Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Федераль Сабан туенда жирәбәдә автомобиль откан Ринас Садаров: "Сабан туе кайда уза, машина шунда калырга тиеш"

Быел Чабаксарда узган федераль Сабан туенда көрәшче Ринас Садаров автомобильгә утырып кайтып китте. 80 кг авырлык категориясендә көрәшкәндә икенче урын алып та, Сабан туеның төп призын отуы зур гауга чыгарды. Бүген “Фольксваген” автомобилендә җилдерүче Чувашстанның Шыгырдан авылы егете Ринас белән якыннанрак таныштырырга телибез.

news_top_970_100
Федераль Сабан туенда жирәбәдә автомобиль откан Ринас Садаров: "Сабан туе кайда уза, машина шунда калырга тиеш"
  • Искә төшерик. Быел Чувашиядә узган федераль Сабан туеның көрәш бәйгесендә зур гауга чыкты. Төп приз - автомобиль баш батырга түгел, ә үз үлчәүләрендә батыр калган барлык көрәшчеләр арасында жирәбә белән уйнатыла дигән кагыйдә кертелде. Бу  жирәбәдә Татарстаннан булган көрәшчеләр катнаша алмый дигән искәрмә дә бар иде. Нәтиҗәдә, автомобиль баш батыр - Марий Элдан килгән Муса Галләмовка түгел, Ринас Садаровка бирелде. Һәм көрәшчеләрнең ачуын чыгарган тагын бер әйбер - жирәбә турында көрәшнең положениесенә алдан язылмаган иде. Бу кагыйдә турында көрәшчеләр Сабан туена килгәч кенә белгән.

Ринасның фамилиясен Саттаров дип тә, Сатдаров дип тә язалар. Ул - Ринас Садаров.  Әти-әнисе белән яши. Шыгырданда ит җитештерү заводында эшли. Чувашияне ярата. "Минем гаиләм, эшем бар, аларны калдырып китә алмыйм. Минем өчен беренче урында гаилә. Йөргән кызым бар, әлегә өйләнмәдем", - ди.

– Спорт белән өченче сыйныфтан шөгыльләнә башладым. Беренче тренерым Фәрит Чабатов булды. Ул үзе дә Сабан туйларында көрәшкән кеше. Без бер класстан 5 кеше йөри башладык. Башта шартлар юк иде, өенә чакырып өйрәтте. Бу тәнне, көчне ныгыта торган тартылу күнекмәләре, уеннар кебегрәк кенә иде инде башта. Аннары җитдирәк карый, спортның нәрсә икәненә төшенә башладык. Фәрит Чабатов тренер табып, ирекле көрәш белән шөгыльләнүгә керештек. Мәктәптә залда идәндә матылар җәеп җитди дәресләр иде инде бу, - ди Ринас.

Ринас - дисквалификациягә дучар ителгән көрәшче

Мәктәптән соң, Чабаксар педагогика көллиятенең физкультура факультетын тәмамлаган. 2015 ел азагында Армия сафларына алына. Хәрби хезмәт географиясе киң булган. Саратовтан башлаган, аннары Екатеринбургта дәвам иткән, Биробиджанда тәмамлаган. Өч частьта булып, 2016 елның 1 декабрендә хәрби бурычын үтәп кайта. 

Ринасның спорт биографиясендә федераль Сабан туенда чыккан гауга икенчесе дияргә була. Аның инде моңарчы да бер гаугалы хәлгә юлыкканы бар. Ул көрәш дөньясында чагыштырмача сирәк күзәтелә торган җәзага - дисквалификациягә дучар булган спортчы.

2017 елның апрелендә Димитровградта көрәш буенча Идел буе шәһәрләре турнирында көчен сынап карарга була. Тик судьяның хөкемдарлыгы Ринасны чыгырыннан чыгара. Кем хаклы булган - анысын әйтә алмыйбыз. Әмма келәмнән чыкканда көрәшче ярсуыннан тозлап-борычлап әйтәсен әйтеп сала һәм хөкемдарларга ике кулы белән дә ямьсез жест -  урта бармагын тырпайтып күрсәтеп чыгып китә. 

– Дөрес хөкем итмәделәр. Армиядән кайткан гына чак иде. Аннан кайткан кешене үзегез беләсез инде, эмоцияләр уйный, ләкин мин хәзер тыныч. Бәхәслерәк моментлар булды, ул вакытта бу гамәлем өчен үкенмәдем, чөнки мин тиктомалга үпкәләткәннәрен, гаделсезлекне яратмыйм. Бәялиләр икән, гадел бәяләсеннәр. Дөрес бит инде! Татар-башкорт көрәше диделәр, җыенып махсус барабыз, гадел бәяләмәүдән шундый тискәре эмоцияләр туа. Ул вакытта келәмдә башкорт көрәшчесе белән идем. Баш хөкемдар Башкортстанныкы иде.

  • Хөкемдарларның берсе әйтүенчә, икенче көнне Ринас тренеры белән бергә гафу үтенергә хөкемдарлар янына килә. Аны барысы да гафу итәргә әзер була. Әмма хөкемдарларның берсе "без шушындый очракларга күз йомып калсак, берничек тә тәртип урнаштыра алмыйбыз" дип бик кискен чыгыш ясый. Ринасны бер елга дисквалификацияләп, уеннарга керү хокукыннан мәхрүм итәләр.

Дисквалификациядән соң - җиңү!

Руслар әйтмешли, "с корабля - на бал". Дисквалификация вакыты чыккач, Ринас катнашкан беренче көрәш ярышы - быелгы федераль Сабан туе. Көрәшче әйтүенчә, аның элегрәк имгәнүләре сәбәпле, организмы бик ныгып бетмәгән булса да, үз республикасында узган Сабан туена чыкмый калмый. Андый бәхет әллә нигә бер килә ләбаса!

– Башта быел катнашырга исәп юк иде. Аннары инде, туктале, чыгып карыйм, дидем. Мин быел ярышларда, тренировкаларда имгәнүләр алган идем. Муенны, теземне, кулымны имгәттем. Миңа, бер караганда, келәмгә чыгарга да ярамый иде кебек. Табиблар анысы гел тыелырга куша, тик гел үзеңне чикләп килсәң, тормышта берни эшләргә өлгермәвең дә бар. Федераль Сабан туенда мин имгәнү алмаслык итеп көрәшергә тырыштым, ләкин барыбер тагын шул ук кулбашын имгәттем, буыны тартылган. Хастаханәгә баргач, әйдә, көрәшче, тынычлан, диделәр. Спортны бераз туктатып торам, үзем өчен генә шөгыльләнәм инде. Бераз тернәкләнгәч, алга таба катнашырмын.

Ринас Садаров машинаны алдан ук Чувашстанда калдыру максаты булган дигән сүзләргә үпкәсен дә белдерә.

– Алдан уйланып эшләнгән дигәннәрне дә ишеттем. Мин монысына бик гаҗәпләндем, әлбәттә. Алдан уйланмагын төгәл беләм. Мин капчыктан бишенче булып ачкычны алдым һәм машина оттым. Үзем дә көтмәгән идем, шаккаттым. Ул вакытта миннән журналистлар интервью алганда да нәрсә әйтергә дә белмәдем, шок хәлендә идем. Жирәбә булгач, бөтен алты кеше дә тигез иде. Миңа насыйп булгандыр дип кенә әйтә алам, - ди автомобиль хуҗасы.

Ринасның тормыш девизы: Сабан туе кайда уза, машина шунда калырга тиеш

Ринас, машина Чувашстанда калырга тиеш иде, һаман Татарстанга гына китеп бармас, дигән фикердә булуын әйтте. 

– Гомер өчен бер инде ул Чувашстанда Сабан туе узу. Миңа жирәбә идеясе үзе бик ошады. 60 кг малайның 130 кг лы көрәшче белән көрәшүен күз алдыгызга китерә аласызмы? Ул аны күтәрү түгел, урыныннан да селкетә алмаячак. Шуңа күрә, уйлап карасаң, жирәбә бөтен кешене тигезләштерә, өстеннәр юк. Ә Чуваш республикасына карата ямьсез сүзләрне ишетү күңелле түгел, моңа тыныч карап булмый. Татарстанлыларны моңа кадәр дә бер Сабан туенда баш батыр өчен көрәшкә кертмәгәннәр иде кебек. Шул вакытта ук күтәрсеннәр иде бу мәсьәләне. Нигә хәзер генә кузгаталар? Жирәбәгә киләчәктә Татарстан спортчыларын кертү-кертмәүне судьялар хәл итсен. Тик алар үз авырлык категорияләрендә җиңүче булгач, машина Татарстанныкына эләгәсе көн кебек ачык бит инде. Бездә, мәсәлән, Чувашстанда татар-башкорт көрәшен белми дә иделәр. Ә хәзер безнең республикада ярышлар узгач, төп приз бездә калгач, хөрмәт беләнрәк карый башладылар кебек. Хәзер бездә Россия чемпионаты да уздырырга җыеналар дип ишеттем. Бу инде алга китеш дигән сүз, - ди ул.

Жирәбә турында положениедә алдан язылмавына килгәндә, Ринас мондый ук нечкәлекләрне белми булып чыкты.


"Ярымялган" дубликат

Капчыктан ачкычларны алганда да шаһитларны гаҗәпләндергән хәл булган иде. Ринастан алда ачкычны алган көрәшче - 60 кг авырлык категориясендә җиңгән Марат Купкенов, машинаны отмаса да, кыланып кулын күтәрә. Кешеләр шатланыша башлый. Ачкыч кемгә эләккәнен белергә тиеш булмаган Фәрит Чабатов исә үзен бик гаҗәп тота, тиз генә йөгереп килеп, юк, ул ачкыч чыны түгел, дип бар кешенең сөмсерен койды. Ачкычы борылса да, машина ишеген ача алмады.

– Анда бит капчыкка бер чын ачкыч салынган, ә калганнары дубликатлар гына иде. Алар төрле-төрле булган, күрәсең. Кайсы ярым оборотка гына әйләнә, берсе бөтенләй борылмый, кайсын бөтенләй тыгып та булмый. Мин ачкычны борып, машина ишеген ачкач, икенче комплекты машинада икәнен күрдем, дип хатирәләрен яңарта Ринас.

Тәкәне мин алмадым!

– Тәкәне Ринас алып китте дигән сүзләргә дә гаҗәпләндем. Мин алмадым аны. Үземә якын булган бер кешем алды. Муса бирде диде дә, машинага салды, ләкин яңа машинага түгел, билгеле, иске машинама. Ләкин ничек биргән – мин боларын төгәл белмим, моның чынын Муса үзе һәм шул танышым гына белә инде, - ди Ринас.

Ни өчен Татарстан көрәшчеләрен кертмәделәр? Чөнки алар көчле

Ринас Садаров Татарстанда көчле көрәшчеләр булуын яхшы шартлар, уңайлыклар булуы белән бәйли.

– Татарстанда яхшы тренерлар бар. Чувашстанда исеме таныш берәр тренерны әйтә аласызмы? Башка спорт төрләре буенча бар алар, ләкин татар-башкорт көрәше буенча гына юк.

Россия төбәкләрдә көрәшне күтәрү өчен, аның фикеренчә, төрле ярышлар, күрсәтмә чыгышларны күбрәк оештырырга кирәк.

– Россия җыелмасы бит гел төрле илләр буенча йөри. Моны бит алар көрәшнең дәрәҗәсен күтәрү өчен шулай эшли. Төбәкләрдә, шулай ук, чаралар кирәк.


Бердәм көрәш кагыйдәләре кирәк!

Көрәш кагыйдәләренә килгәндә, Ринас Садаров әйтүенчә, аларның гел алмашынып торуы башны бутый.

– Ничектер бердәм стандарт кагыйдәләрен раслап, азаккы нокта куярга кирәктер инде. Ел саен үзгәреп тора. Бездә бит хәзер аңламассың, төрле спорт төрләреннән көрәш алымнарын кушып, бер вариант ясыйлар. Татар- башкорт, билбау көрәше, грек-рим көрәшеннән дә алалар. Төрле төбәкләрдә төрлечә көрәшәләр шул, шуңа күрә ел саен судьялар төрлечә бәя бирә, кызыклырак, мавыктыргычрак булсын дип һаман нидер өстәлеп тора. Нәтиҗәдә, шундый аңлашылмаучанлыклар, каршылыклар туа, шунлыктан бер төре генә кирәк, - дип саный ул.

Ринас әлегә спорт белән үзе өчен, формасын тотар өчен шөгыльләнергә җыена.

– Ничек тернәкләнүгә дә карый, имгәнүдән соң аякка басу озак вакытны сорый. Киләчәктә Сабан туйларында үз авырлык категориямдә беренче урынга чыгу максатым бар. Ә моңа кадәр көрәш буенча россиякүләм ярышларда катнашып, өч тапкыр өченче урынны алган идем, - диде.

Татар-башкорт көрәшеннән тыш, кул көрәше, ирекле көрәш белән шөгыльләнә.

Гаиләдә бүтән телдә сөйләшү бернинди кысага сыймый

Ринас Садаров гаиләдә татарча гына сөйләшүләрен әйтте.

– Безнең авылда татарлар яшәгәч, аралашу мохите татарча. Мине әти-әни ничек тәрбияләгән, мин дә киләчәктә баламны нәкъ шулай тәрбияләр идем. Безнең гаиләдә бүтән телдә сөйләшү бөтенләй ярамый, бу бернинди кысаларга да сыймый, - ди Ринас.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100