Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Тямай янды”: Фирдүс Тямаевны Әлки районында “көйдергәннәр”

 “Бөтенләй иманыгызны югалттыгызмы әллә?!” – дип инстаграмына язган җырчы.

news_top_970_100
“Тямай янды”: Фирдүс Тямаевны Әлки районында “көйдергәннәр”

Фирдүс Тямаевка гастрольләр выкытында тамашачылар гел үзенчәлекле әйберләр бүләк итә.

Тубылда узган концертында җырчыга чәчәк урынына мәтрүшкә сабаклары кыстырып бәйләнгән карлыган себеркесе һәм "һичбер авыру йокмасын, күз тимәсен" дигән теләкләр белән хәләл сабын бүләк иткәннәр иде.

Күптән түгел Татарстанның Базарлы Матак авылында бер тамашачы Фирдүскә исемле бәлеш алып килгән. Бәлеш тышына камырдан “Тямай” дип язып куелган.

Бәлешнең йөзе килмәвен, көеп китүен искәртеп, инстачылар “Тямай көйгән”, “Тямай янды” дип язганнар.

Бу сүзләргә җавап итеп башкалар да комментарий язганнар:

“Тикшереп утырмагыз ризыкны, бәлешнең сөяге юктыр, тамакка кадалмас”.

“Ак булса, пешмәгән диерләр иде”.

“Бәлеш Тямай кебек җитез булган”.

“Тямайның кызулыгына, энергиясенә чыдамаган камыры”.

Бер кеше әлеге комментарийларны Әлки халкын хурлау дип кабул иткән.


“Тямай, бөтен тормышыгызны интернетка куймагыз, дип әйттем. Менә әлкиләрдән көлә дә башладылар. Кешегә хөрмәт йөзеннән татар халкының иң тәмле ризыгын пешергәннәр, югыйсә. Пешергән кешене оялтмакчы идегезме? Ярар, элек мичтә пешкән чуен ашы да ашап китә иде әле артистлар, беркем белми дә кала иде”, – дигән.

Әлеге язмаларны бәлешне пешергән апа да күргән.


“Барыгызга да сәләм. Бәлешне пешерүче мин. Башка артистларга бәлеш пешермим, тик Тямайчигыма гына, һәр концертына пешерәм. Ул бәлешне инстаграмда күргәч, исем китте. Аның көймәгәнен күпме кеше күргән иде бит. Фотога төшергәндә, ут яктылыгы җитмәү сәбәпле көйгән булып күренәдер. Барыгызга да рәхмәт инде, тик мине үпкәләтергә тырышуыгыз файдасыз. Әйе, андый янган бәлешне алып бармас идем. Тик Тямайчик миңа бик рәхмәтле”, – дип язган ул.

Фирдүс Тямаев халыкны имансызлыкта гаепләгән.

“Апа, җаным, Аллаһының рәхмәте яусын! Яртысын өемә алып кайттым, хатыным, улым авыз иттеләр. Бик тәмле пешергәнсез! Аллаһы Тәгалә сезне ризыктан аермасын, амин! Җәмәгать, минем әнием яшендәге апа безгә бәлеш пешереп алып килгән. Әдәпле булыгыз! Сезнең әниегезгә шулай язсалар, матур буламы? Бөтенләй иманыгызны югалттыгызмы әллә?!” – дигән.

“Кешедә иман, әдәп юклыгын һәр язмада күрәсез инде!”, – дигән берсе җавап итеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100