Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Себернең нәни йолдызлары” проекты хыял гына булып калды”. Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәге директоры Лилия Кәримова вафат

Кичә Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәге директоры Лилия Кәримова 45 яшьтә кинәт вафат булган. Бүген мәрхүмәне Тубыл шәһәре зиратында җирләделәр. 

news_top_970_100
“Себернең нәни йолдызлары” проекты хыял гына булып калды”. Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәге директоры Лилия Кәримова вафат

Менә әле туган шәһәре Тубылдан җирләп кайтып киләбез. Абалак туристик комплексы янында бик матур урында урнашкан зират. Без Төмәннән чыкканда яңгыр иде, Тубылда җирләгән вакытта күк йөзе ачылып, кояш чыкты. Каеннар да матур итеп шаулап утыралар. Бер каеннан икенчесенә сикереп йөргән тиен дә бар иде. Нәкъ үзе шикелле... Егылып төшә дә, кире менеп китә, кире уйный, - дип сөйли башлады хезмәттәше Зөлфинә Миңнебаева “Татар-информ”га.

“Ул һәр эшен җиренә җиткереп башкара иде”

Зөлфинә Миңнебаева Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе вазифасында Лилия Кәримованың абруе бик зур булуын әйтте. Үзәктә барлыгы 27 кеше эшләгән. 

– Ул безнең җитәкчебез иде. Бик тырыш, бик батыр, идеяләре ташып торган кеше. Ул һәр эше җиренә җиткереп башкара иде. Бөтен коллектив белән бердәм эшләде. Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәге чараларын күтәрүче, алга этәрүче, шуның белән югары урын тотты. Безнең өчен ул әни шикелле иде, - ди Зөлфинә Миннебаева.

“Тормышка ашмаган проекты калды”

– Аның проектлары күп иде, иң яктылары – “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре. 11 ел шулар белән җитәкчелек итте. Яшьләр белән эшләде, яшьләрнең талантларын ачып, җайлы сүз табып, аларны тотып кала белде. Аның проектлары бик уңышлы булды. Киләсе елда 5-8 яшьлек балалар өчен “Нәни Себер йолдызлары” проектын да гамәлгә ашырырга тели иде, тик бу хыял гына булып калды, - диде.

Быел 10 мартта Лилия Кәримованың 45 яшьлек юбилеен үткәрелгән. Зөлфинә ханым әйтүенчә, мәрхүмә кияүдә булса да, кызганыч, аңа әни булу насыйп булмаган.

– Яман шештән авырды, тик үзен яхшы хис итә иде. Чирне җиңдем дип йөрде, гел оптимист кеше иде. Соңгы көнгә кадәр эшләде. Бер-ике көн алдан гына хастаханәгә ятса да, аның янына барып киңәшә, сөйләшә идек. Без аны бүген эшкә көткән идек. Бик кисәк үлеп китте. Без барыбыз да шок хәлендә, - диде Зөлфинә Миңнебаева. 

Аның сүзләренчә, кичә татар мәдәнияте үзәгендә Лилия Кәримова белән бәхилләшү чарасы булган.

– Ике сәгать эчендә 500 ләп кеше җыелды. Депутатлар, комитет җитәкчеләре, яшьләр – бөтенесе шулкадәр матур сүзләр әйттеләр, - диде ул.

Бүген Лилия Кәримова исеменә Рәхмәт хаты да килеп ирешкән. 

- Безнең Лилиябез китсә дә, эше дәвам итә, - ди Зөлфинә Миңнебаева.

“Себер йолдызы”, “Татар егете” проектларының алыштыргысыз җитәкчесе

Лилия Кәримованың элеккеге хезмәттәше Сәет Төсмөхәммәтов заманында Лилия ханым белән бергәләп җәмәгать чараларын оештырулары турында сөйләде.

– Ул күп еллар “Себер йолдызы”, “Татар егете” проектларының алыштыргысыз җитәкчесе иде. Мин аны таләпчән, җаваплы кеше итеп истә калдырачакмын, - диде.

“Су буйлап” татар халык җыры яраткан җыры иде

Истанбулда яшәүче Насия Тляушева Лилия Кәримова белән 1994 елдан ук таныш булган.

– Без аның белән 1994 елдан бирле дус булдык. Без бергә Тубылда Татар мәдәнияте үзәгендә эшләдек. Мин шәхсән үзем бу үзәктә Себер татарлары тарихы һәм этнографиясе музеен булдырдым. Ул башта татар радиосында эшләде, “Бәллүр” ансамблен булдырды, үзәктә сәнгать эшен алып барды. Аннары без бергә Тубылда 15 нче урта мәктәптә эшләдек. Мин мәктәпнең тарих музеен булдырып, тарих һәм хокук белемен укыттым, ә Лилия татар телен укытып, өстәмә иҗади түгәрәкләр эшен алып барды. Аннары мин Төмәнгә күчеп киттем. Аны ире Фагил белән Төмәнгә чакырдым. Торак мәсьәләсе хәл ителгәнче, берничә ай миндә яшәп тордылар. Мин аны үзем эшләгән төбәкне өйрәнү музеена эшкә чакырдым, үзем анда өлкән фәнни хезмәткәр идем. Лилия музейда мәдәни-белем бирү эшен оештырды. Үз эшен бик төгәл җиренә җиткереп башкарды. Үзен актив, талантлы хезмәткәр итеп танытты, аны барысы да бик үз иттеләр. Ләкин аны татар мәдәнияте үзенә тартты: ул татар мәдәнияте үзәгенә эшкә урнашты. Аннары үз фатирларын сатып алып, шунда күченделәр. Бераздан аны директор итеп билгеләделәр. Ул мине себер татар музей кабинетын булдырырга чакырды, - дип сөйләде Насия ханым танышлык тарихын.

Тляушева аның себер татарлары мәдәниятен торгызу, үстерүгә зур көч куйганын билгеләп уза.

– Лилия шәһәр мәдәнияте үзәге дәрәҗәсен шулкадәр күтәрде ки, үзәкне бүген Себердә генә түгел, илнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә беләләр. Ул гел укыды, квалификациясен күтәрде, бар нәрсәдә дә профессионализм, сыйфатны бәяли белде. Татар традицияләрендә, мәдәниятендә, телендә бик күп яшьләрне үстерде. Конкурслар, фестиваль, концертлар, смотрлар – болар барысы да югары профессиональ дәрәҗәдә. Ул бик шат күңелле, энергиясе куәтле иде. Аңа туганнары, якыннары гына түгел, аның белән аралашкан һәркем гашыйк иде. Ул бик талантлы кеше булды. Искиткеч яхшы режиссер иде, сценарийлар, хореографик постановкалар, театраль тамашалар куйды. “Су буйлап” татар халык җыры яраткан җыры иде. Ә хәзер ул юк. Шундый гаделсезлек бу. Ул авыруына каршы шундый көрәште, соңгы вакытта хәтта чир артка чигенгән дип тә сөйләделәр. Ләкин соңгы айда хәле бераз авырайды, куркыныч чир кире кайткан. Мин хәзер Истанбулда яшим. Лилиямне соңгы юлга озата алмаганлыктан бик авыр. Болай булырга тиеш түгел иде кебек бит... Шушы фаҗигане күңел кабул итә алмый, яшь бит әле ул, мин авыруны җиңәр дип уйлаган идем, - дип ачынып сөйли Насия Тляушева.

"Якыннарының кайгысын уртаклашам. Бу безнең - барлык себер татарлары өчен зур югалту. Безнең Лилия кебек сәләтле, көчле һәм ышанычлы кешене югалтуны кабул итү бик авыр. Без аны беркайчан да онытмабыз. Йатҡан йерең оцмаҡта пулсын, йәнем", - дип себер татарча язып куйган ул социаль челтәрендәге битендә.

Насия Тляушева әйтүенчә, ашказан асты бизе рагына каршы Лилия Кәримова соңгы берничә елда көрәшкән. Россиядә, Төмәндә дәваланган, Кореягә дә барган, тик эшләвен дәвам иттергән.

“Безнең өчен икенче әни кебек иде”

Лилия Кәримованың укучысы Гөлшат Бикбулатова да укытучысын җылы сүзләр белән искә алды.

– Киң күңелле, гел елмаючан, максатчан иде. Мин аның җитәкчелегендәге “Бәллүр” ансамбленә 4-5 ел йөрдем. Берара ул безнең сыйныф җитәкчесе иде, татар телен укытты. Ул еллар белән бәйле якты хатирәләр күп. Репетицияләр ясадык, чыгыш ясый идек, конкурсларда җиңүләргә сөенә идек, Казанга балалар лагерена ансамбль белән барган булды. Үзебезнең җирлектә гастрольләр дә булды хәтта. Ул вакытта ул безнең өчен икенче әни кебек иде, без аны бик яраттык. Аның кебек кешеләрне югалту бик авыр. Минем өчен ул гел яшь, матур, елмаючан, максатчан кеше булып истә калачак!

  • Кәримова Лилия Гафият кызы "Татар мәдәнияте үзәге" директоры булып 2006 елдан бирле эшләгән. Ул 1990 елда Тубыл педагогик училищесында Башлангыч сыйныфлар, татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм бию түгәрәге җитәкчесе белгечлекләре алган. 2004 елда Тубыл дәүләт педагогика институтында татар теле һәм татар әдәбияты, рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы булырга укыган.
  • Лилия Кәримова 1993 елда Тубыл татар радиосында эшли башлый, Тубыл мәктәбендә татар теле укыта, "Бәллүр" җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе булып эшли. 2000 елда Тубыл шәһәре себер татар мәдәнияте үзәгендә эшли башлый, 2004 елда Төмән татар мәдәнияте үзәгенә күченә.
  • Лилия Кәримова җитәкчелек иткән чорда татар мәдәнияте үзәге зур эш башкара. Үзәк төрле мәдәни юнәлештәге 17 клуб оештыра (фольклор, вокал, театраль студия). Милли һәм ял итү юнәлешендәге чаралар уздырыла. Лилия Кәримованың эшчәнлеге Төмән өлкәсе, Татарстандагы ведомстволар тарафыннан күп тапкырлар югары бәяләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100