Татар яшьләре көннәре: татарлар арасында башкорт егете, православие үзәгендә дога кылу, Екатеринбург егете кайсы кыз бәхетенә туган?

3 сентябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Энҗе ГАБДУЛЛИНА
Фото: автор
26-30 август көннәрендә Борис Полевой теплоходында татар яшьләре көннәре узды. Казан - Түбән Новгород - Ярославль - Чабаксар - Казан маршруты, 30 төбәк һәм Үзбәкстан белән Төркиядән килгән татар яшьләренең нәрсә өчен янып-көеп йөрүләре - "Татар-информ" хәбәрчесе репортажында. 
Татар яшьләре көннәре 1990 елда татар студентлары инициативасы белән башланып киткән милли хәрәкәт. Башлап җибәүчеләре – Рим Гыйлфанов һәм Резеда Сәфиуллина. Аерым яшьләр белән эшли торган дәүләт структурасы юк заманда татар яшьләре шушындый адымга бара. Татар яшьләре көннәренең үз гореф-гадәтләре, үз үзенчәлекләре бар һәм ул үз идеясенә тугъры калган.

29 нчы татар яшьләрен ачу тантанасында Татарстан Республикасы вице-премьер министры Васыйл Шәйхразиев катнашучылардан блиц-интервью алды. Борис Полевойның әсәрләрен дә искә төшереп алдык, нигә Түбән Новгород, Ярославль һәм Чабаксар шәһәрләренә барачагыбызны да аңладык. Алар турында бераз соңрак.


Теплоход кузгалып китү белән гимнны кушулары булды, кычкырып-кычкырып, «Яратам ДТМ!» дип җырлый башладылар. ДТМ дигәне - «Дни татарской молодежи»ның кыскартылган варианты. «Татар көннәре дигән булалар, үзләре исемен дә русча әйтәләр» дигән кешеләр дә булырга мөмкин. Мөмкин генә түгел, бар инде алар. ДТМ дип әйтү, ТЯК диюгә караганда матуррак яңгырый бит инде. «Яратам ТЯК!» дип җырлап кына карагыз әле юри.


Казан – Түбән Новгород – Ярославль – Чабаксар - Казан

Беренче тукталасы шәһәр – Түбән Новгород. Ни өчен нәкъ менә Түбән Новгород? Татарлар саны буенча Нижгар өлкәсендә икенче урында. Икенчедән, шулай ук Кремле бар һәм, өченчедән, шулай ук Идел ярында урнашкан шәһәр. Нижгар өлкәсендә 50 меңгә якын татар яши, 34 татар авылы һәм 60лап мәчет бар.

Өчләр тирәсендә безне елга портында гармун белән каршы алдылар, биеттеләр, җырлаттылар, ашаттылар, мактадылар, мактаттырдылар. Нижгар өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамил Салихҗанов белән бергәләп «Күбәләгем»не дә җырладык. Күңелле булды, кыскасы. Ярга якынлашканда ук аларны күргәч, күңелләр күтәрелеп киткән иде инде, белсәгез. Хөрмәт итәләр дигән сүз бит ул. «Йөрисез инде, кирәкмәгән җиргә кысылып» димәгәч тә рәхәт бит. «Нижгар җиренә килеп, үзегезгә дә, безгә дә бәйрәм ясаганыгыз өчен рәхмәт. Сез, киләчәк буын яшьләре, безнең эшне дәвам итсәгез иде», – диде Рамил Салихҗанов.


Рәхәтләнеп биегәч, делегатларны берничә төркемгә бүлеп, шәһәр буйлап экскурсияләргә алып киттеләр. Мин Кремльгә бара торганына эләктем. Сөйләделәр, мактадылар элеккеге Горький шәһәрен. Тик татарлар эз калдырган, татарлар яши торган җирләр, татарларга кагылышлы тарихи фактлар ишетелмәде. Каршы алуын гөрләтеп каршыладылар, шулай ук гөрләтеп озатып та калдылар әле. Гади экскурсия кебек булды. Монсы инде оештыру комитетына кагылмый, чөнки кая алып барасыларын каршы алган як үзләре хәл итә.

Экскурсияне алып баручыдан бер татар дигән сүз дә ишетмәдем дим дә мин. Милли автономия вәкиле Әлфия исемле кыз белән янәшә бардык. «Автономия активисты мин. Шушындый чараларны оештырабыз, делегацияләрне каршы алабыз, шәһәребез белән таныштырабыз. Татар яшьләре көннәрендә катнаша алмадым, чөнки эшлим. Бүген менә сорап киттем», – ди. Милләттәшләре белән күрешер өчен эштән сорап китү – менә ичмасам патриотлык! Шул чакны тагын бер кат рәхәт булып китте.

Икенче тукталасы шәһәр – Ярославль. Нигә Ярославль икәнен Васыйл Шәйхразиев болайрак аңлатты: Казан да, Ярославль да мең еллык шәһәр. Үзенең меңьеллыгын 2005 елда бәйрәм итә, ә Ярославль - 2010да. 

Кызганыч, Ярославльгә өч сәгатькә соңарып, инде караңгы төшкәч кенә килеп җиттек. Каршы алабыз дип, 5тән 8гә хәтле көткәннәр, рәхмәт яугырлары. Эш сәгатьләре күптән тәмамланган, икенче көн башланырга тора, ә алар 150 кешене «җитәкләп», экскурсия оештыра. 

Монда программа үзенчәлекле иде. Беренче итеп, безне ике тапкыр Советлар Союзы герое Кырым татары Әхмәт-хан Солтан һәйкәле янына алып бардылар. Анда баруны Кырымнан килгән делегатлар сорап алган икән. Һәйкәл янында дога кылдылар, чәчәкләр куйдылар. Әхмәт-хан Солтан үзенең татар икәнлеген әйтергә оялмаган да, курыкмаган да ди. Заманы мин татар дип кычкырып йөри торган булмаса да. 


Ярославль – православие үзәге булган шәһәрләрнең берсе. Шул православие үзәгендә бердәнбер мәчет тә бар. Аны салуда татарларның өлеше күп булган дип әйтәләр. Мөхәммәд хәзрәт бәйрәм көннәрендә халык мәчеткә сыймый, тышта да урын калмый ди. Нәкъ шул чакны намаз вакыты җитте һәм минем иң истә калган нәрсә – егетләрнең Ярославль мөселманнары белән бергәләп намаз укулары.


Өченче шәһәр – Чабаксар. Татарстанда чуашлар саны өченче урында торган кебек, Чувашиядә татарлар өченче урында. Ике милләт вәкилләре янәшә басып, башта чуашча, аннары татарча җырлады. Әле биеттеләр кабат-кабат. Үткән-сүткән кешеләр нишлиләр болар дип уйлагандыр инде. Уйласа. Татарлар килә бит!


Чабаксарда ике музейга алып керделәр. Милли музей һәм милли бизәк музейлары. Монда да татарлык белән аңкып тормады, әлбәттә. Тик башка милләтләр белән дә дустанә яшәргә кирәк бит... Казан музейлары күпкә баерак инде дигән нәтиҗә ясап чыгып киттем.

«Идел» яшьләр оешмасы җитәкчесе Ләйсән Сафина: «Татар яшьләре көннәрендә танышып, гаилә коручылар күп»

- Ләйсән апа, татар яшьләре хәрәкәтенә ничек килеп эләктегез?

- Мин үзем 2007 елда татар яшьләре көннәренә делегат буларак килдем. Ул елны чара беренче мөселман яшьләре фестивале белән берләштереп уздырылды. Нәкъ менә "Борис Полевой" теплоходында булды ул. Минем тормышымны милли хәрәкәт белән бәйләгән бик сакраль проект булды. Бер ел гына делегат булып катнаша алдым. Мине Миләүшә апа күреп алып, «Идел»гә дәште. Шуны аермачык әйтә алам: делегат булу – ул бик рәхәт, оештыру эшләре бөтенләй башка. Мин аның ике ягын да беләм, хәзер нәкъ менә эчке казанында кайныйм.

2007 елда танышкан бер буын яшьләр белән һаман да аралашам. Андый дуслык гомерлек икән ул. Әле хәтерлим: шул елны татар яшьләре көннәреннән кайтып барабыз. Мин үзем Әлмәт кызы. Свердловск өлкәсеннән Сирин Зарипов исемле егет белән бергә кайттык, аның әби-бабайлары Сарман районыннан. Юл буе татар яшьләре оешмасын ничек ачып җибәрергә була икәнен аңлатып кайткан идем. Һәм ул аннары, үз төбәгенә кайтып, «Яшен» дигән зур оешма барлыкка китерде. Инде өйләнеп, Казанга күченде. Әйтәм бит, без бер буын һәрчак аралашып, хәлләрне белешеп торабыз.

Әле катнашучылар белән сөйләштем. «Безнең әтиләр монда булган»,– диләр. Димәк алмаш буын үсеп җиткән. 
Билгеле, 30 ел дәвамында үзгәрешләр дә була. Эшләү алымнары да башка, яшьләр дә башка. Монда егетләр-кызлар килә, аралаша, таныша. Татар яшьләре көннәрендә танышып, гаилә булган парлар да бик күп. Егет бер төбәктән, кыз башка төбәктән була күпчелек. Алар хәйран, инде балалары үсеп килә, «Идел» оештырган лагерьга килүчеләр дә бар. Без алар белән һәрчак элемтәдә булырга тырышабыз. Әгәр дә нәкъ менә татар яшьләре көннәрендә танышып, гаилә корып җибәрәләр икән, мин ул гаиләдә милли үзаң дәрәҗәсе югары булачагына ышанам.

Миңа калса, татар яшьләре көннәре шуның белән дә үзенчәлекле: алар монда танышып, аннары гаиләләре белән дуслашып, балаларын да аралаштыра ала. Буыннар алмашы шул була инде.
- Татар яшьләре көннәрен теплоходта уздыру матур традиция. Белүемчә, күпмедер вакыт бу традициядән аерылып торырга да туры килгән.

- 2007-2008 еллардан соң 2017 елга кадәр без җыеннарны төрле җирләрдә үткәрдек. 2017 елда инде «Без шулай йөри торган идек» дип искә алып, кире теплоходта уздырырга уйладык. Менә өченче ел рәттән без "Борис Полевойда" йөрибез. Киләсе ел – юбилей елы, шуңа күрә кайда үтәсен әле тәгаен әйтә алмыйм. Кайда гына булсак та, куелган программа үтәлә тора. 

Теплоходның инде өстенлекле яклары бар. Төрле шәһәрләргә кереп, татарлар тарихы белән таныша, милләттәшләребез белән аралаша алабыз. Әнә Ярославльдә кырым татары һәйкәленә бару, кайчандыр татарлар салган мәчеттә булу, егетләрнең намаз укулары... Аларга карап, безнең егет-кызларның милли үзаң дәрәҗәсе әле бар икән дигән фикергә килдем.


- Ләйсән апа, нишләп Татарстан делегациясе юк?

- Бар, тик аз. Чөнки төбәкләргә бик күп квоталар китә. Татар яшьләре көннәре бит ул беренче чиратта чит төбәкләрне җыя торган проект. Әйе, Татарстанны да җыярга кирәк. Тик татарстанлыларның үзара күрешергә, аралашырга мөмкинлекләре күбрәк. Казанда җыюлы артык авыр эш түгел ич инде. «Идел» яшьләр үзәге чит төбәкләр белән эшли торган оешма булгач, әлеге сорауны күп җирләрдән бирәләр. Мәсәлән, балалар лагерьлары оештырганда да: «Ник Татарстанга күбрәк урын бирмисез?» – диләр. Ә чит төбәкләр шундый кызыксыну белән монда киләләр. «Идел» – ул дәүләт оешмасы. Шуңа күрә без үз кануннарыбызга тугры калабыз. Әгәр дә Казаннан, районнардан безгә килеп кушылырга теләк белдерүчеләр бар икән, без һәрвакыт элемтәдә торырга вәгъдә бирәбез.

- Үзбәкстаннан килгән кызлар: «Сездә нәрсәләр эшлиләр? Нинди оешмалар бар?» дигән сорау бирделәр. Нишләп татар яшьләре көннәре кысаларында Татарстандагы эшчәнлек белән таныштыру каралмаган?

- Беренчедән, алар – яшьләр. Яшьләргә һәрвакытта да «белмибез» дип әйтү җиңелрәк. Аннары татар кайда гына яшәмәсен, татарларның үзәге Казан икәне барчасына да мәгълүм. Миңа калса, мәгълүмат табасы килгән кеше ул аны таба. Мин ышанам, татар яшьләре көннәреннән соң алар башка төбәкләр белән дә элемтәгә керерләр. Аннары кайбер җирләргә мәгълүмат барып җитмәскә дә мөмкин. Без бит, әйтик, шул Үзбәкстанның һәрбер шәһәрендә ничә татар оешмасы бар икәнен белмибез. Безгә алардан да, русча әйтмешли, «обратная связь» кирәк. «Без монда бар, безгә дә хәбәр җибәрегез» дигән булса да. Барыбыз да яшь булган кеше, «мин белмим бит» дию җиңел ул.

«Әә-әй татарлар килә!»

Беренче көнне кичке чарада делегацияләр белән таныштык. «30 төбәк һәм ике чит илдән 150 кеше килүе көтелә», – дисәләр дә, карап торышка ук 150 кеше юк иде. Иң зур делегация Әстерхан өлкәсеннән килгән, аннан беразга гына калышып Самаралар тора. Самара дигәннән, үзләре белән бик матур итеп таныштырдылар. Чип-чиста татар телендә шигырь сөйләп, Зөлфәт Хәкимнең «Татарлар килә» җырын җырладылар. Зал белән җырладылар дисәм, дөресрәк тә булыр әле. Кыскасы, Рәсәй буйлап сибелгән татарлар арасында татар яшьләре көннәрендә бер генә тапкыр булган кеше дә «Яратам ДТМ» гимнын, «Татарлар килә» һәм «Әйе шул, шулай шул» дигән җырларны яттан белә. Соңгысын «Идел» яшьләр оешмасы вәкиле, җырчы Динар Шәймәрдәновтан сорап-сорап алып җырлаттылар. 150 кеше берьюлы «Әйе шул, шулай шул!» дип кычкырып җибәрсен әле, татарлар килгәне әллә каян аңлашыла инде.


Тик бер мәсьәлә генә бераз борчу тудырды: инде әйтеп үтелгәнчә, Татарстан делегациясе юк. Татарның үзәге булган Татарстаннан татар яшьләре юк. Оештыручылар һәм журналистлардан кала. Ләйсән Наил кызы бу сорауга инде җавап бирде. Татар шул инде ул: кунакларга дип, үзе гомерендә дә татып карамаган әйберне дә өстәлгә чыгарып куя. Үзенә булмаса булмый, чит кешегә булсын. Канга сеңгән яшәү принцибы, шул гына.

Көн саен кич белән нинди дә булса кичке чара булды. Әйтик, «Татар егете», «Татар кызы», «Идел моңы». Аларга бәяне укытучылар биреп утырды. Көн саен иртәнге якта вокал, татар теле, татар тарихы, сәхнә осталыгы, шамаилләр ясау буенча дәресләр узды. Шуны да әйтергә кирәк, укытучылар барысы да диярлек олы яшьтәге кешеләр иде. Яшьләрнең дәртләнеп биегәннәрен, җырлаганнарын карап, үзләре дә яшәреп киткәннәрдер мөгаен.

Миләүшә Шәрәпова: «Проектны грантка яраклаштыра белергә кирәк»

Быелгы программа күбрәк проектларны ясау, төзәтү, яңарту һәм нәтиҗә ясауга юнәлдерелгән иде. Әйтик, ничек проектны грантка яраклаштырырга дигән лекцияләр, проект җитәкчеләре белән аерым-аерым аралашу да каралган. Катнашучылар үзләре дә: «Узган ел уен-көлке күбрәк булса, быел эшлеклерәк булды, буш вакыт та күбрәк» дип куйдылар. Чыннан да вакыт җитмәүдән егылып-егылып китәрлек программа түгел иде. 50гә 50, кыскасы. Беренчедән, укыйсың, катнашасың, проектыңны тулыландырасың, икенчедән, Иделнең йөгерек-йөгерек дулкыннарына карап ял итәсең. Рәхәт бит! Далада яшәүче төбәкләргә рәхәт кирәгеннән күбрәк тә булгандыр әле.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Миләүшә апа Шәрәпова 1991 елда 2 нче татар яшьләре көннәреннән алып хәзерге көнгә кадәр шушы хәрәкәттә кайнап яши. Ул «Идел» яшьләр үзәген оештырып җибәрә һәм 2010 елга кадәр җитәкче дә булып эшли.

- Икенче татар яшьләре көннәре тарихка иң зурысы булып кереп калдылар. Ул чакта татар яшьләре көннәре «Идел» лагерында уза торган иде. 350 кешелек лагерьга 500гә якын татар яшьләре килеп төште шунда. Июль аеның иң кызу чагы, тирә-юньне нарат агачлары уратып алган һәм шул лагерь эчендә татар тормышы кайный иде. Күз алдыңа китер: 90 нчы елларда татарлар үз телләрендә сөйләшергә оялып йөргәннәр, авылдан килгән татар әбиләре вата-җимерә русча нәрсә дә булса әйтергә тырышалар иде. Ә монда 20-25 яшьлек төрле төбәктән килгән яшьләр оялмыйча-нитмичә, үз телләрендә сөйләшергә тырышалар иде. Әбиләр вата-җимерә русча сөйләп маташсалар, яшьләр киресенчә иде.

- Татар яшьләре көннәрендә проектларны тәкъдим итү тенденциясе кайчан килеп керде?

- Чама белән 2008 нче еллар тирәсендәдер. «Идел» яшьләр оешмасы татарлар өчен Россия төбәкләрендә чынга ашырылган проектларны туплап, җыентыклар да чыгара иде әле. Проектларны тәкъдим итү дигән әйбер юктан гына килеп чыкмады. 2001-2002 елларда без микрофонны делегацияләрнең үзләренә бирә башладык. Бу инде алар халык каршысында чыгыш ясасыннар, чыныксыннар өчен эшләнелде. Алар бөтен чараларны үзләре алып бара башладылар,тәҗрибә тупладылар. Шуннан башлап, килгән делегацияләр үз төбәкләрендә нәрсәләр эшләгәннәрен килеп, сөйли торган булдылар.

Әйтеп үткән җыентыкларны без алга таба барлык делегатларга да тарата башладык. Әйтик, алар үз төбәкләренә кайткач, велосипед уйлап тапмыйлар, ә үзләренә ошаган проектны чынга ашыра алалар, үзгәртә алалар.


- Проектларга нинди грантлар каралган? Чит төбәктә яшәүче милләттәшләребез өчен конкурслар бармы?

- Әлбәттә, бар. Безнең өч министрлык – яшьләр эшләре, мәдәният һәм мәгариф министрлыклары ел саен грантлы конкурслар уздыра. Мәдәният министрлыгы быел инде сигезенче тапкыр үткәрде. Шул ук мәдәният министрлыгының призлар фонды 5 миллион булса, инде икенче ел рәттән ул 10 миллион булып бара.

Россия президентының грантлар фонды эшләп тора, шулай ук һәр төбәктә проектларны тормышка ашыру өчен конкурслар җитәрлек. Татарстан рәхәтләндереп, мисал өчен, Самара татарларына акча бүлеп бирә ала. Безнең максат булып, шул проектларны җиренә җиткерү тора. Проектларны бит грантка яраклаштыра белергә дә кирәк. Шул бер проект белән өч җирдән грант отып була.

Татар көннәрендә башкорт егете

Быелгы татар яшьләре көннәрендә уникаль хәл дә булды әле. ТАТАРлар арасында бер БАШКОРТ егете дә бар булып чыкты. Бу хәлнең 12-15 еллап һичшиксез булганы юк икән, әле бәлки бөтенләй дә булганы юктыр. Бер милләт кешесенең икенче милләт кешеләре җыелган җирдә катнашуы – милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыта гына, минемчә.

Роберт Дәүләтшин – Башкортостан Республикасы, Уфа шәһәреннән килгән чип-чиста башкорт малае. Үзе проектлар төзи, аларны оештыра, грантлар ота. Үзе белән медиа һәм спорт проектлары продюсеры дип таныштырды. Башкорт телендә иркен аралаша, «Шушы биш көн эчендә татарча да рәхәтләнеп сөйләшә башладым инде», – ди үзе.

- Роберт, татарлар арасына ничек килеп эләктең син?

- Мин төрле милләт кешеләре белән иркен аралашам. 2013 елда «Идел» яшьләр оешмасы җитәкчесе Ләйсән апа Сафина белән таныштым. Миңа төрле төбәкләрдә, шулай ук Татарстанда да милли проектларны ничек үткәрүләре, ничек ярдәм итүләре кызыклы булып тоелды. Безнең милләтләр дә, яшьләр дә, кайбер проектлар да охшаш. 

Бездә, Башкортстанда, зур проблема бар. Ул да булса - буыннар арасындагы аерма зур. Ә сездә андый нәрсә юк. Өлкән буын яшь буынга актив рәвештә ярдәм итеп тора, булыша. Шушы мәсьәләне ничек тә булса чишәр өчен, мин татар яшьләре көннәренә алуларын сорадым.

Бездә яшьләр, ярдәм булмавын аңлап, үзләре тырыша. Безнең дә үзебезнең башкорт яшьләре көннәре бар. Кайбер проектлар, чаралар инициатива белдергән яшьләр тарафыннан гына башкарыла. Шуңа күрә грантлы конкурсларда катнашып, зур тәҗрибә җыйдык та инде. (Роберт делегатларга проектны ничек грантка яраклаштырырга кирәк дигән лекция сөйләде – автор).

Әгәр дә без башкортлар һәм татарлар арасында үзара мөнәсәбәтләр кора алсак, безнең бик тә куәтле симбиоз килеп чыгар иде. Мин моны чынга ашарлык хыял дип уйлыйм. Әйтик, ике төбәкнең дә инициатива белдергән яшьләре астан, ә шул яшьләр тормышы белән кызыксынган дәүләт органнары өстән ярдәм итеп торса, ике милләт арасында күперләр дә ныгыр иде. Аннары бу мөнәсәбәтләр ике төбәк арасында гына түгел, ә калган төбәкләр, чит илләр белән дә үзара элемтә булдырырга ярдәм итәр иде.


- Татар яшьләре көннәре белән башкорт яшьләре көннәре арасында аерма сизеләме?

- ДТМ белән ДБМ, инде әйтеп үткәнчә, бер нәрсә белән аерыла. Татар яшьләре көннәре Татарстан Республикасы министрлыклары ярдәмендә үткәрелә. Ә бездә, инде ничәнче ел рәттән, башкорт яшьләре көннәре яшьләрнең инициативасы һәм шул ук яшьләрнең финанс яктан ярдәм итүләре белән генә оештырыла. Быел менә ДБМ бөтенләй булмады.

Үзем форумнар, проектлар оештыручы буларак, бездә андый ярдәм тими торган чаралар башкорт яшьләре көннәре генә түгел. «Уфа форум» дигән, шулай ук үзебез үткәргән чарада мин «антикризисный менеджер» дигән исем белән чыгыш ясадым. Чөнки «чараны үткәрмәскә», яки «әзерләнгән урын белән файдаланырга ярамый» дигән тыюлар да булды. Без инде альтернатив чишү юлларын эзләдек. Үзебезне күрсәтә һәм конструктив фикер йөртүче яшьләр икәнебезне аңлата алу нәтиҗәсендә, безгә алга таба проектларны тормышка ашыруда бераз ярдәм тия башлады.

Хәзер инде яшьләр белән эшләүгә ныклап алындык, төбәкләр белән дә элемтә дә торабыз.

- Күп кенә җирләрдә катнашкан кеше буларак, татар яшьләре көннәренең программасы турында нәрсә әйтә аласың?

- Бу программа минем өчен таныш. Башкортстанда гына түгел, чит төбәкләрдә узучы төрле-төрле форумнарда булдым. Минемчә, программада чит төбәкләрдә яшәүче татар яшьләре өчен кирәкле белемнәр тупланган. Мәдәни як та бар, тарих та бар. Минемчә, еракта яшәүчеләргә шулар кызыклыдыр да инде.

- Син үзең дә проект тәкъдим иттең бит әле.

- Әйе, ул сәламәт яшәү рәвеше алып баруны популярлаштыру максатыннан оештырылган проект. Ул эшли. Без балалар лагерьларына барабыз, воркаут буенча остаханәләр күрсәтәбез, үз атлетларым бар. Башкортстанда үтә, шуңа күрә ул башкортлар өчен генә дигән сүз түгел. Без бөтен кеше өчен дә чыгыш ясыйбыз. Чөнки сәламәт яшәү рәвеше алып бару мәсьәләсе хәзер бик кискен тора. Төркемдә дә төрле милләт кешеләре эшли бит. Монда проектымны ресурслар табу өчен түгел, ә яшьләргә кызыкмы, кызык түгелме икәнен күрәсем килгән өчен тәкъдим иттем. Масштабларны да арттырасы килә.

Татар яшьләре көннәре лидеры Наилә Галеева: «Авылым тарихы турында китап язам»

Татар яшьләре көннәренең тагын бер матур традициясе бар - ел лидерын билгеләү. Лидерны биш көн дәвамында гына түгел, ә ел буена үз төбәгендә башкарган эшләренә карап билгелиләр. Узган ел ул исемгә Иванова шәһәреннән Марат Йосыпов ия булган иде. Быел лидерлыкка кандидат булырга дүрт кеше теләк белдерде. Кырымнан Эдем, Мәскәүдән Никита, Краснодардан Илнур һәм Омск өлкәсеннән Наилә.

Татар яшьләре көннәре дәвамында кандидатлар үзләрен күрсәтергә, лидерлык сәләтләрен ачарга һәм башкаларга ярдәм итәргә тиеш иде. Чөнки лидерны өлкән яшьтәге укытучылар түгел, ә яшьләр үзләре сайлап алды. Нәтиҗәдә, 60тан артык тавыш җыеп, Омск өлкәсеннән Наилә Галиеева 29 нчы татар яшьләре көннәре лидеры булып танылды. Әйтеп үтәргә кирәк, тарихта берничә генә лидер кызлар бар. Күпчелек очракта бу урынны гел егетләр тотып торган. Минемчә, быел лидер булып, бөтен мәгънәдә дә лидер булган кеше сайланды. Рәхәтләндереп татарча сөйләшә, күзләреннән ут чәчеп тора, кулыннан бар эш тә килә. Татарча сөйләшә диюем бәлки дөрес үк түгелдер, лидер итеп татарча матур сөйләшә белмәгән кешене сайлау бик үк дөрес тә булмас иде.

- Наилә, үзеңне Омск өлкәсеннән дип түгел, ә гел Туйчыдан дип әйтәсең. Таныштырып кит әле.

- Омск өлкәсе Тевриз районы Туйчы авылыннан булам. Руслар Тайчи дип әйтә инде аны, без әби-бабайлардан калганча, Туйчы дибез. Миңа инде 30 яшь. Белемем буенча тарихчы. Беренче вакытны балалар белән эшләдем, туризм өлкәсендә эшләдем. Аннары Салехард шәһәрендәге музейда этнограф булдым. 

Төрле халыклар белән аралашырга, күргәзмәләр оештырырга, проектларны чынга ашырырга туры килде. Ә февраль аенда эштән чыгып, авылга кайттым. Хәзер авылым тарихы буенча китап язам, аңа вакыт та кирәк, шуңа ял алдым. Һәрчак яшьләр белән эшләгәч, авылда да эшчәнлекне туктатмагач, «Идел» татар яшьләре көннәренә чакырды. Узган ел Салехардтан барган идем, быел авылдан ике делегатым белән килдек.


Татар яшьләре көннәренең 2018 елгы лидеры Марат Йосыпов һәм 2019 елгы лидер Наилә Галиева

- Лидерлыкка кандидат булырлык итеп үсеп җиткәнеңне кайчан аңладың?

- Башта кандидат та, лидер да буласым килмәде. Ул бик зур җаваплылык таләп итә, шуңа бераз куркытты. Килгәч, дусларым: «Әйдә катнаш, синең барып чыгачак. Син бик күп эш алып бардың, сине күрәчәкләр», – диделәр. Шуннан канатланып киттем.

Мине күпчелек тавыш белән сайлап алганнар икән, димәк, эшләгән эшләремне күргәннәр, үз бәяләрен биргәннәр. Мин һәрчак ярдәм итәргә әзер, языгыз, шалтыратыгыз. Бергәләшеп эшлик, татар милләтен саклап калыйк, үстерик.

- Авылыгызда нинди эшләр алып барыла?

- Хәзерге вакытта авылда татар телен сакларга тырышабыз. Руслар арасында яшибез, Казаннан да ерак. Шуңа күрә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, шулай ук үзебез оештырган «Татарча әйт» дигән акцияләр оештырабыз. Авылда балалар белән дә, олылар белән татарча гына сөйләшергә тырышабыз. Авыл буйлап, татарча язулар да беркетеп чыктык. «Елмай! Җәй бит!», «Иң матур урам», «Авырмагыз» дигән сүзләр белән. Күпчелек эшләр шул татар телен саклауга юнәлдерелгән.

- Узган ел белән быелгы елны чагыштырып карап, нәрсә әйтә аласың?

- Узган ел, беренче тапкыр булгач, мин бераз курка идем, кешеләр белән дә сөйләшми идем. Ә быел делегатларның күбесе белән танышмын, яңа кешеләр белән дә күрешергә шат идем. Чөнки яңа кешеләр – ул яңа идеяләр дигән сүз.


«Мин – татар!»

«Үзләрен татар дигән булалар, бер татар сүзен дә белмәгән көе», – дигән сүзләрне еш ишетәбез инде. Әйе, Татарстанның кайсы ягына төртеп күрсәтмә, русча сөйләшкән булалар бит. Ә монда бит бөтенләй башка хәл. Руслар арасында туып-үскән, яши, эшли торган, шул ук вакытта үзен курыкмыйча, оялмыйча «мин – татар!» дип, горурланып йөргән яшьләр җыелган җир бу. Җырдагыча: «Безне тарих гафу итәрдер». 

Шулай сөйләшеп утырганда бер Екатеринбург егете (исемен генә хәтерләмим): «Хатыным татар булсын иде. Ул балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә, мин дә алар белән бергә өйрәнер идем», – дигәнен ишеткәч, кем бәхетләренә тугансыңдыр дип уйлап куйдым. Милләт җанлы яшьләр бар әле ул!

Гомумән, татар яшьләре көннәре шушы 30 елга якын эшләү дәверендә ничә буын яшьләрен үстереп чыгарган, милләт җанлы иткән. Ничек кенә пафослы яңгырамасын, тик анда үзеңнең ялгыз түгел икәнлегеңне тоясың. Башкорт егетләре кызыгып йөри, татарлар – горурланып. Горурланырсың да. Татар яшьләре көннәре үссен, 150 түгел, 500 кеше җыелырлык булсын иде.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Татар дөньясы

"Татар кызы"нда 27 яшьлек туташ катнаша аламы, яки оештыручылар бәйгенең нигезләмәсен бозмыймы?

“Татар кызы-2019” халыкара бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе үтте. Билгеле булганча, матбугат конференциясе журналистларның сорауларына җавап бирү өчен үткәрелгән чара. "Татар кызы" матбугат конференциясеннән берничә нәтиҗә: оештыручылар нигезләмәне белми, сораулар бирергә ярамый, кызлар белән аралашу тыелган.

Татар дөньясы

Тест: 30 август һәм суверенлык турында декларация турында беләсезме?

30 августта Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы союздаш республика - Татар Совет Социалистик Республика булуы турында, РСФСРдан суверенлыгы турында игълан итә. Шул еллардагы вакыйгалар, гомумән, Татарстанның суверенлыгы белән бәйле вакыйгаларны беләсезме? Сынауны үтеп, үзегезнең белемнәрегезне сынап карый аласыз.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла