Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сөембикәбезнең исеменнән генә түгел, аның турындагы дөрес истәлекләрдән дә качабыз төсле"

Казан ханбикәсе Сөембикәнең истәлеген татар халкы ничек саклаган? Бүген без үзебезнең мәшһүр кызыбызга тиешле дан-шөһрәтне күрсәтәбезме? Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимеровадан күзәтү.

news_top_970_100
"Сөембикәбезнең исеменнән генә түгел, аның турындагы дөрес истәлекләрдән дә качабыз төсле"

Сагышларны сүтә-сүтә,
Айлар үтә, еллар үтә.
Безнең язмыш синең белән
Мәңге бергә, Сөембикә

Разил Вәлиев.

Сөембикә... Олы тарихыбызда менә ничә гасырлардан бирле халыкның йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра да, азатлыкка омтылышыбызда фәрештәдәй изге җан, үрнәк өлге дә ул Сөембикә. Исемен, шәхесен пычратырга тырышсалар да пычранмаган, саф күңелле, буй җитмәслек гүзәл ханбикә дә, милләтебезнең иреге өчен, эзсез югалудан саклап калу өчен көрәшкән каһарман да һәм тирән фаҗигале язмыш иясе дә ул Сөембикә. 

Менә шуңа күрә дә, исеме,образы Казан ханлыгы чорыннан сакланып калган аз санлы елъязмаларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә генә түгел, Аллага шөкер, бүгенге чор олуг язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең, рәссамнарыбызның иҗатларында да матур чагылыш таба. 

Шул җәһәттән, соңгы елларда мәйданга чыккан, үз хәтеремә исән чагымда мәңге онытылмаслык булып уелып калган хезмәтләрнең кайберләрен искә алыйм әле. Алар – Флүс Латыйфиның “Хыянәт”, Рабит Батулланың “Сөембикә кыйссасы”, Әхмәт Рәшитовның “Сөембикәнең Казан халкы белән хушлашуы”, Нәүрүз – ханның “Сөембикә” кебек тарихи әсәрләре, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Разил Вәлиев, Сания Әхмәтҗанова, Газинур Моратның шигырьләре һәм атаклы рәссамнарыбыз Баки Урманче, Чыңгыз Әхмәрев, Р.Хисаметдиновларның иҗат җимешләре. 

Боларга өстәп бала чагымда әбиләребезнең елый-елый укыган “Сөембикә” бәетен, көйләп әйткән мөнәҗәтләрен тыңлап тетрәнгәннәремне дә өстәп китим. Бу истәлекләрнең әле минеке генә түгел, меңнәр, хәтта миллионнарныкы да икәнен кем кире кагар икән?

Фикеремнең дөреслегенә мине кабат ышандырган нәрсә – 2002 елда Троицк шәһәрендә басылып чыккан “История оставить народу своему» дигән китап булды. Авторлары: М.Әбүбакирова, И.Шәмсетдинов һәм Р.Хәсәнҗанова. Бу китапта “Сөембикә” мәктәбе хакында күңел җылысы белән, һәр юлында рәхмәт хисе белдереп язылган мәгълүмат бар. Кыз балалар өчен ачылган бу мәктәпне оештыруда зур тырышлык күрсәткән кеше – Төркиядә алган белемнәре белән татар, башкорт, казах халыклары арасында зур хөрмәт казанган Габдрахман Әхмәрев. Ул, киләчәктә бөек рәссам булып танылачак Чынгыз Әхмәревның әтисе дә булган икән. Сокландыргыч хәл бит: әтисе кыз балалар өчен “Сөембикә” мәктәбе ача, улы Чыңгыз халкыбызның ханбикәсе Сөембикәнең гүзәл рәсемен ясап миллионнарны тетрәндерә, уйланырга мәҗбүр итә. Үз баласына Сөембикәнең матур образын сеңдерә алган Габдрахман агага ничек рәхмәт әйтмисең ди?

Габдрахман Әхмәрев – педагог

Мәктәп шәһәрдәге “Җәмгыяте хәйрия”, ярдәме белән 1909/1910 елда ачыла. Троицкида нәкъ менә ХХ гасыр башында кыз балалар өчен гыйлем йорты ачылу очраклы хәл түгел. Әгәр татар халкының мәгариф тарихына күз салсак, XIX гасыр яртысында җәелеп киткән мәгърифәтчелек хәрәкәтенең аеруча мактаулы урын алып торганын күрербез. Татар мәгърифәтчеләре мәдәниятебезне, мәгарифебезне үстерү, яңа биеклеккә күтәрү өчен көрәшүчеләр булдылар. Алар халкыбызның үзаңын уятуны һәм саклауны ерак бабаларыбызның кем булуын, үткәннән без нинди мирас кабул итеп, киләчәккә ниләр тапшырырга тиешлегебезне аңлатып, күрсәтеп бирүгә басым ясадылар.

Атаклы мәгърифәтчебез олуг галим Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның фикердәшләре Муса Акъегет, Габдрахман Ильяси, Заһир Бигиев, Исмәгыйль Гаспралы, Риза Фәхретдинов хатын-кызларның җәмгыятьтәге хокуксызлыгы белән һич тә килешә алмыйлар. Аларның фикер карашлары тәэсирендә хатын-кыз мәсьәләсе алга таба милләт язмышы белән бергә бәйләп тикшерелә, киләчәктә милләт аналары булырга тиешле кызларга аң-белем бирү кирәклеге көн кадагына куела.

Кыз балалар өчен мәктәпләр ачу барыннан да бигрәк XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башында киң таралган җәдитчелек хәрәкәте белән дә тыгыз бәйләнгән. Казанда ир балалар өчен беренче җәдит мәктәбен 1889 елда күренекле дин белгече, мулла һәм мөдәррис Галимҗан Баруди ачса, кыз балалар өчен андый мәктәпкә 1890 елда аның хатыны Маһруй абыстай нигез сала. Рухлары җәннәттә булсын.

Мәймүнә Шәфигуллина – мөгаллимә

Җәдиди мәктәпләрнең тормыш өчен иң әһәмиятле ягы шунда – аларга дин белеме белән беррәттән, заман кушканча, алдынгы ысул белән дөньяви фәннәрне укытуга керешү. Троицкида ачылган «Сөембикә»мәктәбе дә җәдиди мәктәп. Әмма мондый мәктәп өчен Рәсәйдә мөгаллимәләр табу кыен эш була әле. Габдрахман Әхмәрев “Сөембикә” мәктәбенә аларны төрле шәһәрләрдән эзли һәм таба да. Алар арасында Кәттә Курганнан Маһирә Латыйпова, Германиядә белем алып кайткан Марьям Черкасова, Галия Буби, Нәфисә Төхфәтуллиналар бар. 

Мәгариф тарихыбызда исемнәре алтын хәрефләр белән язылырдай атаклы педагогларыбыз Газиз һәм Хәҗәр Әдһәмовлар, Закир Бакиров, Мәймүнә Шәфигуллиналар да биредә белем бирүчеләр.

“Сөембикә” мәктәбе укучылары

Мәктәп 6 еллык программа белән эшли. 3 нче сыйныйтан башлап балаларга рус теле дәресләре кертелә һәм укытучысы итеп күренекле педагог Мөхәррәм Хәлилрахман улы Кальметьев чакырыла.

Укучы кызлар күлмәк, алъяпкычлардан йөриләр. Сыйныф бүлмәләре парталар, кара такта һ.б. белән җиһазландырыла. Уку өчен дәреслекләр һәм башка кирәк-яраклар белән мәктәп үзе тәэмин итә. Дөрес, мондый яңалыкларга каршы чыгучылар да була булуын. Әмма юкка. Дәресләрнең программалары белән танышу шуны күрсәтә.

Мәктәптә төп фәннәр рәвешендә Коръән, Коръән тәфсире (аңлатмасы), хәдис (Мөхәммәт пәйгамбәр сүзләре), ислам тарихы, пәйгамбәрләр һәм сәхәбәләре турындагы әсәрләр, Фикъһе (шәригать нигезләре) һ.б. укытыла. Алар белән беррәттән татар, гарәп, француз телләре, анатомия, рәсем, математика, Россия тарихы, гомуми тарих, зоология, гигиена, җыр, кул эшләре һәм педагогика өйрәнелә. Әйтеп үтик, кул эшләренә аерым игътибар ителеп, махсус укытучы чакырыла.Мәктәпне тәмамлаган кызларның күбесе Троицкида 1914/15 уку елында ачылган дарельмөгаллиматта укуларын дәвам итеп чын мөгаллимәләр булып җитешүләрен күрсәтеп китү дә урынлы булыр төсле.

Гражданнар сугышы беткәч шәһәрдәге “Җәмгыяте хәйрия” оешмасы да, “Сөембикә” мәктәбе дә ябыла. Татарларның белемле булуыннан коты чыккан патша хөкүмәтенең кулы җитмәсә дә Совет властыныкы җитә. Бер “Сөембикә” мәктәбенең язмышы гына түгел, ил белән шундый хәл. Бу югалтуларны искә төшереп кабатлап язу үзе дә күп көч таләп итә торган нәрсә.

Әдһәмов Газиз – педагог

Бер уйласаң гаҗәпләнерлек тә. Кечкенә генә Троицк каласында (барлыгы 40 мең кеше яши, шуларның 35%ы татарлар) атаклы “Рәсүлия”, “Мөхәммәдия” мәдрәсәләре, җиде мәчет, ир һәм кыз балалар гимназияләре, рус-татар мәктәпләре һәм хәтта театр гөрләп эшләп китә. Бу хәлне бары тик шәһәрдә бай сәүдәгәрләрнең күп булуы һәм аларның милли җанлы булып, милләт язмышына, аның киләчәгенә битараф булмаулары белән аңлатып була. “Сөембикә” исеме белән аталган иң алдынгы кызлар мәктәбе дә шундый җирлектә генә туарга мөмкин. Бу җәһәттән Троицкиның иманлы сәүдәгәрләре Яушевлар, Бакировлар, Ирисовлар, Вәлиевлар, Уразаевлар, Гафуровларның исемнәрен олы хөрмәт хисләре белән искә алып үтик.

Нәфисә Төхфәтуллина – мөгаллимә

Ә без? Без хәзер Сөембикәбезнең исеменнән генә түгел, аның хакындагы дөрес истәлекләрдән дә качабыз төсле. Көчәнә-көчәнә, аның исемен йөрткән манараның да төзелгән елларын үзгәртеп күрсәтү өчен “фәнни хезмәтләр” язабыз. Явыз Иван талап алып киткән китапханәсен эзләүчеләрне дә, хәзер үзәк каналлар “Иван Грозный” китапханәсе”н эзләүчеләр, имеш дип күрсәтәләр. Эндәшмибез. Шулай җайлы безгә. Әле ярый Чаллыда Сөембикә урамы, Казанда “Сөембикә” кафесы бар. Аллага мең шөкер, Казахстан башкаласы Астанада да Сөембикә урамы бар, диләр. Рәхмәт аларга, озакламый Сөембикәне дә үз кызыбыз дип әйтерләр әле казахлар.

Үз тарихыбызны белсәк, белгәнебезгә битараф булмасак, без 2019 елны “Сөембикә” елы дип игълан иткән булыр идек. Әйе, татарның атаклы дин галиме, акыл иясе Ризаэддин Фәхреддин “Сөембикәнең туган елы 1519 ел” – дип яза. Димәк, 2019 ел – Сөембикә елы. Аның тууына 500 ел.

Сөембикә манарасына ай урнаштыру

Сөембикә манарасы хәзер

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100