Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай чордашы, Галиәскар Камал кияве: татарларның хокукларын яклаган өчен исеме тарихтан сызып ташланган Габделгазиз Монасыйпов туган авылына "кайтты"

Арча районының Байкал һәм Шурабаш авылларында шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габделгазиз Монасыйпов тууына 130 ел тулу хөрмәтенә әдәби кичәләр булып узды. Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее җитәкчелеге чакыруы буенча, бу чараларда “Татар-информ” да катнашты. 

news_top_970_100
Тукай чордашы, Галиәскар Камал кияве: татарларның хокукларын яклаган өчен исеме тарихтан сызып ташланган Габделгазиз Монасыйпов туган авылына "кайтты"

Иң элек Шурабаш авылы мәктәбе янына килеп туктадык. Ишектән килеп керүгә, татар һәм мари милли киемнәреннән, милли ризыклар, милли биюләр белән балалар каршы калды. Менә кая ул өч телне белүче балалар! “Болар татача беләме икән” дип шикләнеп торуымны сизгәндәй, Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе директоры Зөлфия Хәйруллина: “Мари милләтенә шаккатабыз, сокланабыз. Рус сүзләрен кыстырмыйча, саф татарча сөйләшәләр, - диде.

  • Габделгазиз Монасыйпов 1888 елның 21 ноябрендә (яңа стиль белән 3 декабрь) Татарстан Республикасының Арча районы Яңа Тазлар (хәзерге Байкал) авылында мәзин Габдерахман Галәлетдин улы гаиләсендә дөньяга килә. Аның иҗаты, тормышы XX гасырның 90 нчы елларында өйрәнелә башлый. Туган елы тәгаен билгеле булмый, бары тик 1880-1890 еллар арасы дип фараз ителә. Соңрак Рамил Исламов һәм Зөфәр РәмиевларЯңа Тазлар авылының метрика кенәгәләрен тикшереп, кайчан туганын төшәл ачыклый. 
"Тоталитар режим шартларында әдәби мирас мәгълүм идеологик күрсәтмәләргә буйсындырылып тикшерелде, кайбер күренекле әдипләргә кырын карау гадәте яшәп килде”, – дип әйтә филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев. 

Габделгазиз Монасыйпов та шул вакыттан бирле иҗаты өйрәнелми килгән шәхесләрнең берсе. Татар халкының аның турында түбән мәгълүматлы булуы да шуның белән аңлатыла. Шуңа күрә Монасыйповның шәхесе, иҗаты белән таныштырырга теләп шундый кичәләр оештыручыларга “афәрин” дими ни дисең. Өстәвенә, аның Тукай белән бәйләнеше булуы, Галиәсгар Камал сеңлесенә өйләнеп, аның белән туганлашып китү кебек үзенчәлекле фактлар да бар.

Милли хәрәкәт тарафдары булу сәбәпле, исеме тарихтан сызып ташланган

ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиев әйтүенчә, татар әдәбияты тарихында Габделгазиз Монасыйпов исеме булмавы аның милли хәрәкәт тарафдары булуы белән бәйле.

– 1917 елдагы февраль революциясеннән соң туган вазгыятьтә үзе дә катнаша. Сугыш вакытларында армиядә була. 1917 елда мөселманнарның хәрби шурасы барлыкка килә. Россиядә милли гаскәрләр булдыру мөмкинлеге туа. Ул татар мөселманнары гаскәре җитәкчелегендә була. Ул вакытта "Безнең тавыш" дигән газета да чыга. Аның Казанда бердәнбер экземплярлары калган. Һәр санда диярлек мәкаләләре бар. Димәк, ул әле журналист та булган, - ди галим.

Монасыйпов иҗаты Тукайныкы белән аваздаш

Габделгазизнең үз анасы яшьли үлеп китеп, үги ана кулында тәрбияләнә. 1902 елда язмыш аны Көнчыгыш Төркестанга, таранчылар (уйгурлар) арасына китереп ташлый. 1908 елга кадәр Голҗа шәһәрендә яши. Туган ягыннан аерылган егет өч елга якын Ташкентта гомер итә. 1911 елда Казанга кайта. Янә өч елдан ул хәрби хезмәткә алына һәм анда гаскәри мулла вазифаларын башкара.

Матбугатта беренче тапкыр 1906-1907 елларда “Фикер” газетасында басылып чыга. Язмаларын Голҗа шәһәреннән туган ягына җибәреп тора. Габделгазиз Монасыйпов нәрсәләр турында язган? Балаларны гыйлемгә өндәгән шигырьләр, байларның приказчикларны рәнҗетүләре турында, Голҗа байларының карта уйнарга һәвәсләнүе, мәктәпләргә булышмаулары турында мәкаләләр.

1910-1912 елларда “Шура” журналында һәм “Бәянелхак” газетасында унлап шигыре басыла. Язмаларында шул заманның мөһим мәсьәләләре күтәрелгән, илдәге сәяси хәлләр, халкыара вакыйгалар, туган халкының ирек өчен көрәше яктыртылган. Бу нисбәттән, Монасыйпов иҗаты Тукай белән аваздаш булуы да әйтелде.

1912-1913 еллардан драма һәм проза жанрларына өстенлек бирә башлый. Бу вакытларда аның “Имчеләр корбаны” һәм “Ышанычсыз юлга бер адым” исемле ике драма әсәре, “Өзелгән өмид” повесте дөнья күрә, “Таранчы кызы, яки Хәлимнең беренче мәхәббәте” романы языла башлый.

Габделгазиз Монасыйпов Тукайның җирләүдән репортаж язган

Филология фәннәре кандидаты, Казандагы Г.Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова Монасыйповны өйрәнеп, фәнни диссертация язганын, аны китапка кадәр үстергәнен әйтте. Яңа гына табадан төшкән "Габделгазиз Монасыйпов иҗатында дөнья сурәте" китабын тәкъдим итте.

1913 елда, татар халык шагыйре Габдулла Тукай вафат булгач, Монасыйповның аңа багышлап "Тукай хатирәсе" мәкаләсен язган. Язмада автор шагыйрьне җирләү вакытын сурәтли: "Без ул табутны мәкъбәргә кадәр иттек. Анда әллә нәрсәләр булды, халык бер шаулады, бер тып-тын торды. ...Мин дә шул халык арасында идем. Икенче төрле итеп әйтсәм, якынрак, алдындарак та идем” дип язган.

– “1906 елда Голҗа шәһәрендә Тукайның шигырьләре басылган газеталар килә иде. “Әл-гасрел җәдид” газетасы килеп эләкте. Анда “Сорыкортларга” шигырен байлар бик ачуланып укыдылар” дигән истәлеге бар. Монасыйповның Тукай белән беренче очрашуы хакындагы истәлекләр дә яктыртыла. Хәзерге Тинчурин театры янында очрашалар. “Габдулла Тукай килгән иде, Тукай әфәнде дип безне таныштырдылар. Кул бирешеп күрештек” дигән сүзе дә бар, - ди Гүзәл Төхвәтова.

Гүзәл Төхвәтова Монасыйповны өйрәнү дәверендә социаль челтәрләрдә туганнарын табып, алар белән элемтәгә кергәнен дә әйтте.

– Алар Канада, Ташкентта, Мәскәүдә һәм Казанда яши. Күбесе табиб булып эшли, еллар дәвамында бер-берсе турында мәгълүматлары булмаган, хәзер алар сирәк кенә аралаша, - диде. Габделгазиз Монасыйповның ун буынга кадәр нәсел шәҗәрәсе табылуы да игътибарга лаек.

Татар мөселман полкларын берләштереп, кимсетелүләргә нокта куярга тели

"Безнең мирас" журналы җаваплы мөхәррире Ленар Гобәйдуллин Монасыйповның 20 нче йөз башында татар халкы сәяси хокукларын дәгъвалый башлаган шәхесләрнең берсе булуын әйтте. Ул татар полклары әһәмиятен алга сөргән.

– Беренче бөтендөнья сугышында төрле гаскәри берәмлекләрдә татар халкы сәяси, икътисади, хәрби яктан да иң кимсетелгән халык була. Монасыйпов Армиядә сугышучы мөселманнарга гаскәри имам кирәк” дигән. Алар фронтта мөселманча тукландырылырга тиеш, биш вакыт намазны, Җомга намазларын укысыннар иде” дигән. “Татар полкларын оештыру нәтиҗәсендә генә, гаскәрләрдәге мөселман кардәшләребез хокукларын яклый алырлар, кимсетелүләрдән азат булырлар иде” дип әйтә. 

1917 ел азагына татар полклары оешып җитә. Большевиклар өчен татарларның берләшүе куркыныч тудыра, - дип сөйләде.

Монасыйповның большевиклар белән сугыш булдырмауны тыныч юл белән хәл итүгә кул куючыларның берсе булуы әйтелде. 1918 елның февраль-март айларында, канлы бәрелешләрне булдырмыйча, “Болак арты республикасы” җитәкчеләре составында Совет хакимияте белән килешүләр алып баруда да Монасыйповның өлеше зур. Хәрби Шура Совет хакимияте тарафыннпан куып таратылгач, Монасыйпаовның иҗтимагый эшчәнлеге кысыла, матбугатта чыгышлар ясаудан мәхрүм кала. Күпмедер вакытта Казанда яшәве билгеле. 

Гомеренең соңгы еллары Ташкентта үтә. Берничә төрле мәгълүматларга нигезләнеп, Монасыйпов 1922 елда Ташкентта үтерелгән дип фаразлана.

Габделгазиз Монасыйпов - Галиәскар Камалның кияве

Шәхси тормышы турында мәгълүматлар бик аз. Аның хатыны мәшһүр драматург Галиәсгар Камалның сеңлесе, ТАССР атказанган артисты Зәйнәп Камалова булу гына билгеле.

– Фаразлар буенча, алар 1918 елда өйләнешкән булырга тиеш. Бер 3-4 ел бергә яшәп калганнар булса кирәк. Уртак балалары турында мәгълүмат юк. Сакланып калган фотоларда җиңгәсенең балалары белән фотографиягә төшүе ачыкланды, - дип сөйләде Гүзәл Төхвәтова.

Үз фикерен әйтә белгән шәхес

1913-1917 еллар татар вакытлы матбугатында Монасыйповның театр, драматургиягә багышланган тәнкыйди мәкаләләре, яңа нәшер ителгән китапларга рецензияләре басыла. Гүзәл Төхвәтова аның тәнкыйтьче буларак үз фикерен ачык итеп әйтә белән торган кеше булуына игътибарны юнәлтте.

– Ул беркемгә ялагайланмаган, миңа ошады, барысы да әйбәт дип мактап кына чыкмаган, театрда уйналган пьесаларга бәяләмә биреп, кайсы артист ничек уйнаган, кайсы арттырып җибәргән – барысына да төгәл фикерен әйткән, - диде ул.

Монасыйповның тәнкыйди эшчәнлек белән янәшә тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнүен әйтеп үтәргә кирәк. Ул рус язучысы И.Мясницкийның “Кечкенә сугыш” комедиясен үзгәртеп тәрҗемә итә. “Казан арты” әдәби музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов шул фактка тукталды.

– 1916 елның 5 августында Кариев җитәкчелегендә "Сәйяр" труппасы артистлары татарча спектакль куячак дигән афишасы бар. Ә иң кызыгы: райондашыбыз, Утар Атыда туып үскән, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нәгыймә Таҗдарова шушы спектакльдә уйнаган. Менә бит ничек булган! Үзебезнең район егете тәрҗемә иткән әсәр буенча куелган спектакльдә үзебезнең райондашыбыз уйный, - диде.

Афиша әдәби музейда саклана. Тамашачы өчен тулы мәгълүмат бирелүе, антракт вакытында татар уен кораллары оркестры уйнаячак дип язып куюлары да игътибарга лаек.

Авылдашлары хөрмәтенә, юл булмаса да киләргә әзер кешеләр

“Казан арты” әдәби музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов үзе бик энтузиаст, эшенә күңел сала торган кеше дигән тәэсир калды. Әнә бит шурабашлыларны да, байкаллыларны да кузгаткан. Кичәләрнең сценарийлары бер-берсен кабатламасын, дип әйтеп куйган. 

Шурабаш авылы мәктәбе укучылары язучының шигырьләрен, фельетоннарыннан өзекләрне яттан сөйләде. Ничек оештырып чыгарбыз, дип шүрләбрәк торган Байкал авыл мәдәният йорты мөдирен дә дәртләндерә белгән. Күршедәге Байкал авылында "Имчеләр корбаны", "Ышанычсыз юлга бер адым" драмаларыннан сәхнәләштерелгән өзекләрне карадык. Яңа Кенәр мәктәбе театр түгәрәгенә йөрүчеләр һәм Байкалда яшәүче сыер савучы апа, Сөрде, Түбән Оры мәдәният йортлары мөдирләре көче белән әзерләнгән тамашалар булды бу.

– Ун ел элек Байкал кешесеннән чыккан кешене искә алу чарасын Шурабаш мәктәбендә уздырылуына үпкәләп калган идек. Бу юлы бездә булгач, бик сөендек инде. Ул вакытта юл юк иде диләр, юл юк дип кенә булмый инде. "Нива" машиналары бар, ничек итеп булса да алып килергә була иде. Бүген шулкадәр әйбәт булды. Кем икәнен беләсе килгән иде. Бүген ишеткәнннәрнең берсен дә белми идек. Әле бүген бүләк ителгән китапларны берәм-берәм алып укыйбыз әле Алла боерса, - ди Мәдинә белән Сөнгатулла Гыйниятуллиннар.

Китап дигәннән, мәдәният йорты һәм мәктәпкә бүләк ителгән китаплардан тыш, Байкалда яшәүче Әнәс Монасыйповның шәхсән үзенә дә тәтеде китап. Габделгазиз Монасыйпов белән туганлык җепләре булу-булмавын белмәсә дә, фамилиядәшкә почет булды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100