"Татар бәхте өчен мин җан атармын": Татар яшьләре көннәренә килгән җиде татар

6 сентябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Энҗе ГАБДУЛЛИНА
Фото: автор
Татар яшьләре көннәренә Россиянең 30 төбәгеннән һәм Үзбәкстан белән Төркиядән делегатлар җыелган иде. Алтай, Ташкент, Пермь, Оренбург, Кырым, Махачкала, Пенза һәм башкалар, һәм башкалар. Дөнья буйлап сибелгән татар яшьләре татар татар дигән исемне горурланып йөртүләрен һаман саен исбатлап тора. "Татар-информ" Татар яшьләре көннәренә килгән җиде шәхес белән таныштыр.

Фәрзәнә Мәхмүтова, 18 яшь (Самара):

- Мин Самара өлкәсе «Туган тел» татар оешмасы активисты, хәзерге вакытта яшьләр белән эшлим. Самара педагогика көллиятендә башлангыч мәктәп укытучысы булырга укыйм. Татар яшьләре көннәрендә икенче ел рәттән катнашам. Элек без теплоходны үзебездә каршы ала идек, хәзер делегат буларак катнаша башладык. 

Без быел проектны тәкъдим итмәдек, чөнки без аны башта җиренә җиткереп эшләп бетерергә уйладык. Ә икенче елга инде аны ничек тормышка ашырганыбызны күрсәтергә телибез. Ул хыялда булган проект – Самара татарларының тарихи урыннары буенча квест үткәрү.

Тимур Чугунов (Мордовия):

- Бишенче буын бабама хәтле беләм – барысы да татар. Тик нигә Чугунов икәнемне генә белмим. Хәзерге вакытта Мордовияда бәйрәмнәр оештырам, алып барам, җырлыйм. Шул ук вакытта татар оешмасы активисты да булып йөрим. 

Тик минем үземнең оешмам юк, мин ялгыз эшлим. Чөнки татарлыгыңны күрсәтү өчен ниндидер оешма кирәк түгел, ялгыз да татар булып була. 

Мин үзем аерым татар фестивальләре уздырам, бары тик дусларым һәм иганәчеләр ярдәм итә. Әйтик, балалар өчен татар әкиятләре персонажлары буенча фестиваль уздырдык. Менә шулай үземне күрсәтәм. 

Татар яшьләре көннәрендә инде берничә ел рәттән катнашам, ветеран дисәк тә була.

Эдем Файтондҗы (Кырым, Бакчасарай):

- Мин – кырым татары. Кызганыч, нәселемне дүртенче буынга хәтле генә беләм. Архивлардан табарга тырышабыз, тик минем халкым турындагы рәсми кәгазьләр, китаплар, тарихи фактлар һаман да сер астында саклана. Кырым татарларының төгәл санын без белмибез. Җанисәпләр дә чынлыкта күпме икәнен билгели алмады. Мин үзем кырым татарларының туучылар һәм үлүчеләр рейтингын карап барам. Безнең милли идеянең бер канатлы сүзе бар: «дүрт кеше безне коткарыр» («четверо нас спасут»). Сүз гаиләдә туучы балалар турында. Хәзерге көндә яшьләр шушы шигарьгә таянып яши башлады, гаиләләрдә дүртәр, бишәр бала үсә. Минем фикерләүләр буенча, Кырымда чынлыкта 500-600 мең кырым татары бар. Ә рәсми кәгазьләрдә 300 мең дип бара.

Мин эшлим. Шул ук вакытта кырым татарларының инициатив төркеменең лидеры булып торам. Эштән соң калган вакытта шөгыльләнә торган аерым эш дип карый күрмәгез. Чөнки ул эшкә кадәр, эштә һәм эштән соң минем белән. Нәрсә дип әйтергә белмим, бу минем хобби гына түгел, ничек кенә пафослы яңгырамасын, бу – минем тормыш, бу – минем сулар һавам. Күп кенә очракта үземнең шәхси эшләрем һәм кызыксынуларымны икенче планга күчерәсе була. Бәлки бу чирдер?

Минем команда да 30лап активист бар, шуларның 17-20се һәрчак эшлиләр, һәрчак элемтәдә торалар, һәрчак үзләрен күрсәтәләр. Ә татар яшьләре көннәренә өч кеше килдек. Бу инде безнең ниндидер оешма түгел, ә инициатив төркем генә әле. Ул «Яшь көч» дип атала. Безнең эшчәнлекнең биш юнәлеше бар. Алар: иганәчелек, тарих, уку, мәдәният һәм җәмгыяви юнәлеш. Киләчәктә экология юнәлешен дә кертергә уйлыйбыз. 

Иң популяр юнәлеш – ул иганәчелек. Кешеләр һәрвакыт ярдәм итәргә тели - онкологик авыруга булсынмы, авыр хәлдә калган гаиләләргәме, ятим балаларгамы. Мондый чаралар һәрчак уңышлы. Мәдәният юнәлеше буенча да үткәрелгән чаралар дан казана дип әйтеп була. Ә калган юнәлешләр буенча халыкка бераз агитация үткәрергә кирәк. Аннары матди яктан да мөмкинлекләр чикле. Нинди генә халык булмасын, татармы, башкортмы, полякмы, украинлымы – милли оешмаларны эшләтеп җибәрү, эшчәнлекләрен дәвам иттерү өчен акча, халыктан ярдәм кирәк.

Татар яшьләре көннәрендә чынга ашырасыбыз килгән проектларны тәкъдим иттек. Алар арасында һәрберсенең үз стиле, үзе йөзе булган 10 яшь рәссамның күргәзмәләрен Казанда уздыру бар. Аннары 20 нче гасырдагы төрки халык язучылары һәм шагыйрьләренең язмаларын туплап китап чыгару. Әйтик, кырым татарларыннан Исмәгыйл Гаспралы, татарларның Габдулла Тукай һәм башкалар. Китапта шул чор лидер язучы, шагыйрьләренең нинди идеология белән яшәгәннәренә дә игътибар биреп, кечкенә искәрмә урнаштырырга булыр иде. 

Актив эш алып баручы яшьләрнең дә кайчак кулларыннан эш килми башлый, алар бирешә. Бәлки үз-үзләренә ышанырлык көч табарлар иде. Аннары бу төрки халыкларның гомуми җыентыгы булгач, ул барлык төрки халыкларны берләштерергә ярдәм итәр иде.Чөнки бу бик тә җитди нәрсә. Һәрбер төрки халык, дәүләте булса да, булмаса да, риск алдында тора. Алдагы 25-30 елда аларның күпмеседер эзсез югалырга мөмкин. Шул ук вакытта кырым татарлары да.

Кая гына барсам да, мин халкымның тарихына игътибар бирәм. Менә Ярославльдә булдык, анда Кырым татары Әхмәт-хан Солтан һәйкәленә чәчәкләр салып, дога кылу – минем теләк иде. Аны чынга ашырдылар, зур рәхмәт.

Илнур Нурмиев (Краснодар):

- Татар яшьләре көннәрендә өченче ел рәттән катнашам. Икенче тапкыр Краснодар төбәге делегациясенең җитәкчесе булып килдем. Быел минем өчен бик тә кадерле булды, чөнки үземне башка рольдә хис итеп карадым – татар яшьләре көннәре лидерына кандидат булдым. Шулай ук үземнең чарамны да үткәрдем. Дөресен әйтергә кирәк: монда бер-береңә ярдәм итү дигән әйбер бик көчле, бигрәк тә инде күп еллар катнашучылар тарафыннан. Татар яшьләре көннәре аерым бер гаилә, шул гаиләдәге дуслык һәм ярдәмләшү еллар буена сузыла. Әйтик, Әстерхан делегациясе җитәкчесе монда 2014 елдан бирле катнаша. Алар, без, үз төбәкләребезгә кайтып, шушы татар оешмалары, татар җыеннары турынла сөйлибез, кешеләрне җәлеп итәбез. Аннары быел катнашкан 150 делегатның 15е генә ике яки икедән артык тапкыр катнашкан кешеләр.

Артем Зиннәтуллин (Алтай):

- Мин Алтай төбәгеннән, монда безне Алтай дип кенә йөртәләр. Мин биш елдан артык «Дулкын» татар милли үзәге кысаларында җәмгыять эшләре белән шөгыльләнәм. Дүрт ел дәвамында «Яшь йөрәкләр» дигән яшьләр клубын җитәклим. Безнең клуб шәһәр һәм өлкә чараларында актив катнаша, күрше төбәкләргә дә барабыз, Татарстанга да килештерәбез. Беренчедән, тәҗрибә тупларга, икенчедән, үзебездә булган тәҗрибә белән бүлешергә. 

Без татар дөньясының перифериясендә урнашканбыз. Шуңа күрә безгә бар нәрсә кайтаваз буларак кына килеп җитә. Күпчелек татарларда татарлык үзаң дәрәҗәсендә генә калган. Алар диндә түгел, халыкның милли-мәдәни гореф-гадәтләре белән таныш түгел, телне белмиләр. Без аларга белмәгән, яки оныткан әйберләрен искә төшерергә, аң-белем тупларга булышабыз. Аннары татар халкының мәдәниятен төбәктә яшәүче барлык халыкка танытабыз. Алтай төбәгендә алты мең генә татар булса да, без татар дигән исемне горур күтәреп, Россиядәге икенче милләт дигән исемгә тугъры калып яшибез. Үзебезнең хештегыбыз да бар: #татарлар22.

Алтайдан килгән делегация. Уртада - Артем Зиннәтуллин

Татар яшьләре көннәрендә Алтай крае беренче тапкыр катнаша. Бер тапкыр да эләгә алмаган идек, быел барып чыкты.

Без төрле төбәк татарлары белән гел элемтәдә торабыз. Татарстан, Мордовия, Кырым, Пермь, Әстерхан, Новосибирск... Новосибирскида татарлар гөрләп эшли. Нәкъ менә алар безнең эшчәнлеккә яхшы йогынты ясады да инде.

Узган елны без, Татарстан Республикасының грантын отып, Алтай крае ярдәме белән үзебезнең зур проектыбызны тормышка ашырдык. Монда теләгән һәр татар кешесе катнаша алды. Ул – уку-укыту юнәлеше белән оштырылган форум. Шулай ук «Яшь йөрәкләр» форумы дип атадык. Беренчедән, клуб исеме кебек булса, икенчедән форумдагы активистларга исемгә бәйле рәвештә кушаматлар таптык. Әйтик, батыр йөрәк, ялкынлы йөрәк, ныклы йөрәк һәм башкалар. Бу – һәр кеше үзенчәлекле, ләкин без бергә дигән идея белән эшләнелде. Узган елны бөтендөнья татар яшьләре көннәрендә форумга анонс ясаган булсак, бу елгы татар яшьләр көннәрендә нәтиҗә ясадык. Форум алты көнлек иде. Берничә көн Барнаулда рәсми өлеш булды, аннары берничә көн Алтайның матур табигатьле, таулы җирләрендә узды. Әгәр дә мөмкинлекләр күбрәк булса, без бу эшне дәвам итәр идек. Инде быел уздырып тормыйбыз. Ә менә икенче елга үткәрергә исәп.

Шушы форум белән «Гражданнар инициативасы» дигән конкурста катнашабыз. Төбәкнекендә номинантлар булдык, ил буенча әлегә унынчы урында барабыз. Бик тә җиңәсе килә. Тик «мин шундый әйбәт җитәкче», «без молодецлар» дип әйтү өчен түгел, ә Россиякүләм конкурста татарлар өчен татарлар эшләгән проект җиңеп чыкса, бөтен яңлап та бик тә әйбәт булыр иде.

Сабина Хәйбуллина (Дагыстан, Махачкала):

- Үзем тумышым белән Владимир шәһәреннән, аннары әти-әниләрем белән Дагыстанга күчендек. Миңа 18 яшь. Дагыстаннан делегат булып үзем генә килдем. Хәзерге вакытта яшьләр эшләре җитәкчесенең урынбасары булып торам. Быел июль аенда бездә беренче көньяк Сабан туе узды. Анда ундүрт делегация катнашты, шуларның өчесе чит илнекеләр иде. Ул бик тә масштаблы проект булды, шуңа күрә бераз авырга да туры килде. Татар яшьләре көннәре, гомумән, татар форумнарында беренче тапкыр катнашам. Моңа кадәр җитәкчеләр форумында катнашкан идем. Миңа чыннан да ошый! Быел татар яшьләре көннәрендә проектымны тәкъдим итмәдем, чөнки ул әле әзер түгел. Проектым «ТатарБарт» дип атала, кыскасы, ул Каспий диңгезе ярында бартлар өчен фестиваль булачак.

Сәлимә Мусаева (Үзбәкстан, Ташкент):

- Мин Үзбәкстанда, Ташкентта туганмын. Әби-бабайлар 1920-1930 елларда күченеп килергә мәҗбүр булган. 

Бездә чагыштырмача зур татар диаспорасы бар. Рәсми саннар буенча Үзбәкстанда 300 мең тирәсе татар яши. Ташкентта татарларның иң зур оешмасы урнашкан. Аның яшьләр канаты да бар, олыларныкы да. Аннары татар-башкорт үзәге дә бар. Алар күпчелек мәдәни өлкә белән шөгыльләнә. Төрле концертлар, чаралар оештыралар. Бездә татарлар чыннан да актив. Сабантуйларның ничек матур үткәнен дә әйтеп үтәргә кирәк. Соңгысында без 50 меңгә якын кеше җыйдык. Аннары иганәчелек белән дә шөгыльләнәбез. 10лап балалар йорты таулардагы лагерьда ял иткәндә без аларга зур бәйрәм оештырдык. Ике-өч ай дәвамында шушы акцияне үткәрер өчен иганәчеләр эзләдек, бу акцияне без ел саен үткәрәбез. Гомумән, без бик күп төрле әйберләр эшлибез, үзебезнең сайтыбыз да бар «tatarlar.uz».

Быел татар яшьләре көннәрендә беренче тапкыр катнашам. Ташкенттан ике делегат килдек. Гомумән, соңгы 10 елда татар яшьләре көннәрендә Ташкенттан катнашучылар булмаган. Моның төп сәбәбен әйтә алмыйм, бәлки матди яктан мөмкинлекләр булмагандыр. Ә үзем бу чара турында социаль челтәрләрдән белдем. Бер кызык хәл килеп чыкты: мин татар телен өйрәнү буенча ачык телеграмда төркем ачтым һәм шушы төркемгә татар яшьләре көннәренең элеккеге җитәкчесе Алсу апа Хафизова теркәлде. Без аның белән аралашып киттек, ул Ташкентта яшәүче яшьләр белән аралашу мөмкинлеге бармы икәнен сорады. Шулай ук татар яшьләре көннәренең программасын да җибәрде. Мин программаны активистларга тараттым, җитәкчебез белән сөйләштек һәм татар яшьләре көннәрендә катнашырга уйладык. Тик кемнәрдер вакыт таба алмады, кемнеңдер матди яктан кыенлыклар килеп чыкты. Нәтиҗәдә, без икәү генә килдек.

Телеграмда төркемне мин юкка гына ачмадым. Аның асылында - татар теленә өйрәтү түгәрәген башлап җибәрү. 

Без Татарстандагы хәлләр белән таныш. Татарлар күп, татарча сөйләшүчеләр аз. Аларны бармак белән санарлыкка әйләнеп бара хәзер. Шушы вәзгыятьне әз генә булса да үзгәртмәкче булып, шушы проектны башлап җибәрдек. Татар теленә өйрәтү түгәрәге чама белән бер ел элек эшләп китте. Анда теләгән һәркем йөри ала. Дәресләр һәр атнаның якшәмбесе һәм бушлай үткәрелә. Дәресләрне белеме булган укытучы укыта. Тик дәреслекләр, уку материаллары, китапларга кытлык кичерәбез. Совет заманында калган китаплар бар, тик алар безнең менталитетка да, хәзерге заман таләпләренә дә туры килеп бетми. Интернеттан материаллар табып, аларны принтер аша чыгарасы була. Шулай ук җыйнаклаштырылган бүлмәбез дә юк, язарга уңайлы такта да юк. Үзбәк теле татар теленә охшаш булса да, грамматика законнарын беркем дә белми бит. Мисал өчен, сингармонизм законын кем белсен.

Әлегә укучылар аз. Кешеләрне җәлеп итәр өчен телеграмда төркем ачып җибәргән дә идем инде. Әлеге җәй дәвамында 15-20 кеше язылды.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Татар дөньясы

"Татар кызы"нда 27 яшьлек туташ катнаша аламы, яки оештыручылар бәйгенең нигезләмәсен бозмыймы?

“Татар кызы-2019” халыкара бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе үтте. Билгеле булганча, матбугат конференциясе журналистларның сорауларына җавап бирү өчен үткәрелгән чара. "Татар кызы" матбугат конференциясеннән берничә нәтиҗә: оештыручылар нигезләмәне белми, сораулар бирергә ярамый, кызлар белән аралашу тыелган.

Татар дөньясы

Тест: 30 август һәм суверенлык турында декларация турында беләсезме?

30 августта Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы союздаш республика - Татар Совет Социалистик Республика булуы турында, РСФСРдан суверенлыгы турында игълан итә. Шул еллардагы вакыйгалар, гомумән, Татарстанның суверенлыгы белән бәйле вакыйгаларны беләсезме? Сынауны үтеп, үзегезнең белемнәрегезне сынап карый аласыз.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла