Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хоккейчы Данис Зарипов 95 яшьлек җанатар әбине өенә алып кайтып китә язган

30 сентябрь көнне “Татнефть” боз сараенда Казанның “Ак барс” һәм Түбән Каманың “Нефтихимик” командалары күреште. Яраткан “Ак Барс” командасы өчен җан атарга 95 яшьлек Фатыйма Шиһаповада килгән. 

news_top_970_100
Хоккейчы Данис Зарипов 95 яшьлек җанатар әбине өенә алып кайтып китә язган

Ул хоккейга оныгы белән килгән. Оныгы “Дәү әникадан интервью алалар, мин ярдәм итәм”, – үз битенә пост та керткән. Аннары Фатыйма апаның танылган хоккейчы Данис Зарипов белән төшкән фотосын да кертеп, “Менә бит алар, люблю вас”, – дип язып куйган.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Менэ бит алар,люблю вас

Публикация от (@engeshka_aydarovna)

Аннары оныгы инстаграмдагы “история”гә “Зарипов алып китте дәү әнине” дип язып, Фатыйма апаның ак мерседес машинасы фонында төшкән фотосын куйган.

Бу фото тиз арада төрле социаль челтәрләрдә таралды. “Ак барс” хоккей командасы да инстаграмдагы үз битенә Фатыйма апаның Данис Зарипов белән төшкән фотосын куеп, аны өлкәннәр көне белән дә котлаган.

Язылучылар: “Котлыйбыз сезне, Фатыйма апа!”, “Исәнлек-саулык сезгә, ә “Ак барс”ка уңышлар”, “Ак барс” эмблемасы төшкән яулык кирәк”, – дигән комментарийлар да калдырганнар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100