Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Элек малайлар йомырка өчен көрәшкәннәр", яки татар көрәшенең акчасы һәм акчасызлыгы турында тагын бер сөйләшү

Спорт министрлыгында «Татар көрәше: кичә, бүген, иртәгә» дигән шигарь белән Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов көрәш федерациясе вәкилләре, көрәшчеләр, көрәш дип җан атып йөрүчеләр һәм журналистлар белән түгәрәк өстәл оештырды. Тик түгәрәк өстәл бераз кителгән иде, чөнки көрәшчеләр дә, Россия көрәш федерациясе вәкилләре дә килмәгән иде. Элек әти-әнисе кызны үзеннән сорамыйча гына кияүгә биреп куйган бит әле, шуның кебек була язды көрәш турында көрәшчеләрдән башка гына сөйләшү. 

news_top_970_100
"Элек малайлар йомырка өчен көрәшкәннәр", яки татар көрәшенең акчасы һәм акчасызлыгы турында тагын бер сөйләшү
Бу очрашуның инициаторы, модераторы, алып баручысы булып журналист Радик Сабиров торды. "Эшләре беткән кеше шулай сөйләшеп йөри" инде дияргә һич ярамый, чөнки бу юктан гына күрешәсе килгән өчен оештырылган чара түгел. Көрәш сөючеләрнең Whatsapp мессенджерында үз төркемнәре бар. Анда да, ярышларда да төрле фикерләр яңгырый: тамашачы бер төрле дөрес ди, көрәшче – икенче төрле, хөкемдар өченче төрле уйлый. Түгәрәк өстәлнең дә максаты – күзгә-күз карашып, ачыктан-ачык булган сорауларга җавап эзләү, булган проблемаларның чишү юлларын эзләү иде.


Очрашуда яңгыраган сораулар һәм әйтелгән фикерләр:


Татар көрәшенең дәрәҗәсе бармы?

Сүз татар көрәшенең Татарстанда, Россиядә, дөньяда тоткан урыны турында сөйләшүдән башланды. "Татарча көрәш татар дөньясында зур урын алып тора дибез. Ул зур урын ниндирәк урын ул?" – дигән сорауга Татарстан көрәш федерациясе вәкилләре җавап бирде.

Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин татар көрәшен билбаулы көрәш "сыекландырып" җибәрә дигән фикердә:

- Татарстан дәрәҗәсендә татар көрәше нык дип әйтер идем. Көрәш кискенләшә. Профессиональ дәрәҗәдәге тренерларны сайлап, командаларны ныгыткан районнар саны арта. Бүгенге көндә көрәш үскән дип 15-20 команданы әйтергә була. Аннары безнең татар көрәше генә түгел бит әле, шул ук вакытта безнең билбаулы көрәш тә бар. Менә ул әзрәк "сыекландырып" җибәрә. Кайсыбер районнар игътибарны күпчелек шул билбаулы көрәшкә дә бирә. Бу хәлне начар дип әйтмим. Чөнки безнең татар көрәшендә көрәшкән егетләребез билбаулы көрәшкә катнашып, Россиянең атказанган спорт мастеры исемен алдылар. Шуңа күрә аларны икесен дә параллель рәвештә алып барырга кирәк, - диде ул.


Татарстан җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов татар көрәшенең чит илдә үсештә булуын әйтте.

- Россия буенча элегрәк безнең Идел буе төбәкләре җиңә торган иде. Әйтик, Ульян өлкәсе, Башкортстан. Ә соңгы елларда Себерләр каршылык күрсәтә. Ул Ханты-Мансийск, Төмән яклары.

Алдагы елларда чит ил көрәшчеләре дөнья беренчелегендә безнекеләргә каршы тора алмый иде. Соңгы елларда хәйран көрәшчеләребезгә авыр булды. Инде турысын әйтәм: ярыш бездә булмаса, чит илдә, чит җирдә булса, безнең тагын берничә егетебез дөнья чемпионы булалмаслар иде. Бу безне куандыра. Чөнки безгә каршы торалсалар, ул үзебезгә дә кызыклырак. Тагын да югары үрләргә менәр өчен, ныграк тырышырга да кирәк булачак. Татар көрәше буенча чит илләрдә үсеш бар, - дигән фикер әйтте ул.


2. Балтачта хәлләр авырмы?

Балтач районының спорт бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган спорт остасы Рөстәм Заһидуллин да бу очрашуда катнашмыйча булдыра алмаган. Балтач көрәшне сайлады, ди ул.


- Моннан 5-10 ел элек безнең бүлеккә караган бер автобус бар иде. Без шуның белән ел дәвамында узган барлык ярышка да өлгерә идек. Бүген безнең бүлектә дүрт автобус бар, шул дүрт автобус безгә җитми. Бүлек мөдире булып эшли башлаганда ихластан бөтен спорт төренә дә бертигез итеп карарга тырыштым, әмма бу ялгышлык булган. Бөтен җирдә дә бер лидер булган шикелле, спорт төрләре арасында да һәрбер районның үзенең әйдәп бара торган спорт төре булырга тиеш. Балтачта мин аны үзебезнең татар көрәше дип саныйм. Хәзер моны аңладым. Чөнки бөтенесен дә тартырга тырышканда тегесе дә алга китмәде, монсы да төшеп калды дигәндәй килеп чыкты, - дип аңлатты ул.

Рөстәм Заһидуллин районнарда көрәш үсешен тоткарлап торучы тагын бер нәрсәне атады. Районнарның спорт бүлеге мөдирләре Республика күләмендә үтә торган ярышларга килмиләр, элек 43 районнан да җыелып киләләр иде, диде ул. Бу районнарда спорт төренә карата битарафлык китереп чыгара.

3. Татарның Жириновские 

«Манзара» спорт-музыкаль премиясенең генераль директоры Айдар Шәймәрдановка сүзне «көрәш дөньясында «Татар Жириновские» дип даны чыккан Айдарга бирәбез» дип бирделәр. Айдар Шәймәрданов, һәрвакыттагыча дилбегәне ике куллап тотып, бөтен нәрсәне ярып салды. Әле көрәш федерациясенә алай дәгъва белдергән кеше юк иде.


- Без җыелабыз да, сөйләшкән булабыз. Нәтиҗәсе кирәк инде аның. Җыелып, буш сүз сөйләп утырырга кешеләрнең вакыты да юк.

Көрәшне үстерү өчен, беренчедән, безгә бер-беребезгә аякны чалмый башларга кирәк. Бер-беребез белән дуслашмыйбыз, тыңламыйбыз икән, көрәшнең артка таба атлаячагы мөмкин.

Федерацияләргә дә сүзем бар. Монда бер-беребезне мактап утырырга килмәдек. Бүгенге көндә көрәш федерацияләре кешеләрне үзләре янына якын да китерми, ерак та җибәрми. Әгәр дә проблемалар килеп чыга икән, алар җаен табалар, журналистларның да авызын яптыра беләләр, алар инде дәрәҗәле кешеләр. Көрәштә әзрәк ачыклык кирәк, тамашачылар, көрәшчеләр белән аралашу кирәк. “Мин генә дөрес” дип утырып булмый. Тамашачылар кычкыра инде ул, әгәр дә федерациядә тәртип юк икән, аның үсеше ничек булырга мөмкин. Юридик яктан көрәшнең фундаменты федерацияләр дибез бит. “Делаю то, не зная что” килеп чыга инде. Аннары тагын билбау көрәше буенча дөнья беренчелеген көрәш дип уздыралар. Халык аңламый инде: билбау көрәшеме бу, татар көрәшеме. Ачыклык кертергә кирәк. Юридик нигез булырга тиеш. Бәлки шул чакта берәр нинди үсеш булыр. Агач та тамырсыз үсми бит, – дип куйды.

4. Журналист Фәрит Салихов фаразлары: «Татарның һәр баласы да көрәшергә тиеш»

Фәрит Салихов көрәшне татарның үсеш стратегиясенә кертергә кирәк дигән фикерне хуплады.

- Минем күзлектән караганда, көрәш бернинди дә үсеш кичерми. Тере дә түгел, үле дә түгел. Татар көрәше турында сүз бара. Авыл Сабан туенда инде ничә ел күзәтәм: бездә көрәшердәй мәктәпкәче яшьтәге бала юк. Утырып еларлык әйбер бу. Элек һәрбер бала бер йомырка өчен булса да чыгып көрәшеп карый иде. Ул җиңеләсен дә белә иде, аңа ниндидер шөгыльләнү дә кирәк түгел иде, ләкин ул чыга иде. Хәзер без балаларны җыя алмыйбыз.

Бүген Бразилияда миллионлаган бала тәпи басуга туп тибә икән, ул миллион баланың егерме дүрте генә үз иленең җыелма командасына эләгәсен белә. Белә, ләкин футбол уйный. Бездә менә шундый әйбер җитми. Татарның бөтен баласы да көрәшергә тиеш.

Мин Теләчегә атаклы көрәшче Наил Хәмидуллин призына уздырылган көрәш ярышына кайттым. 50 кеше җыелган. Ачылу парадына киң итеп басарга куштылар: “Камера төшерә, кеше күбрәк булып күренсен”, – диделәр. Мин дә, җәелебрәк басарга кушкач, җәелеп бастым инде. Бу көлке булып тоелса да, проблема бар бит. Көрәш профессиональлеккә һәм массакүләмлеккә аерылды. Шул массакүләмлекне кайтарасы килә минем.


Фәрит Салиховтан көрәшне үстерү өчен тәкъдимнәр:

  • Көрәшчеләрнең рейтингын булдырырга кирәк

Бу көрәшчеләр үзләренең ничәнче урында булуын белеп торсын өчен кирәк. Һәм шушы рейтингны ярышларда җирәбә уздыруда кулланып булыр иде дигән фикердә ул. Компьютерга кертәсең дә, вуаля! Кем белән кем очрашасы «подстава»сыз гына билгеле була. Һәм иң мөһиме - рейтингта беренче торган кешеләр беренче әйләнештә түбәндәге кешеләр белән очрашырлык булырга тиеш ди. Монсы инде ярымфинал һәм финал уеннарында кемнең җиңәсе көн кебек ачык булмасын өчен. Кискенлек һәм көтелмәгәнлек җитми ди җанатар халкы – менә!

  • Ветераннар көрәшен җайга салырга кирәк

Ветераннары йә 50дән, йә 45тән генә кертәләр икән көрәшкә. Ә профессиональ дәрәҗәдә кеше 35тән соң яхшылап көрәшә дә алмый. Ул 35тән 50гә кадәр нишләсен соң? Шуңа күрә Фәрит Салихов ветераннар көрәшен бераз гадиләштерергә киңәш итә. Әйтик, 35тән 45кә, 45тән 50гә.

- Аннары Айдар Гыйлаев, Айрат Хәйретдиновларның көрәшен күрер идек, аны яшьләр күрер иде. Менә Гыйлаевны бүген көрәшкән чемпионнарның бик сирәге генә белә торгандыр, – дип икенче сәбәбен дә әйтеп куйды.

  • Көрәш буенча «Иң яхшы мәктәп»не билгеләргә кирәк

Монсын башта районда иң яхшы мәктәпне билгеләп, аннары районнар арасында ярыш оештырып, Республиканың «иң яхшы мәктәбе»н ачыклап булыр икән. Ярышлар «стенка на стенку» форматында үтсә, егетләрне көрәшкә күбрәк тартырлар, алар үзләре дә тартылыр иде дигән фикердә Фәрит Салихов. Ну моны бернинди «подстава»сыз үткәрергә кирәк инде. Бала-чага бөтен нәрсәне дә исендә калдыра ул. Аннары көрәшү түгел, борылып та карамас.

5. Көрәш җанатары Рөстәм Зарипов: "Көрәштә миллилек бетеп бара"

Җанатарларның фикерен исә, бер учка туплап, Рөстәм Зарипов әйтеп салды. Көрәшкә нәрсә җитмиме? Көтелмәгәнлек җитми, ди ул.

- Көрәшне милли төр итеп кабул итүчеләр аз. Безнең көрәшнең миллилеккә бәйләнүе аерыла. Ул спорт төре буларак күпкә алга китте, ә миллилек җитми, милли батырлар тәрбияләү системасы аксый. Мин һәр ярышка барган саен тамашачылар белән аралышырга тырышам, кемнәрдер фикерләрен үзләре үк килеп әйтә. Нәрсә җитми? Көтелмәгәнлек җитми. Сабантуйлар шул ук бер көрәшчеләр батыр кала. Көндәшлек кискенрәк булса, кем отасы инде алдан ук билгеле булмаса кызыграк булыр иде.

Аннары икенче яктан хәзер мәгълүмат тарату да җайлашты. Элек кеше кая буласын, кайчан буласын белми кала иде. Ул ягы яхшырды.


Рөстәм Зарипов та профессиональ спорт массакүләмлекле бетерә дигән фикердә. Шуңа күрә ул профессиональ көрәш белән һәвәскәрләр көрәшен бүләргә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, Сабантуйларында көрәшне профессиональ, ярымпрофессиональ һәм һәвәскәр дигән категорияләр буенча үткәрергә кирәк. Кеше спорт мастерлары белән чыгып «очарга» теләми шул.

Фәрит Салиховның «бөтен татар кешесе дә көрәшергә тиеш» дигән фикерен ныгытып, Рөстәм Зарипов балалар бакчасы яшендәге балаларны көрәштерә башларга кирәк дип чыкты. Мәзәк өчен дип әйтү дөрес түгел инде, балада кечтеки генә кызыксыну уяту өчен, ди.

Көрәштерәсең дә, икесенә дә машина бирәсең ди. Икесе дә көрәште, икесе дә машиналы булды. Бәлки аннары ныклап көрәшеп китәр. Кем белсен, шул уенчык машинадан чын машинага барып җитәр. Балалар бакчасы яшендә дигәч тә, 2-3 яшьлек баланы уйлый күрмәгез тагын, мәктәпкә әзерлек төркеме турында сүз бара.

6. Көрәш остазының акчасы күпме?

Раил Нургалиевның тренеры булган Марсель Асадуллин остазлар юклыкка борчыла. Көрәшне үстерик дисәк, тренерның акчасын күтәрегез, ди.

-Миңа хәзер Биектауга кире кайтырга туры килде. Авылларны карап чыктым - барысында да келәм бар.

Мин эш алып барылмый дип әйтмим, игътибар гына җитеп бетмидер. Төп проблема - яңа укып кайткан, перспектив тренерлар юк. Бар алар, йә белеме юк, йә көрәш буенча түгел белеме. Аннары физик культура укытучыларының да күбесе хатын-кыз бит хәзер. Ир-ат булса да, йә волейбол, йә баскетбол буенча укыганнар алар. Көрәшне биреп булмый бит инде аларга. Тагын авылда бер көрәшче бар, шуны куярга кирәк дип кенә булмый бит.

Беренчедән, остазларның акчасын күтәрергә кирәк. Бер төркем җый дип әйтәсең икән, 4 меңгә йөрим мени дип кенә әйтә. Анда бит әле көне буе ятарга кирәк, - дигән фикердә ул. 

7. Раил Нургалиевка "час суда"

Көрәшчеләрсез генә хәл итеп куя яздык дигән идем бит, бөтенләй үк алай булалмый калды ул. Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов көрәшче Раил Нургалиевны үгетли-үгетли чакырып китереп утыртты. Тегесе "Малайны карарга кеше юк" дип тә кача алмады.

Хәлил Хәмит улының көрәшчеләр булмаганга "бераз" кәефе төшкән иде.

- Мин чакырганда киләсез. Әгәр дә килә алмыйсыз икән, әйтергә кирәк, "дурака валять" итәргә кирәкми. Мусага шулай ук бүгеннән башлап телефон өзелде минем. Казан Сабан туенда машинага көрәшергә кертми башлаганнар иде, Хәлил абый, помоги, помоги. Менә мин хәзер сезгә помогу, – дип тиргәп тә алды.


Раил Нургалиев килгән иде, бөтен-бөтен сораулар аңа ява башлады. Әлбәттә, федераль сабан туе турында да сүз чыкмый калмады. Раил Нургалиев берничә тапкыр федераль сабан туенда баш батыр булып калса да, Хәлил Хәмит улының аңа дәгъвасы бар икән - ул аның ел саен баш батыр булып калмавын сүз итте:

- Сине җиңә алырдай батыр күргәнем булмады әле. Ничә ел рәттән федераль сабантуйның баш батыры булып кала ала идең. Үкенмисеңме? – диде.

Фәрит Сәгыйть улы тыныч кына "Акыллы егет бит ул", – дип куйды.

Хәлил Шәйхетдиновның: "Поезд китеп бара бит, билетлар бик әз. Минемчә, биш ел лаеклы итеп көрәшергә дә, аннары китәргә. Мин анда синең сигез ел өстерәлеп йөргәнеңне теләмим. Менә йолдыз атылганын күргәнең бармы синең: ул якты булып яна да, аннары шулай якты булып төшеп тә китә. Мин дә синең шулай булуыңны теләр идем", – дигән сүзләренә Раил «Китим мени инде?» дип сорап куйды.

Юк, китми әле Раил. Алла Боерса, тагын өч ел көрәшергә дәрте бар икән. Үзе әйтте, китмим әле ди. Бөтен халык ябышып көрәш карый дип әйтеп булмый анысы, тик әбисе дә, бабасы да, баласы да көрәш бар икәнен белә һәм шул көрәштә Раил Нургалиев бар икәнен белә. 

Юк, юк, хөкем итү аның белән генә бетмәде. Әзерлексез көрәшеп йөргәнгә дә эләкте бераз. "Футбол уйнап, көрәшеп булмый, шөгыльләнергә кирәк" дип, кат-кат киңәш бирделәр федерация вәкилләре. Раил үзе дә "Менә яңа сезонга әзерләнә башлыйм инде", - дип вәгъдәләр бирде. Аннары "Шул август булыр инде" дип куйды.   

8. "Договорняк"ны ничек бетерергә?

Хәлил Шәйхетдиновның "Үкенмисеңме?" дип кабыргасы белән куйган соравыннан соң сүз үзеннән-үзе җиңелүләргә кереп китте. Сабантуйларның инде күз ияләшеп беткән нәрсәсе - көрәшчеләр телендәгечә, "договорняк". Күз ияләште ияләшүен, тик алга таба, Рөстәм Заһидуллин әйтмешли, Кәрим Тинчурин театрыннан режиссер чакырырга кирәк булыр.

"Договорняк"ны ничек бетерергә соң дигән сорауга Хәлил Хәмит улы "нәфсе эше инде ул" дип җавап бирде.

- Данны бит аны алып та булмый, сатып та булмый. Аны бетереп буламы соң? Минем әйтәсем килә: кирәкме соң ул? Аны бит үтәли күрәләр. Нинди алым ясаганын да беләләр. Бөтен кеше белә ясалма алым икәнен. Питрәч батыры Фәйзуллин Зәйнуллин белән көрәште. Ну күренеп тора: сикереп-сикереп китә тегесе. Зәйнуллинны алай алып салыр өчен белмим тагын кем булырга кирәктер. Биш Фәрхәт булырга кирәк. Алай ярамый бит инде. Матур түгел. Тамашачы аңлый бит "договорняк" дигән әйберне. Мин көрәшчеләрне дә аңлыйм. Нәфсе дигән әйбер бар бит инде ул, – диде ул.

Тик көрәшчеләрне генә гаепләп булмый. Федераль Сабантуйларда "гел сиңа булмассың инде" дигән әйбер дә булды. Чөнки Татарстан машина куя да, татар көрәшчесе алып кайтып китә шул машинаны дигән сүз чыкты бит берзаман. Шуннан җирәбә кертеп карадылар. Нәтиҗәсе булдымы соң? Юк.

Раилне дә "китереп терәделәр". Рәсми ярышларда андый әйбер юк дип кабат-кабат әйтсә дә, Сабантуйда кистереп кенә "юк!" дия алмады.

9. Раил Нургалиев: "Көрәштә акча юк!"

Татар көрәшчесе гомер-гомергә бер кулъяулык өчен көрәшкән, хәзер күп кирәк, шуңа сөйләшеп көрәшүләр дә күбәйде дип сүз кузгатканнар иде, Айдар Шәймәрданов: "Яулык өчен көрәш дип әйтәсез. Элек трактордан төшкәннәр дә шөгыльләнгәннәр. Хәзер кирәк протеин, кирәк тагын нәрсә. Материаль ягы да бар бит аның", – диде. Аңа каршы "йомырка эчсен дә көрәшсен", "аларның даими эш урыннары, ай саен килә торган хезмәт хаклары бар", "акча дип кенә йөреп булмый"  дигән сүзләр килеп иреште. Раил Нургалиев үзе түзеп калмады: "Сез нинди акча турында сөйлисез соң ул? Көрәштә акча юк! Юк!" - дип, өстәлгә йодрык белән чәпелдәп куйды. Юк, миллионнар, әлбәттә, юктыр. Тик ярыш саен саллы-саллы бүләкләр дә кереп бара бит. Ваза белән кулъяулык бүләк итмиләр. 

10. Раил Нургалиев: "Хәзер кем әйбәт көрәшә, шул куллана инде"

Протеин, допинг темасы бөтен спорт төрендә дә актуаль. Көрәш мөгезле түгел бит. Профессиональ спортта протеинсыз берни дә эшләп булмый, диләр. Раил Нургалиевтан "Допингка карашың ничек?" дип сорагач, "Минем кулланып караганым юк. Теләгән кеше куллансын" дип җавап бирде. Бүтәннәр түзеп тормады, билгеле. Иң көчле көрәшчеләрнең берсе "теләгән кеше куллансын" дип әйтеп утыра икән, киләсе буын нишләсен? Ул көчле булырга тели, чемпион калырга тели. Тели, димәк, куллансын мени?!

- Шөгыльләнмәгән икән кеше, хет шунда допинг түгел, агу эчсен, булмаса булмый инде ул. Әгәр профессиональ дәрәҗәдә көрәшәсең дә, кулланасың да икән, бу инде икенче төрле әйбер.

- Раил, кемнәр ул?

- Кемнәр ул дип. Беләсез инде: хәзер кем әйбәт көрәшә, шул көрәшчеләр куллана.

Нәтиҗә

Бу очрашудан кистереп кенә ниндидер нәтиҗә булды дип әйтүе кыен, билгеле. Беренчесе генә бит әле, мондый "мозговой штурм"нарны гел оештырып торырга дип тә киңәшләштеләр. Аннары федерация вәкилләре дә, көрәшчеләр дә мыек очларына чорнарлык булса да мәгълүмат әйтелде. Димәк, рейтинг төзергә, ветераннар көрәшен җайга салырга, иң шәп мәктәпне ачыкларга, балаларны көрәштерергә, тренерларның акчалырын арттырырга, допинг эчмәскә, футбол уйнамаска, акча санамаска һәм башкалар. Шушы берничә әйтелгән фикернең яртысы булса да кулланылса, көрәш көймәсе бәлки тирәнгәрәк йөзеп кереп китәр иде. Теләкләр Шүрәле мөгезе кебек ул.   

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100