Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Гыйбатдинов: Әгәр чит төбәк татарлары үз мирасларын Казанга алып килеп күрсәтмәсә, Казан бик матур булып күренмәс иде

Чувашстан татарлары лидеры Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелегендәге данлыклы "Мишәр" ансамбле Казанга җыена. Әмма бу әңгәмәбез әлеге бәйрәм кичәсе турында гына түгел. Әйдәп баручы татар кешесенә хас булырга тиешле күркәм сыйфатлар Фәрит Гыйбатдиновта бар. Шуңа бу әңгәмәдә Фәрит әфәндене иҗатчы буларак кына түгел, шәхес, милләт улы буларак укучыларыбызга ачабыз дип ниятләдек.

news_top_970_100
Фәрит Гыйбатдинов: Әгәр чит төбәк татарлары үз мирасларын Казанга алып килеп күрсәтмәсә, Казан бик матур булып күренмәс иде

- Фәрит абый, "Мишәр" ансамбле 2 ноябрь көнне Казанга күптән көтелгән концерт алып килә. Башкалабызга нинди уйлар, фикерләр, өметләр һәм максатлар белән киләсез?

- Казанга ниндидер начар уйлар, начар фикерләр белән килеп булмыйдыр ул. Нәрсә әйтсәң дә, Казан читтә яшәүче татарлар өчен үзенә күрә бер Мәккә. Монда без татарлыгыбызның төбен сизәбез. Һәр төбәктә татарлар үзләренчә матур итеп яши. Әгәр без шул матурлыкны Казанга алып килеп күрсәтмәсәк, Казан да бик матур булып күренмәс иде.

Без Татарстан белән чиктәш. Чувашстанның көньяк районнары - Комсомол, Батыр, Шомырша, Яльчик - моннан иң күбе 150-200 чакрым ераклыкта. Андагы мишәр татарлары бик матур яши. Исәбебез - шушы матур байлыкны җыеп, мишәр татарларының аутентик, борынгы җыр-биюләрен, гадәтләрен җыйнап, сәхнәләштереп, Казанга алып килү. 

Программабыз “Кәрван мирас” дип атала. Билгеле, анда Чувашстан татарларыныкы гына түгел, татар мишәрләребез яшәгән барлык төбәкләрнең мирасы кергән. 

Мин мәдәният өлкәсендә 39 ел эшлим. Шуларның 31 елын Комсомол районының сәнгать мәктәбе директоры булып торам. Шушы дәвер эчендә мин, мөгаллим буларак, татар фольклорын, халкының биюләрен өйрәнеп, белгәннәрне, күргәннәрне җайлаштырып, матурлап сәхнәгә куярга тырыштым. 

Шушы көннәрдә 60 яшьлек “егетләрский” яшем җитә. Үземә-үзем бүләк ясап, җыр-биюләрне җыеп, “Кәрван мирас” программасына кертеп, Казанның Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә алып килеп, бөтен халыкка күрсәтеп, "менә бу минем эшләгән эшем" дип, милләтемә бер зур бүләк ясыйсым килә.

- Казанда концерт кую шактый чыгымлы һәм авыр эш. Сезгә ярдәм кайдан килде?

- Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдим итте. Васил Гаязович Шәйхразиев (Татарстанның премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе - ред.): "Син моны халкыбызга күрсәтергә тиеш, бу синең эшләгән эшең, нишләп әле ул ниндидер бер авылда гына күренергә тиеш", - диде. Максатыбыз - филармония залында 600 кешегә генә түгел, ә “Яңа Гасыр” телеканалына да яздырып алып күрсәтергә, “Татар-информ” аша онлайн күрсәтергә. Гомумән, аудиториясе зур булачак. "Менә карагыз, без төрле, без күпкырлы татарлар", дип күрсәтәсебез килә.

Билгеле, Фәннәр академиясе дә, консерватория төркемнәре дә, мәдәният университетлары да ел саен төбәкләргә чыгалар, эзләнәләр, табылдыкларын архивларга кертәләр. Тик аларның бер җитмәгән яклары бар: аларның фәнни эшләре йә архивта, йә кечкенә стеналарда кала. Ә без аны дөньяга, сәхнәгә чыгарырга тәкъдим итәбез. Безгә күптән вакыт җиткән ниндидер стандартлардан чыгып, күпкырлы итеп күрсәтү. 

"Киләчәгемдә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер миссия булгандыр, шуңа күрә бу эш миңа туры килде"

- Фәрит абый, дистә еллар шушы ансамбльне җитәклисез, үзегез оештырып чыккансыз. Әлбәттә, бу дистә еллар эчендә авыр заманнар да, җиңелләре дә булгандыр. Шулай да шушы гомер бу ансамбльне яшәтер өчен нинди көч кирәк! Төп көч – нәрсә яшәтә сезне?

- Билгеле, халыкның җыр-биюләренә мәхәббәттер. Без авылда тудык, авылда үстек. Безгә иң беренче мәхәббәтне бирүче - Казан радиосы. Бездә беркайчан да татар телевидениесе күрсәтелмәде. Менә шул радио, грампластинкалар, атна саен килгән профессиональ артистлар аркылы иңде ул мәхәббәт. Сара Садыйкова да исемдә, Илһам Шакиров та исемдә, Фәридә Кудашева да. Безгә гел килеп торалар иде. Ә мин шул концертларны көтеп тора идем. Клубыбыз кечкенә, мин сәхнә төбенә килеп, ябышып, ах итеп карап тора идем. Бигрәк тә биюләренә шакката идем. Бәлки шул миңа ниндидер оеткы биргәндер. 

Аллаһы Тәгалә дә шундый хис биргән, күрәсең - бөтен бала да минем шикелле булмаган бит инде. Димәк, минем киләчәгемдә Аллаһ Тәгаләдән бирелгән бер миссия булган: сиңа шулай эшләргә туры килә, шуңа килгән кунаклардан, бөек артистлардан өйрәнеп, йогынтысын алып кал дип, миңа оеткыны салып калдырганнар дип уйлыйм. Шуңа күрә бу эш миңа туры килде.

- Ләкин бит әле мәхәббәт белән генә дөнья бармый. Ансамбльне яшәтү өчен аңа уен кораллары, артистларга костюмнар, концертларга чыгып китәр өчен транспорт чаралары кирәк. 

- Анысы хәрәкәттән килеп чыга. Хәтерлим, 80 нче елларда теләк бар, дәрман юк иде. Башта музыканты юк иде, музыкантын табып программа эшләгәч, киемнәре юк иде. Аннан соң репертуар булды, концерт белән чыгып китәргә автобусы булмады. Артистларыбыз да бүген бар, иртәгә юк.

Хәрәкәт, сәнгать мәктәбендә директор булып эшләвем этәргечләр бирде.

Безнең Урмай сәнгать мәктәбендә хәзер утызга якын кеше эшли, алар барысы да шушы коллективта да эшлиләр. Кирәк икән, оркестрын да уйныйлар, биюләрне сәхнәләштерергә булышалар. Бүген безнең сәнгать мәктәбендә (Урмай авылында гына әйтәм инде) дистәгә якын бала курайда уйный, тагын дистәгә якыны гармун-баянда, думбрада уйный, җырлыйлар, бииләр. Алар барысы да "Тамчы" балалар ансамбле составында. Иң осталары, үскәч, “Тамчы” ансамбленнән "Мишәр" ансамбленә күчәләр. Ул үзенә күрә шундый бер матур хәрәкәт.

Билгеле, башлап җибәргәндә бернәрсә юк иде. Бары теләк кенә бар иде. 

Бүген исә бу дәрәҗәле эш санала. Хәзер инде безнең костюмнар гына да җүн бәяле киемнәр түгел, аларны ике миллион ярым сумга юнәттек. Бөтен уен коралларын булдырдык. Ике автобусыбыз бар: берсе 43 урынлы, берсе 17 урынлы.

Бүгенге көндә “Кәрван мирас” программасын Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Ульян өлкәсе, Йошкар-Ола, Кырым шәһәрләрендә күрсәтеп кайттык инде.

Артистларыбыз да бәхетле, чөнки алар өчен бөтен уңайлылыклар тудырылган. "Барабызмы Мәскәүгә?" дисәң, "Барабыз!" дип торалар. Җыелабыз да, утырабыз да, китәбез дә күрсәтеп кайтабыз. Безнең миссия - актив татарларыбыз янына барып, милли борынгы җыр-биюләребезне күрсәтү.

Безнең тамашачы кем? Кремль сараенда концерт караучы тамашачы түгел ул. Кем анда бара алмый, кемнең акчасы юк, тик җыр-биюләрне бик каты ярата - шулар безнең аудитория. Яшьләр, пенсионерлар, алар белән оныклары килә. Безнең концерттан соң шундый рәхәт! Тамашачыларга "аулак өй" күренешләрен, туй күренешләрен күрсәтәбез, борынгы җырларны җырлыйбыз, биибез. Концерт беткәч, торып басып кул чабалар, аркадан сөяләр, шундый зур-зур, тәмле алкышлар, мактау сүзләре алабыз. Иң кадерле минутлар, мизгелләр шушы!

- Сезнең ансамбльдә профессиональ артистлар түгел, үзешчәннәр эшли дип аңлыйм?

- Бездә аларның ике төрлесе бар. Бар музыкаль җитәкчеләр, алар махсус белемле.

Җаннары җырлый, җаннары бии торган артистларыбыз да бар, күбесенчә өлкәннәр. Алар, башлары авыртып, нужаланып яшәгән вакытта да концертка килеп рәхәтләнеп җырлап җибәрсәләр, терелеп китәләр. Әгәр озаграк концерт белән чыкмыйбыз икән, ник берәр җиргә бармыйбыз соң, барсак рәхәтләнеп кайтыр идек, диләр. 

Яшьләр дә бар. Балалар турында әйттем инде. 

"Фольклор күренешләрен матур тамаша итеп ясап була"

- Фольклор турында сөйләүчеләр, гомумән, фольклор музыкасын яклаучылар ике тарафка бүленә: фольклорны чиста килеш саклау тарафдарлары һәм фольклорны интеграцияләнгән, ягъни хәзерге заман мәдәниятенә яраклаштырылган, бәлки деталь буларак кергән формасын яклаучылар. Сез кайсы тарафта?

- Мин ике тарафта да. Аутентик әйберләр архивларда да сакланырга тиеш. Ә сәхнәгә 100 процентлы шул формада меңгезү бик үк дөрес булмас, чөнки анда күбрәк тәрбия өлеше бара.

Без бүген яшьләребез халкыбыз мәдәниятен яратсыннар иде дип телибез. Глобаль заманада аларны борынгы авазлар, борынгы хәрәкәтләр белән генә кызыксындырып, мәхәббәт уята алмыйбыз. Аларга замана тавышлары кирәк. Без бит тикмәгә генә халык фольклор һәм эстрада ансамбле дип аталмадык. Без борынгы җырларыбызга яңа авазлар кертеп, яңа хәрәкәтләр кертеп сәхнәләштерәбез. Ансыз булмый. 

Без 25 ел Урмайда татар эстрадасының “Урмай моңы” фестивален үткәреп килдек. Аннан соң аңлап алдык: бүген бөтенесе популяр җырларны җырлыйлар. Шуңа безгә бу фестивальне матур гына ябып, халык таләп иткән, фольклорга нигезләнеп эшләнгән башка фестиваль оештырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Аңа “Урмай Зәлидә” дип исем куйдык. Төрки халыкларның борынгы җырларын җырлап-биеп, рәсемнәрен төшереп, чигүләрен, тукымаларын ясап, тимер-томырдан әйберләр эшләп, шуларны зур фестиваль итеп оештырып, иҗатыбызны тагын да баеттык. 

Безгә ел саен Саха-Якутиядән иҗатчылар, кабардино-балкарлар, башкортлар, чувашлар килә. 

Балкарлар безнең татарлар өчен Кавказда булган милләтләрнең иң якыны. Телләребез, мәдәниятебез бер. Алар үзләре дә: "Безнең бөтен ышанычыбыз Казан татарлары", - дип әйтә. Бездә көч күрәләр. Без дә алардан да өйрәнәбез.

Ә башкортларыбыз нинди матур! Чувашлар турында әйтмим дә. Бүгенге көндә чуаш халкы фольклорны да, киемен дә, җыр-биюен дә саклап калган халык. Безгә алардан өйрәнергә дә өйрәнергә генә. Шушы фестивальне үткәреп, кайда аксаганыбызны, кайда алга барганыбызны, перспективаларыбызны күрәбез.

- “Урмай Зәлидә”, чыннан да, халыкчан фестиваль булды. Халык таләбен аңлап, аны оештырып җибәрдек дип әйттегез. Халык бит инде урамга чыгып, "минем фольклор күрәсем килә" дип кычкырмый. Халык таләбен ничек тоеп аласыз соң?

- Ниндидер инстинкт эшлидер бәлки. Урмай мәдәният йортында атна саен төрле артистларның афишалары эленеп тора. Ә халык шуларга бармый. Ник бармый? Нәрсәгә барсын ул!

- Ник бармаганын сез ничек беләсез соң?

- Мин беләм, чөнки шунда эшлим, яшим. 

Бүгенге көндә халыкка тамаша кирәк. Ә башкасын ТНВ да бирә. Бүген бөтен кешенең телефонында ул җырлар бар. Теләгән вакытта теләгән җырын җырлый, тыңлый, рәхәтен күрә.

Ә фольклор күренешләрен, мәсәлән, шул ук аулак өйне, туйны матур тамаша итеп ясап була. 

"Фольклор үзәге тузды"

- Фәрит абый, Татарстандагы традицион фольклор үзәге белән булган хәлләрне күзәткәнсездер (җыел җәй фольклор үзәге галимнәренең бер өлеше, яңа җитәкчелек белән уртак тел таба алмыйча, эштән китте - ред.). Фольклор үзәге эшчәнлегенә бәягезне ишетәсе килә.

- Соңгы елларда фольклор үзәге эшләгән эшнең иң гүзәле – “Түгәрәк уен” фестивале. Ләкин фольклор, татар фольклоры бүгенге көнгә кадәр  үзенә күрә зур бер кризиста иде. Аңа үзгәрешләр кирәк иде.

Чувашлар 30-40 ел элек музыка училищеларында, мәдәният институтларында фольклор белгечләре әзерли башладылар. Ә бездә соңгы елларда гына Казан консерваториясендә этника буенча белгечләр әзерли башладылар. Әлегә хәтле бернәрсә юк иде. Татар фольклоры ул шул, ә халык җырлары - менә шул дип, конкрет нигезләп әйтүче галимнәр дә юк иде.

Милли уен коралларыбыз - тальян, курай, татар думбырасын гади үзешчән коллективка каян һәм нинди акчага алырга соң? Ник әлегә хәтле бездә гармуннар, татар думбырасы, курай чыгара торган фабрикабыз да юк? Юк бит инде!

Ник ул уен коралларына әлегә кадәр музыка мәктәпләрендә укытмыйлар? Нигә аны гомуми белем бирү мәктәпләрендә укытмыйлар?

Ә башкортлар зур-зур уку йортларында курай белгечләрен әзерли!

Монда мин шәхесләргә кагылмыйм. Билгеле, Фәнзилә Җәүһәрова (фольклор үзәгенең элекке җитәкчесе - ред.) - олы галим, үз эшен оста итеп эшләде. Монда сүз аның турыда түгел. Сүз гомумән татар фольклоры турында.

Кызганыч, бүгенге көндә ул фольклор үзәге тузды. Әле бүген ул аптырашта. Киләчәген ничек булдырырга икәнен уйларга кирәк.

Бүгенге көндә кая карама, шунда кризис. Яхшы гына уйлап, татар фольклорының яхшы гына концепциясен ясасалар иде. Казан татары гына түгел, себер татары да булсын, мишәр дә булсын, әстерханныкы да булсын анда! Алайса аларны җанисәп алдыннан гына искә алалар, бүлгәләргә ярамый, бүленергә ярамый диләр. Ә бит алар турында бүгенге көндә уйлаучы кеше дә юк! Фәнни яктан дә уйламыйлар, практик яктан да уйлаучы кеше юк. Шуларның барысын да уйландырып,  фольклорыбызга фәнни нигездә концепция ясап, алга таба эшләсәк, билгеле, ул алга китү булачак.

Ә әлегә без йоклыйбыз.

"Фольклор динне саклый"

- Татар халкы турында сөйләшкәндә, һәрвакыт "саклау" сүзен кулланабыз. Сакланырга, сакларга дибез, татар халкын саклар өчен тел кирәк, телне саклау өчен, әйтик, җыр кирәк, китапны саклау өчен тел кирәк, дип шартлар куябыз. Татар милләтенең кайсы ягын гына алсаң да, аны йә сакларга кирәк, йә ул үзе саклый булып чыга.  Ә фольклор нәрсәне дә булса саклыймы һәм фольклорны бүгенге көндә сакларга кирәкме? 

- Фольклор гореф-гадәтләргә килеп тоташа.

Билгеле, без, татарлар, күбебез ислам динендә. Ә диннең шушы фольклорга карашы ике төрле. Берсе әйтә "ярый" ди, берсе "ярамый" ди. Шулай тарткалашып ятканда күпме вакыт үтә. Һәм без барны да югалтырга мөмкинбез.

Һәр төбәктә милли оешмаларыбыз бар. Чувашстанда мин 30 елга якын милли оешманы оештырып, җитәкчелек итәм. Тик мин беркайчан да үземне алга чыгармыйм. Мин аңлыйм: безнең гореф-гадәтне, динне Диния нәзарәте алып бара. Бер адым алга булса да, Диния нәзарәтен чыгарам. Алар да сукыр түгелләр бит, аларга да терәк кирәк. Диния нәзарәте үзләренә терәк итеп җирле оешмаларны сизсә, белеп торырлар: фольклор татарның диненә дә, гореф-гадәтенә дә зур йогынты ясаган әйбер.

- Димәк, фольклор динне дә саклый булып чыга, шулаймы?

- Әйе. 

Шуны әйтми беркем дә: динебезне кем беренче алып калган - гореф-гадәтме әллә дин үземе?

Безнең 100 процент милләтне алсак, без барыбыз да үзебезне мөселман дибез. Шул вакытта 10 процент тирәсе генә намазда. Башкалар да бит үзләрен мөселман диләр. Башкалары гореф-гадәт белән күбрәк яши, димәк. Ә 10 проценты бөтен ислам кануннарын үтәп баручылар.

- Ләкин моны минуска санаучы кешеләр дә бар.

- Юк, бу минус түгел, бу плюс. Ничек бу минус булырга мөмкин? 90 проценты ияреп бара дигән сүз бит бу.

"Мәхәллә үз оеткысын сала"

- Чувашстан татарлары мәхәллә булып яши һәм алар шуның белән саклана да. Бу күренешне Татарстанда кертеп буламы, ничек уйлыйсыз? Өстән кушып, дәүләт тарафыннан кертеп була дип саныйсызмы?

- Мәхәллә булып яшәү дигәч, сорау туы бит: ул үзаңлы итеп яшәүме, әллә үзаңсызмы. Халык яши, үз көнен күрә. Берсе дә "без мәхәллә булып яшибез, мәхәллә булып яшәгәнгә күрә безнең бөтен яктан шөкер" дип әйтми. Шул ук вакытта ул аз гына булса да сиземли: оешып яшәү халыкның, милләтнең, балаларның көнкүрешенә уңай йогынты ясаганын тоя.

Ә бит күп халык моны аңламый, уйлап та карамый. 

Әгәр уйлый, фикерли башласаң, сиземлиләр, чыннан да шулай икән диләр. 

Урмай авылында өч мәчет бар. Димәк, өч мәхәллә. Аны безнең имамнарыбыз бүлде. Халык кайсы буйсынды, кайсы буйсынмады, әле дә буйсынмаучылар бар. Тик эчтәлеге барыбер шул мәхәллә. Безгә килеп китүчеләр моны сизә, мәхәлләнең җимешен күрә. Мәхәллә булып яшибез дигән үзаң да юк кебек, тик мәчет бит үз эшен эшли. Ул барыбер тәрбиясен бирә.

Шуңа күрә мәхәлләле булу үзаңлы булмаганнар өчен дә бик әйбәт.

- Шулай да, өстән кушып мәхәллә итеп яшәтеп буламы?

- Юк. Тик йогынтыларын биреп була.

- Мәсәлән?

- Бөтендөнья татар конгрессы авыл җитәкчеләрен Чувашиядәге авылларны күрсәтергә алып килде. Бер 10-15 зур автобус белән килделәр. Урмай, Тукай, Шыгырдан авылы эшмәкәрләренең ничек матур итеп яшәгәнен күрсәттеләр.

Кеше килде дә, бу җирдә тотрыклы яшәгән халыкны күрде. Шуннан соң бу кешеләр һәр өлкәнең, һәр районның, авылларның актив эшмәкәрләрен, активистларын алып килеп күрсәтә башладылар. Аларны алып килеп күреп, оеткыны алдылар.

"Менә бу авылларда мәхәллә эшли, карагыз. Без дә мәхәллә булып җыелыйк, шулай эшлик", - ди алар. Бүгенге көндә Әгерҗе районында мәхәллә бик шәп эшли. Алар аны бездә күрделәр һәм үзләрендә оештырдылар. 

- Татар халкы яшәячәкме, Фәрит абый? Инкыйраз буламы, юкмы?

- Һәр нәрсәнең башы бар, һәр нәрсәнең ахыры бар. Аллаһ Тәгалә, белүегезчә, көчле милләтләрне саклармын дигән. Безнең өмет - көчле милләт булу.

Бүгенге көндә бездән күпкә сыныграк милләтләр күп. Алар иртәрәк китәр. Тик без әле тартырбыз, тартышырбыз, дәртләнербез. Әмма без тиз бирелмибез, Аллаһ бирса.

Глобаль заманның вируслары, тел мәсьәләсе, Европа мәдәнияте йогынты ясасалар да, без әле тиз генә бирешмибез.

Монда һәр көн өчен безгә тырышырга, көрәшергә кирәк.

- Фәрит абый, мәхәллә темасына кире әйләнеп кайтыйк әле. Күп вакыт мәхәлләнең ябык формада яшәвен күрәбез. Егетләрегез үсеп җитә, авылда кала. Кызларыгыз үсә, шушы ук авылга кияүгә чыга. Бу халыкны, безнең милләтне үсештән тоткарламыймы? 

- Мәхәлләнең ябык булуы безнең республикадагы авылларга хас түгел, билгеле. Ябык булу шәһәрләрдә күбрәк очрый. Бүген бит үзенә күрә көрәш бара: динебездә булмаган әйберләрне кертмәскә кирәк, дибез. Кызганыч, соңгы 15-20 ел вакыт эчендә кемнәрдер каядыр барды, каяндыр кайттылар һәм без чүп-чар белән тулдык. Үзебезнең гореф-гадәтне әдәпсезрәк дип санап, яңаны кертәбез дидек. Ул яктан безнең республика Аллага шөкер, бернинди чүп-чар булмады. Без нинди булган, шундый калдык. Тик шәһәрләрдә ябыграк мәхәлләләр барлыкка килде. Билгеле, ул безнең киләчәк буынга да яхшы әйбер түгел. Аның белән көрәшергә ниндидер юллар табарга иде. Белмим, ул Аллаһының рәхмәтеме инде. Аның механизмын әйтә алмыйм.

"Ркаил Зәйдулла - аю. Аны көтүдәгеләр белән бутап булмый"

- Фәрит абый, якташыгыз Ркаил Зәйдулла татар депутаты булды. Аңа нинди теләкләр җиткерер идегез?

- Ркаил кыяфәте белән дә, гәүдәсе белән дә, фикерләве белән дә гел үзенә күрә бер. Ул аю, чыннан да. Аны көтүдәгеләр белән бутап булмый.

Шул булганы белән кыю булсын. Фикерләрен үзендә җыеп ятмасын, чыгарсын. Ул батыр егет. Үзеннән олы шәхесләр,Туфан абыйлар юлыннан китеп, алардан да кыюрак булса, татар милләтенә файдасы күп булыр.

- Фәрит абый, сез социаль челтәрләрдә бик актив. Анда ниндидер максат белән утырасызмы, күңелегезгә нидер эзлисезме? 

- Ул заман чиредер.

- Ул чирме, әллә ул сезгә кирәкме?

- Ә бит элегрәк, интернет юк вакытта, кеше, урамга чыгып, кирәксенеп, капка төбенә утырып, үткәнне-киткәнне карап, үз фикерен әйтеп булса да җибәрә торган иде.

Һәр кешенең үз фикерен җиткерәсе килә, һәм кеше уйлый аннан да дөрес әйтүче кеше юк дип. Билгеле, монда ирексезләү түгел, һәр кеше үз теләге белән утыра. Һәм фикерне бөтен кеше акыллы итеп күрсәтергә тырыша. Фикеремне тискәре булса да, минем аны әйтәсем килә. Өстәвенә, Аллаһ Тәгалә миңа шуның белән эшләргә кушкан бит инде. Ул миңа үтемле, ачык булган аудитория. Кемдер минем белән килешә, кемдер килешми. Килешми икән, безнең арада диалог, ризалашмау китә. Аннан без ризалашабыз. Кем беләндер дошманлашабыз, күпкә түгел инде.

Социаль челтәр - фикеремне әйтә торган бер инструмент. Мине ул бозмый, киресенчә, миңа ниндидер тәҗрибә бирә, фикеремне әйтә торган кеше итә. 

Интернеттан кем нәрсә эзли бит. Мин милләт язмышын, милләт кайгысын, мәдәниятен, гореф-гадәтен эзлим.

Кемдер үзенә кирәк башка әйберне эзли. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә барыбызга да дөрес юлда булуыбызны бирсен.

- Юлда дигәннән... Фәрит абый, милләт өчен яшәп, милләт өчен эшләп көннәрдән бер көнне бик нык арыдыгыз ди. Арыдыгыз да, кайттыгыз да, карыйсыз ди, ике ишек. Берсенә язылган: "Булды, Фәрит, инкыйраз. Кер, ял ит, ят шушында". Һәм икенче ишек: "Фәрит, сиңа тагын шушы ук темпта 20 ел эшләргә кирәк". Кайсына кереп китәсез, Фәрит абый?

- Андый ишекләр гомеремдә бер генә тапкыр булмады. Бәлки, дистәләп булгандыр. Җитте, сиңа гына кирәкме соң бу әйбер дигән сораулар булды. Әле тагын хатының да өстәп куя: "Җитте сиңа, сиңа гына кирәкме соң бу?" ди. Җитте дип, ризалашасың, бетте, иртәгәдән башка тормыш башлыйм, дисең. Ләкин иртәгә, йоклап торгач, Бисмилла дип аякка баскач, "кичә дурак шикелле уйлап куйганмын, ничек инде Аллаһ Тәгалә биргән шундый миссияңә кул селтәп китәсең" дисең. Шулай булгач, монда 20 ел гомер бирмәсә дә, әле аек фикердә булып, шундый эштә каласы иде.

- Амин! Рәхмәт, Фәрит абый! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100