Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева бала алып кайтырга җыенамы? “Юк-юк”, дип әйтеп булмый. Ходай кулында бөтенебезнең дә”

Татарстан Республикасының атказанган артисты, җырчы Лилия Муллагалиева Инстаграм аккаунтында язылучыларының игътибарын аеруча җәлеп иткән пост куйган. “Минем тормышымда да зур үзгәреш булды әле”, дигән ул сөенеп. Язылучылары исә Лилияне авырлы дип уйлап, “бала көтә” дигән үзенчәлекле “диагноз” да ясап куйганнар.

news_top_970_100
Лилия Муллагалиева бала алып кайтырга җыенамы? “Юк-юк”, дип әйтеп булмый. Ходай кулында бөтенебезнең дә”

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе бу хакта Лилиянең үзе белән сөйләште. Лилия хәбәрчегә болай диде:

- Үзгәрешләрем эш белән бәйле. Гаиләнеке дисәк тә була инде... Эш белән дә... Әлегә бу турыда сөйләргә иртәрәк. 100 процент төгәл дияргә дә.

- Язылучыларыгыз сезне бала көтә дип саный...

- Мин анда “дөнья хәлен белеп булмый”, дип, көлеп куйдым инде. “Юк-юк”, дип әйтеп булмый. Ходай кулында бөтенебезнең дә.


Планнар корып куясын да кайчак эшкэ чумып йори башлыйсын....Шул вакыт Аллахы тэгалэ котмэгэн дэ тормышынны узгэртэ дэ куя. Планнарын чэлпэрэмэ килэ дэ, язмыш узенекен итэ. МЕНЭ ШУЛАЙ дуслар , минем тормышымда да ЗУУР узгэреш булды эле(соенечле) БУЛМАС ДИМЭ, ДОНЬЯ БУ!!!!АЛЛАГА ТАПШЫРГАН!!!! #бардэйбэтбулсын #мин #хэркешененуздоньясы #бэхеточенэллэкупкирэк #аллагатапшырдык #вэтичмасамяналык

Публикация от Лилия Муллагалиева (@lilia_mul)

Лилиянең язылучылары фикеренчә, җырчы бала көтә. Бу турыда алар аның посты астында язып калдырганнар.

“Беременны что ли,Лилия ханум?” ; “Бэби котэбезме эллэ, Лиллия.” ; “Менә хәзер йоклап булмый инде” ; “Беременность” ; “Конечно,кызына иптэшкэ тагын бер матуркаюшкина кирэк бит инде.” ; “Точно бэби инде” ; “Молодееец,Лилия!!! 4 бэбиен котэ!!!! Унышлы гына булсын!!! Кыз ,малай - мохим тугел,исэн САУ,бэхетле бала булып тусын!!”, дип язып калдырганнар алар.

Бер язылучы исә яңалыкны эш белән бәйләгән. “Лилия ханум!Я думаю,в компании получили статус президента )))Если так ,то поздравляю от всей души", дип язып калдырган ул.

Араларында шатлыклы хәбәрләр бәби генә була аламы әллә ул, дип, бу постка тыныч караучы кешеләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100