Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Керәшеннәрдән беренче шагыйрь Җырчы Җәкәү - Яков Емельянов турында: "XIX йөздә җанлы сөйләм телендә язуы белән үзенчәлекле"

Әдәби телнең сөйләм телгә нигезләнүе бары Тукай чорында киң таралыш ала. XIX йөздә язылган татар әдәби әсәрләрен укысагыз, никадәр дәрәҗәдә аңлый алыр идегез? Ул чорда тел гарәп-фарсы һәм төрки алынмалар белән шактый чуарланган була. Әмма әдәбият киңлегенә шул вакытта сөйләм телендә язучы “җырчы Җәкәү” дигән шәхес килеп керә. Яков Емельянов - "Төрки-татар иҗатчылары һәм әдәбия ядкәрләр" проектының каһарманы. Тыйнак, ләкин үз сүзен бәреп әйтүче, иҗатында тормыш каршылыклары турында әрнеп язучы шагыйрь турында “Татар-информ” хәбәрчесенә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов сөйләде.

news_top_970_100
Керәшеннәрдән беренче шагыйрь Җырчы Җәкәү - Яков Емельянов турында: "XIX йөздә җанлы сөйләм телендә язуы белән үзенчәлекле"

Кем ул – “Җырчы Җәкәү?”

– Емельяновны бик матур итеп, керәшенчә “Җырчы Җәкәү”дип атап йөрткәннәр. Кайдан килгән әлеге халыкчан эндәшү?

– XIX йөз урталарындагы татар әдәбияты күптөрле иҗтимагый-сәяси яңалыклар белән характерлана. Төп үзенчәлеге шунда ки, татар әдәбияты урта гасырчылыктан Яңа заман әдәбиятына күчеш дәверендә яши. Татар җәмгыятендә XIX гасыр урталарында урын алган мәгърифәтчелек, ягъни уяну хәрәкәте Яңа заман әдәбиятын мәйданга китерә. Дөресрәге, бербөтен күренешнең ике ягы буларак, әдипләребез әсәрләре белән мәгърифәт идеяләрен халыкка җиткерүчеләр. “Укы, белем ал, һөнәр тупла, әдәпле һәм әхлаклы яшә, мәдәни-культуралы тормышка якынай” дигән үгет-нәсихәт мәгърифәтчелек әдәбиятының үзәгендә тора.

Бу чор әдәбияты татар халкының керәшен катламы вәкиле булган Яков Емельянов исеме белән билгеле шәхеснең мәйданга килүе белән дә кызыклы һәм гыйбрәтле. XIX йөзнең соңгы чирегендә аның зур булмаган китаплары басылып чыккач, “җырчы Җәкәү” исеме шактый таралыш ала. Аңлашылганча, керәшен халкының сөйләм үзенчәлегенә бәйле, “Яков” сүзен “Җәкәү” дип атау белән аңлатыла. Икенче яктан, “җырчы Җәкәү” дип аталуы нәкъ менә аның шушы чорда халыкның моң-зарын җырлавы, әсәрләрендә бигрәк тә кайгы-хәсрәт, авыр, мохтаҗлы ярлы тормыш, аерым кешеләрдәге әхлаксызлык сыйфатлары чагылышы өчен борчылу, аны бетерү юлларын эзләү һ.б. темалар һәм мотивлар булып киң урын ала. Аның иҗатына күпмедер дәрәҗәдә ачкыч булып, шундый юллар тора:

Яшьнә, Кояш, ялтыра!

Яктың җирдә уйнасын.

Иртәнге кырау, соңгы суык

Яңа орлыкны коймасын.

Бер караганда, әлеге шигырь юллары үзеннән-үзе халыкның сөйләм теленә нигезләнеп, сөйләм шигыре формасында язылса, икенче яктан, ул үзенең гадилеге белән, тормышта булган хәл-күренешне чынбарлыктан алып, әдәбиятка, шигърияткә алып керүе белән дә игътибарга лаек. Өченче яктан, әлеге һәвәскәрлек, ягъни халыкның бер талантлы вәкиле буларак мәйданга чыгып, шигърияткә килүе үзе үк иҗатының халыкчан рухта һәм стильдә булуына нигез дә булып торган дип әйтә алабыз.

“Шигырьләрендә христиан динен яклау, мактау һәм ислам диненә карата тискәре фикер урын алган”

– Хәзер җырчы Җәкәү белән якыннанрак таныштырып үтсәгез иде. Аңа Николай Ильминскийның йогынтысы зур буламы?

– Яков Емельянов 1848 елда Лаеш өязе, хәзерге вакытта Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында крестьян гаиләсендә туып үсә. Кызганыч, тормыш юлына бәйле мәгълүматлар әдәбият тарихында аз сакланган, алгарак китеп әйтәбез икән, аның тормышына, биографиясенә кагылышлы кайбер материалларны чиркәүләр архивыннан, шулай ук Вятка, Киров шәһәрләрендәге архивлардан табу ихтималын әйтәләр. 

Кызганыч, билгеле фактлар әлегә күп түгел. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, унөч яшендә Мамадыш районы Җүкәче авылындагы “волость писаре” әзерләүче Удельное училищега укырга керә. Аның кызыксынучан табигате, дөньяга карашының иптәшләреннән бераз аерылып торуы, үзенчәлекле холкы сәбәп булгандыр, күрәсең, яшь егетне Казандагы Үзәк керәшен-татар мәктәбенә укырга чакыралар. Аны тәмамлагач, туган ягына кайтып, Үрәй Чаллы (Үри) авылында биш ел балалар укыту белән шөгыльләнә. Тырыш, зирәк булуы күренеп торган, бераз шигырьләр язып, каләм тибрәткән, әлеге осталыгы тирә-як кешеләргә карата фикерләрен шигъри формада да җиткерүдә чагылгандыр дип уйларга нигез бар. Тиздән аны Казандагы Духовная академиягә чакырып алалар. Белгәнебезчә, әлеге уку йорты христиан дине вәкилләре, аерым алганда чиркәүләрдә эшләү өчен руханиларны (дьякон, поп һ.б.) әзерләү белән шөгыльләнгән.

Шушы елларда Яков атаклы миссионер Николай Ильминский белән аралаша башлый, аның идеяләре йогынтысында да булганын күрәбез, чөнки шигырьләрендә нәкъ менә христиан динен яклау, мактау һәм ислам диненә карата тискәре яисә аны кире кагу фикере урын алган.

“Үзеңне кулга ал” – Яков Емельянов хәмер белән мавыгып алган?

– Алдагы елларда Яковның Кукмара, Саба, Балык Бистәсе районнарының керәшеннәр яши торган Чура Сала, Тәңкә (Тенки), Шәмәрбаш кебек авыллардагы чиркәүләрдә поп булып хезмәт итүе билгеле. Әйткәнемчә, бу чордагы тормышына бәйле мәгълүматлар бик аз, шуңа күрә тормыш рәвешен шигырьләре аша күз алдына китерә алабыз. Алар исә эчке бер сыкрану белән язылып, каршылыклы, авыр яшәешенә ишарә итә. Дөрес, Николай Ильминскийның аңа язган хатлары булып, ул Яков Емельяновка үзенең киңәшләрен бирә. Аерым алганда, “үзеңне сакларга, кулга алырга тырыш, сиңа беркем дә яманлык һәм начарлык теләми” дигән фикерләр бар. Шунда ук күршесенең архиерейга шикаяте булу да искәртелә. Күрәсең, тормышы шактый каршылыклы булган дип уйларга кирәк, аңлашылганча, хәмер белән дә мавыгып алган. “Үзеңне кулга ал” дигән юлларда шул күздә тотылган дип фаразларга була.

“Ярлы – бай каршылыгы”: ни өчен китаплар конфискацияләнә?

– Безнең көннәргә килеп җиткән хезмәтләреннән кайсыларын атар идегез?

– Яков Емельяновның безгә ике кечкенә җыентыгы килеп җиткән. Аның берсе – “Дьякон Я.Е. Емельянов стихлары” дип атала, анда аның унике шигыре урын алган. Кабат шушы шигырьләре һәм яңалары өстәлеп, барысы бергә егерме шигырь кертелеп, тулыландырылган җыентыгы чыга. Анысы авторын күрсәтми генә “Стихи на крещёно-татарском языке” дип атала. Әмма истәлекләрдә җыентыкның басылып чыгуга ук конфискацияләнүе турында әйтелә. Күрәсең, әлеге шигырьләрнең эчтәлеге, анда урын алган үткен, каршылыклы фикерләр ярап бетмәгән. Социаль каршылыкларны шактый тулы, үткен чагылдыруы сәбәп булган дип уйларга нигез бар.

Әлеге шигырьләр арасында төрлесе булып, тема һәм мотивларны караганда, түбәндәгеләрне аерып чыгарырга мөмкин. Берләре, әйткәнемчә, миссионер Ильминский тәэсирендә булып, христиан динен зурлау, мактау һәм, татарлар арасында эш алып барганлыктан, ислам диненә карата тискәре фикер урын алган шигырьләре. Нигездә, аның өч шигырендә: “Ходай сине илдән алган”, “Кайгылы чакта көенмә” һәм “Саташканны уяту” боларны сизәргә мөмкин. Кешене дөньяга бер карашыннан икенче төрле ышануга, башка тарафка юнәлдерү теләге сизелеп китә.

Шигырьләренең төп өлешендә авыр тормыш, социаль каршылыклар кебек темалар өстенлек итә. Аның “Кайгы”, “Ярлы тормыш” дип аталган шигырьләре моның матур үрнәге дип әйтер идем. “Кайгы” шигыре өйдә ачлык, ялангачлык хөкем сөргән гаилә тормышы һәм кешенең шундый шартларда да үз шәхесен саклап калуының авырлыгы һәм кыенлыгы турында уйлану кебек язылган. Аның лирик герое да әлеге авырлыкларны кичергән кеше. 

Ярлы тормыш” шигыренең исә зур булмаган сюжеты бар. Анда автор шактый гына төрттерү, ирония, хәтта читләтеп әйтү алымнарын да файдаланып, ярлы тормышка үзенең ироник карашын белдерә: “Чәйне кешедән аласыек, шикәр һич тә калмаган”. Аңлашыла ки, аның чәе дә, шикәре дә юк. Яисә: “Биш-алты төрле ашагач, карчык бәрәңге пешерде. / Иреләрен син аша, дип, табакны миңа эшерде”. Моны авторның авыр, аяусыз тормышка нисбәтле үзенең борчуларын ироник формада чагылдыруы дип кенә кабул итәргә кирәк.

“Аның иҗаты чиста татар телендә”

– Яков Емельянов иҗатын өйрәнүчеләр булганмы?

– Аның иҗатына беренчеләрдән булып үткән гасырның 30 елларында Гумир тәхәллүсле белгеч (Гомәр Толымбай булуы ихтимал) мөрәҗәгать итә. Алдагы елларда М.Гайнуллин, Х.Госман, М.Глухов, Р.Әхмәтовлар иҗатын анализлап, әһәмиятен билгеләп үтәләр. Х.Миңнегулов һәм Ш.Садретдинов чыгарган мәктәп дәреслегендә шагыйрь иҗатына әтрафлы бәя бирелә. Шулай ук Р.Фәйзуллин, Б.Айтуганов кебек шагыйрь-журналистларның язмалары да игътибарга лаек. 

Рафис Әхмәтов, “Татар әдәбияты тарихы”ның икенче томлыгында Яков Емельяновның иҗатына бәя биреп, мондый фикер әйтә: “Ул, керәшен татары шагыйре буларак, гарәп-фарсы телләрен белми, Коръәннән читтә. Шуңа күрә аның иҗаты чиста татар телендә. Ул, традиция эзләп, халык авыз иҗатына һәм рус шигъриятенә мөрәҗәгать итә”. 

Бу моңа кадәр безгә таныш булган, шәрык әдәбияты, Коръән тәгълиматы нигезендә иҗат иткән татар шагыйрьләреннән шактый кискен аерылып торуының нигезе дә булып тора. Яков Емельяновның рус шагыйре Иван Никитин иҗаты белән кызысынганлыгы, аны өйрәнгәнлеге күренә. Әгәр чагыштырып карасак, стиль, сөйләм ягыннан булсын, аерым шигырьләрендәге сюжет элементларының охшашлыгын күрә алабыз. Ягъни аларда сурәтләнгән чынбарлык күренешләре икесендә дә уртак мотивлар белән үрелеп барганын тоябыз.

Җырчы Җәкәү иҗатында берничә шигыре кешеләрдә очрый торган тискәре сыйфатларны тәнкыйтьләү, фаш итү белән бәйле. Гомумән, шигырьләре белемле булырга һәм әдәп-әхлакка өндәве белән нәкъ менә мәгърифәтчелек идеяләренә хезмәт итә. “Олысыманлык”, “Әләк” шигырьләре шуның ачык мисалы була ала.

Шагыйрьнең “Әләк” шигыре җиде тезмәле строфалардан тора. Баштагы алты юлында кешегә хас уңай сыйфатлар санап кителә дә, җиденче юлда алдагы фикерләр инкарь ителеп, каршылык тудырыла:

“Тор гадел,
Йөр шиксез,
Бул изге,
Кыл яхшы,
Уйла туры,
Сөйләш чын –
Буяр әләк!”

Син күпме генә гадел, әдәпле, әхлаклы булырга тырыш, ләкин әләк синең эш-гамәлеңне, үзеңне пычратып китәчәк. Шуңа күрә автор: “Чак каргаданКотылмасак,- / Итәр харап!” – дип яза.

Аның иҗатында чынбарлыкка мөрәҗәгать итү киң урын ала, ул үзенең “Улым”, “Әби үгете” кебек шигырьләрендә дә яшь буынга эндәшә. Болар тәрбия шигыре булып санала ала, шул ук вакытта чынбарлык күренешләре аша, үзе яшәгән социаль торышны аңларга, күз алдына бастырырга тырыша. Шуңа күрә үз әйләнә-тирәлеген, әлеге крестьян тормышын шактый тулы, зур булмаган шигъри үрнәкләрдә укучысына җиткерә. Шагыйрьнең шаяру, бераз гына төрттерү белән кунакны кабул итү, аны сыйлауга бәйле теләкләре урын алган “Улым” шигыре дә гыйбрәтле:

Безгә килер кунаклар,

Аларга сый әзерлә,

Тиешенчә кадерлә:

Юмартны утырт югары,

Саранны утырт сәкегә,

Юашны утырт янга,

Гаделне утырт алга,

Яхшыны утырт уңга,

Яманны утырт сулга,

Усалны утырт ушага,

Оятсызга ярар бусага...

Сыйлаганда сак бул.

Гап-гади сөйләм шигыре, тормышны ничек бар шулай сурәтләү омтылышы күренә. Шуның белән ул үзенең укучысына киңәш, үгет-нәсихәт бирә.

“Яков Емельянов шигърияте татар сөйләм шигыре формасын үстереп җибәрә”

– Яков Емельянов XIX йөз татар әдәбиятында халыкның җанлы сөйләм телендә язуы белән, гарәп-фарсы сүзләреннән азат булган шигъри сөйләмне алып керүе белән үзенчәлекле. Икенче яктан, ул, традиция эзләп, халык иҗатына һәм рус әдәбиятына мөрәҗәгать итә. Ул татар сөйләм шигырен яңа форма белән баетып, үстереп җибәрә. Танылган әдәбият галиме Хатыйп Госман: “Без Һади Такташның сөйләмгә нигезләнгән шигърияте турында сүз алып барган вакытта, аңа китереп җиткергән үрнәкләр буларак, Яков Емельяновны телгә алырга тиеш”, - дип яза. Монда сүз дәвамчанлык турында бармый. Һади Такташ үзенә кадәр яшәгән керәшен шагыйре Яков Емельянов шигырьләрен белмәскә дә мөмкин. Сүз сөйләм шигыре үрнәкләренең ХIХ гасыр ахырларында әлеге шагыйрь иҗатында җанлануы турында бара.

Христиан дине вәкиле булуы да аның иҗатына йогынты ясый, ул укучысын әдәп-әхлакка өнди, үз чорының социаль каршылыкларын ача һәм шушы сыйфатлары белән XIX йөзнең соңгы чирегендә яшәп иҗат иткән мәгърифәтче-әдип буларак әдәбият тарихыбызга кереп кала.

– Яков Емельяновны хәзер искә алалармы? Аңа игътибар ни дәрәҗәдә?

– Яков Емельянов иҗаты үзенчәлекле, чөнки без моңа кадәр өйрәнеп килгән татар-мөселман әдәбиятыннан аермалы буларак, ул татар-христиан әдәбияты үрнәген бирә. Әнә шул егермеләп шигыре аның әдәбият тарихында теркәлеп кала. Иҗатына, кызганыч ки, үз вакытында әдәби кысаларда мөнәсәбәт белдерелми. 

Җырчы Җәкәүнең 150 еллыгы зурлап билгеләп үткәрелгәнен хәтерлим. “Казан утлары” журналында аның турында күләмле язма басылып чыкты. Гәрәй Рәхимнең журнал битендә урын алган “Җәкәү дәдәй” дигән шигырьдә мондый юллар бар: 

Бүген сине халкың ярата да, 

Исемеңне илгә тарата. 

Җәкәү дәдәй – Яков Емельянов, 

Син бит безгә рухи бер ата... 

Сине бүген халкың ярата! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100