Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТМТВ сәхнәсендә үбешүнең дәвамы: Филүскә ошаган

ТМТВ сәхнәсендә үбешүнең дәвамы: Филүскә ошаган

news_top_970_100
ТМТВ сәхнәсендә үбешүнең дәвамы: Филүскә ошаган
Узган атнада Казанда үткән ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы инде онытылып бетте дияргә була, бары бер эпизод истә - моңарчы күп кешегә билгеле дә булмаган "Бәхетле" төркеме җырлап бетерүгә сәхнәгә "Болгар кызлары" төркеменнән куылуы белән дан казанган Ләйсән Басыйрова чыкты һәм төркем егетләренең берсе (Филүс исемлесен) иреннәреннән суырып үпте.


Соңыннан ачыкланганча, Ләйсән белән Филүс таныш та булмаган. Ләйсән үзе бу гамәлен аңлата алмады, "мине тынычлыкта калдырыгыз" кебек җавап белән генә чикләнде.

Ә менә Филүс, атна буе уйлаганнан соң, ниһаять, бу хәлгә үз мөнәсәбәтен белдерде. Куркынган йөзле Филүс инстаграмда видеопост куйды. Ул видеоны мунчада төшергән бугай, чөнки Филүснең шәрә икәне һәм бура эчендә утырганы күренә.

"Сәлам барыгызга да. Үбешү турында комментарий бирергәме, юкмы дип озак уйладым да, ниһаять, бер карарга килдем. Үбешкәнче, мин Ләйсән Басыйрова белән таныш түгел идем, безне берни бәйләми иде һәм хәзер дә бәйләми. Әмма аның гамәле минем күңелемә кереп калды. Һәм миңа ошады, дияр идем. Ләйсәнгә сәлам әйтәм", - дип сөйли видеода Филүс.


"Бәлки, сез Ләйсән белән бергә булырсыз", "Чираттагы пиар", дип яза Филүскә инстадашлары. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100