Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милли фирка: парламентка сайланган татар депутатлары нинди эшләр башкарырга җыена?

"Татар-информ" Дәүләт Советына сайлауга нәтиҗәләр ясап, парламентка сайланган милли-мәдәни юнәлештә эшләүче татар депутатларын барлады. Без аларны Дәүләт Советындагы милли фирка дип атадык.

news_top_970_100
Милли фирка: парламентка сайланган татар депутатлары нинди эшләр башкарырга җыена?
Татарстан Дәүләт Советына сайлауга теркәлгән сайлаучыларның 70,1 проценты килгән. 

“Бердәм Россия” партиясе 72, 43 процент тавыш җыйган. КПРФ өчен 10,74 процент тавыш бирелгән. Сайлаучыларның 3,96 процент тавышы “Справедливая Россия” партиясенә туры килә. ЛДПР партиясе 3,79 процент тавыш җыйган. “Коммунисты России” партиясе өчен 3,65 процент тавыш бирелгән.

“Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе” партиясе 2, 47 процент тавышка ия. “Үсеш” партиясенә 1,82 процент тавыш туры килә.

Шул рәвешчә, партия исемлеге буенча "Бердәм Россия" һәм КПРФ партияләре генә үтә. "Бердәм Россия" исемлегендә югары позицияләрдә торучылар - "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, язучы Ркаил Зәйдулла һәм артист Рамил Төхфәтуллиннар парламентка үткән дип фаразларга була. Соңгы икесе - парламент өчен яңа кешеләр.
Бер мандатлы округларда җиңүчеләрнең күпчелеге - "Бердәм Россия" партиясеннән. Үсеш партиясе, ЛДПР, "Гадел Россия"дән берешәр кеше бар, шулай ук үзләрен үзләре күрсәткәннәр - партиясезләр берничә. Кукмара округында Римма Ратникова, көндәшләрен җиңеп, зур күпчелек тавыш белән алга чыкты.  

Бер мандатлы округта "Милли фирка" вәкиле дип атап булырлык кеше - Ләбиб Лерон Ык буе округында сайланмады. "Бердәм Россия" кандидаты, Дәүләт Советы депутаты, Баулы районының элекке башлыгы Альберт Хәбибуллин өчен 59884 сайлаучының 38244е тавыш биргән. Ләбиб Лерон икенче урында - аңа 8321 тавыш биргәннәр. Альберт Хәбибуллинның сәясәттә күптәннән булуын, Ләбиб Леронның бу эштән читтә торганын, округта алты кандидат булуын исәпкә алсак, яхшы күрсәткеч дип әйтергә була.

Рамил Төхвәтуллин журналистлардан курка?


Беренче итеп, Рамил Төхфәтуллинга шалтыраттык. Үз алдына нинди бурычлар куюын, нинди өметләре булуын белергә теләдек. Әмма ул сөйләшүдән баш тартты. 

"Әлегә рәсми рәвештә бернәрсә игълан ителмәгән, шуңа күрә алдан комментарийлар бирү урынсыз дип саныйм. Коррект та булмаячак, аннары, минем хакым да юк. Рәсми булырга тиеш ул, аңлыйсызмы. Болай ул үтте, ләкин бөтен рәсми кәгазьләр, документлар чыккач, аннары сөйләшергә була", - диде депутат.

Ркаил Зәйдулла: Шагыйрь буларак, мине ана телебезнең хәле борчый

Татарстан Республикасының халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Дәүләт Советы депутаты мандаты алгач, татар телен укыту, мәдәният проблемаларын хәл итү юнәлешендә эшләячәген әйтте. 

“Шагыйрь буларак, мине ана телебезнең хәле борчый. Бердәм Дәүләт имтиханын ана телендә дә тапшыру канунын чыгарырга иде. Әлбәттә, моны Татарстан парламенты гына булдыра алмый, әмма без закон чыгару инициативасы белән Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итә алабыз. Ана телен дәүләт теле буларак укыту мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. “Татарстан – дәүләт, ә дәүләт телен мәктәпләрдә барлык кеше мәҗбүри укырга тиеш”, - диде ул.

Язучы өчен хәл ителергә тиешле икенче мәсьәлә - мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең хәлләрен яхшырту. “Мәдәният хезмәткәрләренең матди хәлләрен яхшырту мәсьәләсендә үземнең сүземне әйтермен дип уйлыйм. Без хакимияткә халыкның зарларын җиткерергә тиешбез. Мин гел халык арасында. Шагыйрь, язучы, халыктан ераклаша икән, ул, гомумән, шәхес буларак үлә, юкка чыга”, - диде ул.

Ркаил Зәйдулла сайлау алдыннан сайлаучыларның телефон шалтыратуларын кабул иткән һәм иҗтимагый мәсьәләрне хәл итәргә кирәк дигән нияткә килгән. “Мәсәлән, пенсионерларны, яшәү җире 40 квадрат метрдан артса, субсидияләрдән мәхрүм иткәннәр. Торак метрларының күләме белән юлда йөрү берничек тә бәйләнмәгән. Бу инде пенсионерларның соңгы тиеннәрен тартып алу. Шундый гади халыкка зыян китерә торган законнарны юкка чыгарып, яңадан карарга кирәктер дип уйлыйм”, - диде Ркаил Зәйдулла.

“Кайсы комитетка керәчәгемне белмим, бәлки мәдәният буенча комитетка кертерләр. Әле рәсми рәвештә белдерелмәгән, шуңа күрә анысын әйткән кеше юк. Минем тәҗрибәм юк. Гомумән, мин түрә булып та, җитәкче булып та эшләгән кеше түгел. Шуңа күрә монда инде башта өйрәнергә кирәк. Халыкның борчылулары, зарлары миңа якын, шуңа күрә бу мәсьәләдә мин, әлбәттә, халыкның дәгъваларына игътибар итәчәкмен”, - диде язучы.

Илшат Әминов: Татарстан Конституциясен яклау – иң төп мәсьәлә

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов 2004 елдан бирле Дәүләт Советында.

"Татарстан Конституциясен яклау – иң төп мәсьәлә. Төрле тәкъдимнәр килеп җитә, максималь рәвештә Татарстан Конституциясен якларга кирәк. Тел мәсьәләсе бар. Республика җитәкчесе атамасын саклап калырга кирәк. Анысы ничек килеп чыгар әле. Андый мәсьәләләр күп. Бездән калмасын дип тырышырга кирәк.

Татар концепциясе дә булырга тиеш. Нәрсәгәдер тукталып калды ул, әмма кирәк. Ул бит татар халкы киләчәктә - 20,50, 100 елдан ничек яшәргә, ассимиляциягә ничек бирешмәскә тиеш дигән сорауларга җавап бирергә тиеш!.

Парламентка килгән яңа депутатлар – Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллиннар турында Илшат Әминов болай диде:

"Теләге булган кешенең тәҗрибәсе тиз килә. Татар җанлы булса кешенең, сәяси тәҗрибәсе булмауның проблемасын күрмим. Бергәләп эшләрбез дип өметләнәм. Алар белән күп еллар таныш, позицияләрен мин беләм. Ул позицияләрен үзгәртмәсәләр, бергәләп эшләргә бөтен мөмкинлек бар.

Безгә бергәләп татар телен саклау һәм үстерү, татар телен киң кулланышка кертү мәсьәләләре тора. Полингваль мәктәпләр буенча да көрәш алда. Аны да хуплап, эшләтеп җибәрү өчен булышырга кирәк. Балалар бакчасы, Шаян ТВ... Мәгълүмат чаралары өчен татар телле кадрлар әзерләү проблемасы да бар. Без аны эшли башладык, әмма ул система рәвешендә түгел. Системалы рәвештә булса гына хәл итеп була.

Һәр кеше курыкмыйча үз позициясен белдерсә, ул инде алга атлау. Позицияле депутатлар кирәк. Менә шул төп мәсьәлә безнең өчен. Һәм ул позицияне якларга көчле депутатлар кирәк хәзерге Дәүләт Советына”.

Разил Вәлиев Дәүләт Советына килгән яңа депутатларга зур өметләр баглый

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Дәүләт Советында иң озак срок утырган депутат иде. Ул парламентта 1995 елдан 2019 елга кадәр - 24 ел булды. 

Разил Вәлиев депутатлар арасында яңа килгән кешеләрдән язучы Ркаил Зәйдулла һәм артист Рамил Төхвәтуллин өметне аклаячак дип белдерде. 

“Өметне акламасалар, сайламаслар иде. Мин зур өметләр баглыйм. Рамил Төхвәтуллинны артист буларак нык хөрмәт итәм, ул бик тә талантлы артист. Үзенең таланты, акылы белән мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә бик күп файда булыр”, - ди ул.

Ркаил Зәйдулланы ул фән ягыннан да, шагыйрь буларак та, язучы буларак та әзерлекле булуын әйтте. “Шуның өстенә ул тарихны, әдәбият һәм сәнгатьне дә яхшы белә, кыю булып, фикерен дә әйтә ала. Ораторлык сәләте дә бар. Минемчә, аннан менә дигән депутат чыгарга тиеш”, - диде Разил Вәлиев.

“Әгәр дә миннән ярдәм сорасалар, ярдәм булырга мөмкин. Алар бит бик мөстәкыйль кешеләр, минем ярдәмгә мохтаҗ булмаслар дип уйлыйм”, - ди халык шагыйре.

Разил Вәлиев Татарстанның Дәүләт Советы ышаныч уяту-уятмавына җавап бирде. “Минем хәзер сәясәткә катнашым юк, мин сайланмадым. Шуңа күрә сайланган депутатлардан сорагыз. Үткәненә, үзем белгәненә генә җавап бирә алам. Бу сайлауларда мин катнашмадым, шунлыктан бер нәрсә дә әйтә алмыйм.

Үз-үземә бәя бирә алмыйм, мин утыз елга якын алты чакырылыш эшләдем, беркайчан да партия исемлегеннән бармадым, һәрвакытта бер мандатлы партия округыннан бардым, чөнки минем турыдан-туры халык белән күзгә-күз карап, сөйләшеп, аларның мөрәҗәгатьләрен тыңлап, ярдәм итәргә тырыштым. Билгеле, барысын да эшләп бетерә алмаганмындыр, аны эшләп бетерү мөмкин дә түгел”, - ди ул.

Ләбиб Лерон: Сайлауда җиңелүне мин хәл итмим, барысы да Аллаһ Тәгалә кулында

“Быелгы җиңелүгә килгәндә, моны мин хәл итмим, барысы да Аллаһ Тагәлә кулында, ул, күрәсең, минем җиңелүне кирәк тапкан. Бер айдан артык халык арасында йөрдем, халыкның ышанычы зур икәнен күрдем. Киләсе сайлауларда барыбер катнашачакмын, мин барыбер халык белән.

Яхшы тормыш дип әйтсәк тә, барыбер һәркемнең үз проблемасы бар. Кешеләр килде, гозерләр белән мөрәҗәгать итте. Шәхси мәсьәләләре белән дә, төркем-төркем килүчеләр дә булды. Асфальт керттерү, авылны төзекләндерү, балаларны мәктәпкә йөртә торган автобус мәсьәләләре белән килделәр. Сайлаучыларга: “Нинди ситуация булуына карамастан, мин сезгә булышырга тырышачакмын”, дидем”, - ди ул.

Язучы моңа хәтле дә халык арасында булуын һәм киләчәктә дә алар арасында калуын әйтте. “Минем халыкка иң якын депутат буласым килде. Каләмдәшләрем Камил Кәримов белән Алмаз Хәмзинны да алып чыктым, алар да халык арасында танылган кешеләр. Бергә йөрдек, сорауларына җавап бирергә тырыштык. Әйткәнемчә, гозерләрен кәгазьгә алдым. Шуңа күрә агитация материалларын чыгарганда “Мин – сезнең арадан!” - дип курыкмыйча куйдым.

“Минем үземнең якларны матур итеп, Татарстандагы Швейцария итеп күрәсем килә. Гомумән, бөтен Татарстанны гүзәл итеп күрергә телим. Мин җитәкчеләр нәрсә әйтер дип йөрмим, Аллаһ Тагәлә күрә дим инде. Бу йөрүем миңа бик зур файда булды. Язучы буларак та, бу турыда бәлки берәр нәрсә язармын әле дип уйлыйм”, - диде ул.

Римма Ратникова белән дә элемтәгә керә алмадык. Ул бик тыгыз икәнен, комментарий бирергә вакыты юклыгын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100