Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лилия Муллагалиева дүртенче баласын көтә

Шатлыклы яңалык белән Лилия инстаграмда бүлеште.

news_top_970_100
Җырчы Лилия Муллагалиева дүртенче баласын көтә
Лилия хатын-кызлар консультациясендә йөкле ханымнарга бирелә торган "Материнский паспорт" фотосын инстаграмга куйган.

"Менә шулай, дуслар. Дүртенче тапкыр бу паспотны кулга алырга язган икән. Яңалыгым шул иде. Кемнәр белде, сизде, молодцы. "Бәби көтәбез әле" дәвам итә. Аллага тапшырдык. Исән-сау күтәреп, имин генә котылырга язсын. Я Раббым, ярдәмеңнән ташлама", - дип язган Лилия.

"Интертат" укучыларының исләренә төшерик: моннан бер ай элек Лилия шатлыклы вакыйга көтүе турында пост урнаштырган иде. Әмма нинди вакыйга икәнен сер итеп саклады. Лилиянең инстадусларының кайберләре "мөгаен, бәбидер" дип фаразлады. "Интертат" хәбәрчесе Лилия Муллагалиеваның үзеннән сорашты. “Юк-юк”, дип әйтеп булмый. Ходай кулында бөтенебезнең дә", - дип җавап биргән иде Лилия. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100