“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта
Дөрес туклану сәламәтлекне яхшырта, гомер озынлыгын арттыра, күп авыруларның килеп чыгу куркынычын киметә. Сәламәт кеше генә һәрчак матур һәм яшь күренә. “Интертат” сайтында “Яңа елга – яшәреп” #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. Ялыктыргыч диеталар һәм зарарлы даруларсыз, табигый ризыклар ашап ябыгырга теләүчеләр өчен бик яхшы ысул бу. Табиб Энҗе Кадыйрованың киңәшләренә таянып, марафончылар шактый файдалы мәгълүмат туплагандыр, мөгаен.
- Үземне бик яхшы хис итәм, ниндидер җиңеллек сизелә. Марафонга ияләндем, беренче атнасы яхшы гына узып бара. Хәзер түземсезлек белән икенче атнаны көтәм, яңа биремнәр үтәргә туры киләчәк бит. Табиб табигый продуктлар гына ашарга кушты, һәр көн саен шул кагыйдәне истә тотам. Кәҗә асрыйбыз, кәҗә сөтенең файдасы турында күпләр белә. Бронхиаль астма, аллергия, бавыр, ашказаны авыруларыннан кулланалар. Үзем кәҗә сөтеннән эремчек, кефир, катык, сыр ясыйм. Тәмле дә, файдалы да. Организмга шул рәвешле кальций кертәбез, - диде ул.
Дөрес туклану режимына күчәргә теләүчеләр белән глютен хакында да сөйләштек. Хәзерге вакытта азык-төлек сәнәгатендә глютен шактый күп кулланыла.
- Глютен арыш, бодай, арпа, солы ярмаларында бар, халык телендә аны “клейковина” дип тә атыйлар.
Составында глютен чамадан тыш күп булган ризыклар ашау организмга начар тәэсир итәргә мөмкин. Кайбер кешеләрдә аның белән бәйле “целиакия” авыруы барлыкка килә. Авыру соңгы стадиягә җиткән очракта эчәклектә яман шеш барлыкка килергә мөмкин. Целиакия авыруын дәвалау өчен дарулар, антибиотиклар юк. Бары тик составында глютен булган ризыкларны ашамаска кирәк.
- Целиакия – ул эчәклектәге төкчәләрнең бозылуы аркасында килеп чыга торган ашкайнату органнарының авыруы. Аны шулай ук “он авыруы” дип йөртәләр (мучная болезнь).
Энҗе Кадыйрова глютенсыз ипи пешерү рецепты белән уртаклашты. Әлеге рецепт буенча әзерләнгән ипи бик тәмле, ә иң мөһиме файдалы.
Кирәк булачак: Бер стакан су, бер стакан дөге яки кукуруз оны, бер кап коры чүпрә, бер аш кашыгы кайнатылган май, бер чеметем тоз, бер аш кашыгы кукуруз крахмалы. Әлеге ингредиентлардан камыр басарга һәм бер сәгать "ял иттерергә" кирәк. Камырны майланган табага агызырга һәм 180 градуслы духовкага куярга.
- Киңәш. Пласстик савыттан ашау зыянлы. Табиб әйтүенчә, мондый савытларны ашарга пешергәндә дә кулланырга ярамый. Чөнки зарарлы матдәләр савыттан ашамлыкка күчә. Шуның нәтиҗәсендә баш авырту, хәлсезлек, аллергия, хәтта тын кысылу очраклары да күзәтелергә мөмкин. Зарарлы савытларны даими куллану яман шеш авыруы китереп чыгару ихтималы бар. Шуның өчен чуен, агач, пыяла, керамика савыт-сабалар сатып алыгыз.