебек бормалы, байлыклар, җирләр яулап алулар... Декорация бассейн һәм зур аквариум белән булырга тиеш. Артистлар тарихи костюмнар белән. Хор белән. Бу бик катлаулы. Мин аны күз алдыма китерәм. Бу хыялны мин әле беркемгә дә әйтмәдем. Чөнки мин куярга теләгән әйберләр тагын да бар, алары бәләкәй бюджетлы. Ләкин анысына да акча бирмиләр бит. “Күп миллионлы опера куярга акча бирегез” дип килсәм, миңа беркем дә ул акчаны бирмәс дип уйлыйм.

- Ни өчен Идегәй?

- Татарда герой юк. Кыюлык юк татарда, гайрәт юк, гаскәрилек тә юк. Без сыгылмалы булырга ияләшкән. Ниндидер сорауларда кыюлык дигән әйбер булырга тиеш. Безгә герой җитми. Герой буларак мин Идегәйне күрәм. Каты куллы, ләкин үз иле белән акыллы җитәкчелек иткән ул. Татар милләтен саклап калу өчен әллә кемнәр белән генә сугышмаган. Үз намусын һәм халкы намусын саклаган. Үз дәрәҗәсен дә белгән, халкы дәрәҗәсен дә күтәргән.

- Ә Сөембикә синдә нинди хисләр уята?

- Сөембикә мине рухландыра дип мин әйтә алмыйм, ул Сөембикәдән тормыйдыр, миннән торадыр. Мин аның тарихын бик яхшы белмим. Бәлки, безгә Сөембикә образы уңайлырактыр. Чөнки ул бик сыгылмалы, хатын-кыз бит ул бик сыгылмалы була белә. Татар кешесе дә шундый булырга тиештер. Бәлкем, шуның өчен безгә Идегәй образын түгел, шул образны культивациялиләрдер - сез Сөембикәләр генә булырга тиеш, Идегәйләр булырга тиеш түгел дип. Син ыштан киясеңме, юбка киясеңме - аерма юк, иң мөһиме, син шундый булырга тиеш. Операда да аны әйбер шикелле, тегендә-монда йөртәләр инде.

- Татар дөньясында син калыкканчы ике Туфан бар иде - Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин. Сиңа әти-әниең шуларның кайсысының исемен кушкан?

- Бу исемне әти Туфан Миңнуллин иҗатын яратып кушты дип уйлыйм. Чөнки әтием театр белән бәйле кеше – белеме буенча халык театры режиссеры. Рабит Батуллада укыган. Миңа үземә Хәсән Туфан якынрак. Туфан Миңнуллин да миңа якын, әмма миңа андый драматургия якын түгел. Чөнки Туфан абыйның пьесалары җәмәгать урынына әйләнде. Аны йөртә-йөртә, кәгазләрен тишкәләп бетерделәр. Әмма бу аның гаебе түгел. Бертөрле итеп куюыбыз гаепле. Куелып-куелып, шул дәрәҗәдә куелган, уңлап-суллап, аслап-өсләп... Шуңа күрә Хәсән Туфан якынрак. 

Фикерләр








Мәдәният

Кариев театрында премьера: кәҗүл читек тарихы яки Ренат Әюпов ни өчен авылның нәни мажоригын яклап калды?

Кариев театры Гаяз Исхакыйның авыл мажоригы турындагы хикәясенә нигезләнеп, балаларга дини белем бирү өчен кулланма булырлык спектакль тәкъдим итте. Сүз классик язучының 1912 елда язылган “Кәҗүл читек” хикәясе турында бара.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла