Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Менә шулай җиңәргә кирәк ул!" Көрәш буенча Татарстан чемпионатыннан репортаж

23-24 нче ноябрь көннәрендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионатында Республиканың иң көчле батырларын ачыкладылар. Икенче көнге ярымфинал һәм финал уеннарын «Татар-информ» хәбәрчесе дә күзәтеп кайтты.

news_top_970_100
"Менә шулай җиңәргә кирәк ул!" Көрәш буенча Татарстан чемпионатыннан репортаж
Менә ичмасам көрәш булды ул, иптәшләр! Болай хисләнеп Сабантуйда гына карый идем көрәшне. 


И сөйләгән булабыз тагын, «көрәшкә халык йөрми», «көрәш белән кызыксынмыйлар», «көрәш белән шөгельләнмиләр», тагын әллә нинди фәлән-фәсмәтәннәр дибез. Аншлаг ук диеп булмый анысы, тик халык йөри икән ул! Билбауга йөрмиләрдер, милли көрәшкә гашыйк халык. 

Хоккей, футболда аренаның тавыштан гүләп торуына инде өйрәндек – ул шулай булырга тиеш диеп карыйбыз. Хоккее да читтә торсын, ялгыш хөкем итеп кара – гүләп кенә калмыйлар, дау куба. Сызгыралар, кычкыралар, аңлаталар, нигә дөрес түгел икәнен «исбат итәләр», куллар болгыйлар.. Кыскасы, бу «карарыгыз – хата!» дигәнне аңлата тамашачылар телендә. Менә кая ул дискуссия.


Ә берәрсе матур алым эшләсә – китә сөенеч. Әллә үзләре авыл сабан туенда тәкә откан. Күңелле бит – күңелле, әлбәттә. Кичә-бүген көрәш сарае гөрләде, кыскасы.

Татарстан чемпионатында көрәшү – иң авыры диләр. Диләр дип, монысы берсүзсез хак инде. Иң көчле көрәшчеләр Татарстаннан чөнки. Шуңа күрә каравы да күңелле. Чыннан да матур-матур алымнар, киеренке очрашуларга бай турнир булды бу.

Ике көчле көрәшче очрашса, кем дә булса җиңәргә тиеш бит. Ялгышлык аркасында җиңелеп калучылар да булды. Бөтен «борычы» да шунда. Үзем өчен иң истә калган мизгелләрне язып китим әле.


«Менә шулай җиңәргә кирәк ул!»

Бер әйләнештә 60 кг үлчәү авырлыгында Раббани Нургалиев белән Фирзәр Гыйниятуллин очрашты. Авыл хуҗалыгы призына узган ярышның финалында да икесе очрашкан иде алар. Ул чакта Раббани өстен чыгып, чемпион исеме алды. Шуннан соң халык реванш көтә башлады. 

Ике көчле көрәшче келәмдә кискен көрәш алып барды. Келәмгә чыгу белән Гыйниятуллин алга ыргылды. Аннары берсе өстен чыкты, аннары икенчесе. Исәп, Гыйниятуллин файдасына 7:9 булып барганда, Нургалиев аркасына ятып, 3 нче кисәтүне алды һәм оттырды. Менә сезгә чын-чынлап реванш алу. Бу алышу иң көчлеләрнең берсе булгандыр, минемчә. Келәм читендә ике көрәшченең дә абыйлары үзләре кереп көрәшердәй булып утырдылар. Һәр тамашачының да нерв җепселләре үрле-кырлы килеп сикергәндер анда. Шәхсән мин тамакларымны ярып кычкырдым. Футболы бер читтә торсын дип юкка гына әйтмим инде.

Гыйниятуллин исә финалдагы көндәшен 5:0 исәбе җиңеп, чемпион исемен алуга иреште.

70 кг үлчәү авырлыгында бер әйләнештә көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов һәм билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Динар Кәримуллин очрашты. Ике лидер, ике көчле көрәшче. Пассив рәвештә көрәшкәнгә икесенә дә 2 шәр кисәтү ясалды. Хәер, беркемнең дә, ялгыш адым ясап, җиңеләсе килми. Хәзер төп сорау: кем кемгә кисәтү алдырачак. Нәтиҗәдә, Кәримуллин алым ясыйм дигәндә, Азат аны, көрәшчеләр телендәгечә, «накрывать» итте. Һәм Кәримуллин, «аркасына ятты» дигән исем белән кисәтү алып, оттырды.

Азат Нурмөхәммәтов ярымфиналга, аннары финалга узып, анда билбау буенча дөнья чемпионы Ислам Фәләхов белән күреште. Кыскасы, икесе дә шул бер ук план буенча көрәште, ахры. Тәвәкәлли алмыйча торып, икесе дә 2 шәр кисәтү алды. Тик Фәләхов бары җаен тапты: Нурмөхәммәтовны аркасына яткырды.

65 кг үлчәү авырлыгында Әлмәт өчен көрәшүче бик тә эмоциональ егет - Искәндәр Мортазин чемпион калды. И сөенде аннары! Сөенмичә, чиста алым эшләп Татарстан чемпионы булып таныл әле! Гимнаст диярсең, тегеләй дә сикергәләде, болай да.


100 кг үлчәү авырлыгында Раил Нургалиев белән Элдар Хамитов очрашты. Тамашачыларның «Нургалиевның финалда көрәшкәнен генә карарга килдем» дигән сүзләре, «титулны сакларга кирәк» дигән уй белән берләште, ахры. Җиңеп чыкты Нургалиев, 5:0 белән җиңде. Моның белән дә килешмәүчеләр табылды. Зәйләр гүләргә тотынды. Җитмәсә, соңгы алым вакытында Хәмитов аягын да авырттырды.

Ренас Кәлимуллин һәрвакыттагыча «на высшем уровне» көрәште. Әле бер көндәшен 4 секунд эчендә чистага да атты. Финалда да рәттән ике балл алып, чын чемпион икәнен кабаттан исбатлады. «Тимер кебек егет ул! Хәзер күтәреп салачак!», - дип кенә сөйләшәләр тамашачылар. Тик шулай да беренче әйләнештә көчле көндәш эләккән аңа – Нәфис Галиев. Менә ансында тартышырга туры килгән.


Илмир Төхвәтуллин финалда Сәләхетдинов Раилне 23 секунд эчендә чиста алым белән җиңгәч, бер абый түзмәде: «Менә шулай җиңәргә кирәк ул! Бәхәсләшү дә юк, аркага яту да юк!», - дип, сыкранып куйды.
«Гаепне үзләреннән эзләсеннәр иде»

Тамашачыга игътибар итсәң, ул теләгән кеше җиңми икән, хөкемдар белдексез була да кала. Йә яклаган була, йә ялгышып әйткән була. Әле ярый видеога төшереп торалар. Килешмәүчеләр була икән, хөкемдарлар бөтенесе бергә җыелып «телевизор» карарга мәҗбүр була.

Хөкемдарлар кайбер көрәшчеләрне яклый дигән сүз, әлбәттә, бар. Хөкем итү объектив булсын өчен чит регион хөкемдарларын чакырырга кирәк дигән фикер дә яңгыраган иде. Татарстан чемпионатының төп хөкемдары Әүхәт Мөхәммәдиевка да шул сорауны бирдем.

- Беләсезме эш нидә? Көрәшчеләр җиңеләләр дә, хөкемдарны гаепле итеп калдыралар. Әгәр дә шул гаепне үзләреннән эзләп, җиңелүнең сәбәпләрен ачыклап, нәтиҗә ясасалар, үзләренә яхшырак булыр иде. Җиңәсең килә икән, син көндәшеңнән бер башка югарырак булырга тиеш. Аның өчен бит әзерләнергә кирәк, гаеп эзләп йөрү генә мени.

Ә хөкемдарларны чит регионнан китерүне бөтенләй хупламыйм, әле дөрес түгел дип тә саныйм. Чөнки Татарстан ул - көрәш буенча лидер. Көрәшчеләр буенча да, хөкемдарлар буенча да. Без үзебезнекеләрне үзебез күтәрергә тиеш. Аларның квалификацияләрен үстерү буенча гел эш алып барабыз. Кечкенә генә үзгәрү кертү белән семинарлар, курслар үткәрелә. Дөрес сүз түгел бу, дөрес түгел.


90 кг да 3 тапкыр чемпион калган Булат Мусин да:

- Хәзер яклауларны күргән юк әле минем. Кагыйдәләр яңа булганга гына буталчыклар килеп чыга. Ә чит төбәк хөкемдарларына килгәндә, миңа аларның хөкем итүләре ошамый. Үзебезнекеләргә авыр, аларга тагын да кыенрак булачак ул, - диде.

Менә шулай итеп фикерләр берничә фронтка бүленде. Ә халык телендә ул «яклады» дигән сүз нәрсә генә эшләсәң дә калачак инде.

Көрәш популяр!

Татар көрәшен элеккегечә итеп күрәсе килә халыкның, матур-матур алымнар, күтәреп салулар күрәсе килә. «Бер алым да эшләми җиңеп чыга...» - болары кисәтү аркасында гына җиңүчеләргә багышланган сүзләр. Гомумән алганда, көчле ярыш, көчле көрәшчеләр. Чын көрәш шушындый ярышларда була ул.


Бу, әлбәттә, көрәш теориясен төннәр буе йокламый «зубрить» итеп утырган кеше күзәтүе түгел. Көрәшне яратып караучы бер тамашачы фикере генә.

Халык көрәшкә йөри дигәнне йомгаклап, моңа дәлил итеп, тагын бер факт китерәм: инстаграм челтәрендә көрәш сөючеләрнең «Батырлар» дигән үз бите бар. Шунда һәр ярыштан туры эфир алып баралар. Әлеге чемпионатның беренче көнендә, кеше карый микән дип, кергән идем, 200 гә якын кеше туры эфирдан көрәш карап утыра. «Бу келәмне күрсәт әле, тегесен дә күрсәт инде». 

Димәк, әле катгый рәвештә «көрәш популяр түгел» дигән сүзне әйтергә ярамый. Бигрәк тә мондый турнирлардан соң.  

  • Җиңүчеләр исемлеге: 

60 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын - Гыйниятуллин Фирзәр (Теләче)
2 урын - Гайнеев Дмитрий (Азнакай)
3 урын - Абрамов Алексей (Биектау), Гарипов Риназ (Лаеш)

65 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын - Мортазин Искәндәр (Әлмәт)
2 урын - Миңнемуллин Илназ (Балтач)
3 урын - Закиров Илнар (Алексеевск), Локманов Шамил (Түбән Кама)

70 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын - Фәләхов Ислам (Вахитов)
2 урын - Нурмөхәммәтов Азат (Теләче)
3 урын - Хисмәтуллин Рамил (Автозавод), Тимергалиев Илфат (Кукмара)

75 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын - Шәйхетдинов Ренат (Яр Чаллы)
2 урын - Кәримов Марат (Әлмәт)
3 урын - Галимуллин Ранис (Теләче), Гобәйдуллин Илнур (Кукмара)

80 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын - Кәлимуллин Ренас (Зәй)
2 урын - Әсхәдуллин Салават (Балтач)
3 урын - Шәйхетдинов Фәнил (Яңа Савин), Габдерәшитов Азат (Актаныш)

85 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын - Төхвәтуллин Илмир (Яңа Савин)
2 урын - Сәләхетдинов Раил (Вахитов)
3 урын - Гыйниятуллин Илдар (Теләче), Зәйнетдинов Рамил (Балтач)

90 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын - Мусин Булат (Яңа Савин)
2 урын - Сәмигуллин Айрат (Әлмәт)
3 урын - Галимов Илнар (Алабуга), Сафиуллин Ранил (Балтач)

100 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын - Нургалиев Раил (Биектау)
2 урын - Хәмитов Элдар (Зәй)
3 урын - Миначев Марат (Вахитов), Зәйнуллин Наил (Түбән Кама)

130 кг үлчәү авырлыгы:
1 урын - Сәлахов Радик (Зәй)
2 урын - Абдуллин Лениз (Вахитов)
3 урын - Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы), Валеев Фердинад (Әлмәт)

130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:
1 урын - Фәйзуллин Фәрхәт (Питрәч)
2 урын - Мөхәммәтҗанов Марат (Түбән Кама)
3 урын - Йосыпов Рөстәм (Әлмәт), Газизуллин Ильяс (Яр Чаллы)

Гомуми баллар буенча беренчелекне Балтач командасы яулады. Икенчедә - Әлмәт, өченче урын Теләче командасында. Балтач командасы 11 елдан соң бу титулны кире үзенә кайтарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100