Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сезгә чәчәк, миңа - себерке: Тубылда Фирдүс Тямаевны елатканнар

Җырчы концерт вакытында үзәнә тапшырылган бүләкләргә "күз тимәсен" дип төкеренгән.

news_top_970_100
Сезгә чәчәк, миңа - себерке: Тубылда Фирдүс Тямаевны елатканнар

Тубылда узган концертында Фирдүс Тямаевка бер тамашачы чәчәк урынына мәтрүшкә сабаклары кыстырып бәйләнгән карлыган себеркесе һәм "һичбер авыру йокмасын, күз тимәсен" дигән теләкләр белән хәләл сабын бүләк иткән.

"Бөтен җиремне юам моның белән, апа!" – дип җырчы өшкергәндәге кебек сабын белән себеркегә "тфү-тфү-тфү" дия-дия төкергәләгән.

Тамашачы әлеге сабынны дөрес кулланырга өйрәткән язманы да тапшырган.

"И, апа җаным, Аллаһның рәхмәте яусын! Исән-сау бул, апа!" – дип Фирдүс бүләкләүчене урынына кадәр озаткан.

Ул себеркене бик кадерләп, тавыш колонкасына терәтеп, һәркемгә күренерлек итеп бастырып куйган.

"35 яшемә җитеп, себерке бүләк иткәннәре юк иде, рәхмәт апа! Так приятно, чурт пабири!" – дип "елый-елый", рәхмәтен җиткергән.

Аннан игътибар белән карагач, себеркедә карлыган яфраклары белән мәтрүшкә дә булуын күреп:

"Моны, апа, ни... мунча кереп тормыйбыз инде. Моны чәйгә кушып чәй генә эчәрбез. Теге сабын белән юынырбыз", – дип залны көлдерткән.

Фирдүскә күз тиюдән саклый торган сабынны үз гомерендә беренче тапкыр бүләк иткәннәр.

Халык әйтүенчә, себеркесе шәп, ә сабыны ялган булып чыккан. Хәер, кемдер аны шунгит ташыннан ясалуын һәм сәламәтлек өчен гаять файдалы булуын искәрткән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100