Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТМТВ-премиясе 2019: кем кемне суырып үпте?

Татар музыкаль телеканалы ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасы – алты сәгатьлек шоу тәмам.

news_top_970_100
ТМТВ-премиясе 2019: кем кемне суырып үпте?
ТМТВ татар музыкаль телеканалы  премиясе – рус эстрадасының шаккаттыргыч һәм искитмәле кызу тамашасы – “Муз-ТВ” милли музыкаль премиясенең татарча версиясе. Әйе, мин әлеге премияләрне янәшә куеп чагыштырудан курыкмыйм. Татар эстрадасы көчле адымнар белән алга атлый, ел саен яңа исемнәр, яшь талантлар пәйда була, концертларның сыйфаты үскәннән-үсә бара. Тамашачы “Пирамида” күңел-ачу комплексына шоу карарга бара.

Быел дүртенче тапкыр оештырылган ТМТВ премиясе алты сәгатьлек шоу, 45 номинант, 55 җырчы, 10 дуэт, 48 номер, 60тан артык биючене бер сәхнәдә җыйды. Быелгы тантанага багышланган матбугат конференциясендә безгә рекордлар вәгъдә иткәннәр иде, ягъни премия тамашачысын бар яктан да шаккаттырырга тиеш иде. Мин "Пирамида"га шуңа өмет итеп килдем.

“Аның пеләш башында утлар уйнады”

Яңа исемнәр, яңа образлар – болар барысы да, әлбәттә, бар иде, әмма мин премиянең тагын бер үзенчәлегенә игътибар иттем. Ттамашачылардан ир-атлар күбрәк иде сыман. Кая карама, ир-ат йөзләре кебек тоелды. Сәхнәдә лирик җыр барганда бар булмышы белән шул җырга "кереп киткән" төз гәүдәле ир-ат аеруча исемдә калды. Нигә дисезме? Аның пеләш башында туры мәгънәдә төрле төстәге утлар уйнады - шоуны бизәүче утлар. Ә үзе ул, сәхнәгә карап, чын күңеленнән елмайды. Бу концертка җылылык өстәде ул. Тамашаны рәхәтләнеп ял итеп карады, мин аны күзәтеп утырдым. Мин дә арымадым, чөнки ТМТВ премиясе, бик озак баруына да карамастан, ялыктырмады.

Тамашаны 6 алып баручы парлап берләшеп алып барды: Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров, Иркә белән Айрат Ильясов, Рамил Шәрәпов белән Рамил Шәрәфиев.

Аклы-каралы Илдар Хәкимов

Тантананы биюче кызлар ачып җибәрде. Яшь, матурлар. Арт якларын ачык күрсәткән киемнәре генә ошамады. Тәннең ул өлешен күрсәтү татар эстрадасына туры килми кебек.

Концертны тамашачыга бик яхшы таныш булган аклы-каралы костюмнан Илдар Хәкимов ачып җибәрде. Икенче номерда аңа тормыш иптәше, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова кушылды. Алып баручы аларга “пар күгәрченнәр” дип эндәште. Күгәрченнәр, “Иң яхшы җыр театры” номинациясендә җиңеп, бүтән сәхнәгә чыкмады.

Ә бит тамашачы аларны көтте, дөресрәге, тамашачы Гүзәл Уразова белән Элвин Грейдан парлы җыр көтте. Чөнки әле җомга көнне генә "Уразова белән Грей дуслашкан!" дигән хәбәр килеп ирешкән иде. Дуслашкан хөрмәттән бергәләшеп берәр җыр башкарырлармы дигән идем, башкармадылар. Дуслашу ул стадиягә кадәр барып җитмәгән булса кирәк.

“Күлмәге модный түгел”

Җырчы ANN SU (Анна Сулимина) сәхнәгә яланаяк чыкты. Һәркемнең аерылып торасы килә, ниндидер үзенчәлек кертәсе килә. “Танцеваль проект” номинациясендә җиңү яулаган башкаручы да тамашачының хәтерендә яланаяклы кыз булып калырга теләгән булса кирәк. Татар халкы “Исеме җисеменә туры килә” дияргә ярата, бу очракта номинациясе номерына бигрәкләр дә туры килә диясе килде. Ә менә образы, күлмәге белән ANN SU оттырды – сары төс гомуми фонда ярлы булып күренде, ә күлмәкнең ассимметрик озынлыкта булуы, миңа калса, инде күптән модада түгел.

“Тәмле баклажан төсендәге костюм”

Шуны әйтергә кирәк, артистларның биючеләре үзләрен чак кына уздырмый калды бит! “Мәхәббәт җырчысы” номинациясендә җиңүче, тәмле баклажан төсендәге костюмнан чыгыш ясаган Фәрит Фәйзрахмановның биючеләре алгы планда кебек тоелды. Әй әйләнәләр инде, башларында, аркаларында нинди генә трюклар эшләп бетермиләр! Шаккатып карап утырган идем, инде болай итеп тә бию пүчтәк булган икән бит. Хәкимнең биючеләре шундый итеп биеде - бөтенләй сүзсез калдырды. 

Франциядән килгәннәр

Гүзәлем белән Салават Миннеханов – сафлык эталоны. Артистлар “Мин сине озак эзләдем” җырын башкарганда рәхәтләнеп елыйсы килде. Үз мәхәббәтем нык сагындырган! Чын күңелдән башкарылган җыр шулай йөрәк түрләренә кадәр үтеп керергә тиешдер инде ул. Җырчыларның образларына, бигрәк тә Гүзәлемнең башындагы композициягә сокланып карап утырдым. Башка каурый кадап чыгучы кызлар концертта икәү генә булды. Икесенең дә образлары Франция якларына тартты. Мерси, кызлар, кыю образларыгыз өчен! Гүзәлем белән Салават Миннехановның “Мин сине озак эзләдем” җырына төшерелгән клиплары “Иң яхшы клип” номинациясендә җиңү яулады. 

“Мондый чәчәкләр бөтен концертка бер генә иде!”

Җырчы Люция Мусинаның лаеклы исеме бар! Ул – Татарстанның халык артисты...ның хатыны! Алып баручыларның шулай дип шаяртуларыннан тамашачылар рәхәтләнеп көлде. Аларга кызык булды, ә мин исә җырчыны жәлләп куйдым. Ярый, Люция, борчылмагыз, сезгә дә исем бирерләр әле. “Ягымлы җырчы” номинациясендә җиңү яулавыгыз да юкка гына түгелдер. “Пирамида”га кереп килүгә баскыч кырыенда ак чәчәкләр бәйләме тотып моңаеп утырган малайны күргән идем, “Ий, балакай, әниең алып килгән инде сине, матур бәйләмеңне кемгә бирәсең соң”, дип уйлап куйган идем, ул чәчкәләр Люция Мусинага булган икән бит! Таныдым мин аларны. Чәчәкләрнең ниндиләрен генә бүләк итмәделәр, коробкалар белән дә кыландырдылар, әмма мондый бәйләм бөтен концертка бер генә иде.

Шик уяттылар

“Иң яхшы старт” номинациясендә Марина Карпова җиңде, “Яңа исем” номинациясенә лаеклы дип Рината Тей табылды. “Иң назлы дуэт” номинациясендә җиңү яулаган Лия Шамсина белән Хәбип Шәриповны тамашачы башта бераз шикләнеп кабул итте.

Җырчыларның фикерләрен татар телендә дөрес итеп җиткерә алмаулары – татар эстрадасы өчен гадәти күренеш. Лия Шамсинаны шундый номинациядә катнаштырсаң, лидер булыр иде. Әллә каушады, әллә сүзен әйтә алмады, әмма статуэткасын алганнан соң микрофонга “Без әле күрешәчәкбез” дигән мәгънәдә ярым русча, ярым татарча сөйләве бар кешене көлдерде. Лия белән Хәбиптан искитмәле дуэт чыга, сүз дә юк, җырларын рәхәтләнеп тыңладым, тавышларыннан ләззәт алдым. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, кайчак аристларны татар теле курсларына җибәрәсе килә. Аңлый алмыйм әле д: татарча җырлау белән татарча сөйләшү ни белән аерыла соң? Нишләп монда җир белән күк арасы?

Иреннәрен суырып үпте

“Яңа иҗади тандем” номинациясе ияләре – Гүзәлия һәм Азалия Вәлиева. “Романтик җырчы”: хатын-кызлар арасында –Чәчкә, ир-атлар арасында – Артур Минһаҗев. “Ел ачышы” булып “Бәхетле” төркеме табылды.

“Бәхетле” төркеме турында хәзер “Теге, сәхнәдә үбештеләр бит әле...” дип сөйләшерләр инде. Эш болай булды: егетләр җырлап бетергәч, сәхнәгә интим фотолары өчен “Болгар кызлары” төркеменнән куылган Ләйсән Басыйрова менде һәм Филүс Вәлиевне ирененнән суырып үпте. Филүс шок хәлендә калды дисәм дә, аз булыр. Җырчы үзен үпкән кызны белми дә кебек тоелды. Аңышмыйча, ул сәхнә артына кереп китте.

Концерт башланганчы Ләйсәнне чәчәкләр бәйләме белән күргән идем, “Аха, Ләйсән кемнедер бүләкләргә җыена”, дип уйлап куйдым, аның ачык өске киеменә игътибар иттем. Кофтасы кендегенә кадәр уемтыклы иде. Чәчкәләрнең кемгә икәне дә, образның кем өчен шундый ачык икәне дә аңлашылды. Әллә чираттагы пиары булды, кем белә. Тамашачыларның барысы да диярлек минем белән килешер, Ләйсәннең шулай эшләве – бер дә матур күренеш түгел иде. 


“Бәрәңгедән Рүзилә идең бит син!”

“Топ клип” хит-парады лидеры Данир Сабиров рәхәтләнеп шаяртты. Юмористның Рината Тейга “Мин укыганда, Мари Эл республикасы Бәрәңге районыннан Рүзилә иде ул” диюе тамашачыларга аеруча ошады. Ринатаның үзенә ошаганмы икән, бик бәхәсле сорау.

Элвин Грей – революционер

ТМТВ премиясендә иң популяр җырчы булып, әлбәттә, Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей табылды. Элвинның сөйләшкәндә дә тавышы шулкадәр матур ки, бер мәлдә гашыйк була яздым. Үзенә түгел, иҗатына. Радикны хөрмәт итәм. Сәхнәгә, татар эстрадасына, шоу-бизнеска катнашлары булган, сөйләшергә туры килгән кешеләрнең һәммәсе дә Элвинны мисал итеп куя. Элвин Грей, син – революция ясаучы! Үзең булып кал! Халык сине шуның өчен үлеп ярата. Элвин Грей дөнья аренасына чыгарга лаеклы җырчы! Аның өчен татар халкына оят булмаячак. Бүгенге көндә артист өчен халык мәхәббәтеннән дә көчлерәк әйбер юк.

Элвин Грей белән Бабек Мамедрзаев шулай ук “Чит илдә төшерелгән иң яхшы клип” номинациясендә җиңү яуладылар. 

“Через Мамадыш, Фирүзә Париж!”

“Иң яхшы лирик җыр” номинациясендә “Онытырга телим мин сине” җыры белән Илсаф бүләкләнде. “Яңа сольный проект” – Линара Батталова, “Яшьләр проекты” – Динара Рәхимова, “Оригиналь исем” – через Мамадыш, Фирүзә Париж! Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша бүләкләү тантанасында Фирүзә Парижны шулай дип игълан итте. Фирүзәнең бабасы Париж исемле булган. Молодец, Фирүзә, чыгышың белән бабаңның йөзенә кызыллык китермәдең!

“Кабатланмас тавыш” номинациясендә минем яраткан җырчым, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина җиңде. Мин мең тапкыр әйтергә әзер, аның кебекләр татар эстрадасында бүтән юк! Матурлык гадилектә. Бу сүзләр нәкъ Эльмира Кәлимуллина турында.

Ррр, Азалия!

“Иң яхшы клип һәм җыр” номинациясендә “Җаныкаем” клибы белән Азалия Зиннәт җиңде! Ох, Азалия, “ррр” дип син җырлыйсың, фигураң бит “ррр” гына түгел, “фр-фр-фр” килерлек! Чалбардан да шулкадәр “аппетитлы” күренеп була икән. Минем белән залда утырган барлык ир-ат тамашачылар килешер! Чалбары да бит гади генә түгел, леопардлы иде! Кыздырып та күрсәттең! Чыгып бииселәр килде. Кечкенә кыз булган булсам, ике дә уйламыйыча чыгып биер идем. Бу мәсьәләдә бик яхшы тәҗрибәм дә бар. Азалия Зиннәт, үз вакыты килеп җиткәч, бик популяр җырчы булачак. Үзен күрсәтергә оялмаган кешене башта кабул итмиләр, бераздан ул меңләгәннәрнең кумирына әйләнә. Азалия Зиннәт тә шундыйлардан. Миң моңа ышанам.

Хәкимнән – “бомба” чыгыш

Хәкимнең биючеләре турында бераз өстәрәк сөйли башлаган идем инде. Хәзер җырчының үзе турында да бер-ике сүз әйтеп китәсем килә. Хәким ышанычлы адымнар белән танылып килүче яшь башкаручы. Хәким халыкара “Татар җыры” эстрада фестивалендә дә мине яхшы чыгышы белән шаккаттырган иде. Мин аның “Ялкыз аккош” җырын бик ошатып тыңладым. Ул вакытта да шундый фикердә идем, хәзер дә шундый фикердә: бу егет күрсәтәчәк әле! ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасында “Ел ташкыны” булып табылган Хәкимнең биючеләре зебра төсле киемдә чыкты, костюмнары бөтен тәннәрен каплаган иде, йөзләре дә, күзләре дә, борыннары да күренмәде хәтта! Хәким “бомба” чыгыш ясады. Бераз ябыгып та киткән, ТМТВ премиясенә тырышып әзерләнгән булса кирәк. Автор-башкаручы Гүзәлия Хәкимгә лаеклы статуэткасын тапшыруына бик шат икәнен ачыктан-ачык әйтте, тамашачы Гүзәлиянең Хәким өчен борчылганын күрде. Нишләтәсең, бу тандем иҗат юлының башында ук бераз серле кебек тоелды. Җырчылар үзара чыннан да искитмәле яхшы мөнәсәбәттәдер.

Вадим Захаров – “милашка”

“Халыкчан җырчы” номинациясендә җиңү яулаган Вадим Захаровны руслар “милашка” дип әйтерләр иде. Вадим Захаров турында башкача әйтеп тә булмый. “Җырларым ТМТВ каналында яңгырый башлагач, абруем арта башлады. Абруй белән бергә үзем дә артам”, дип шаярткан җырчыдан сабый балага сокланган кебек сокланам.

Рәфинә Ганиуллина аристократка?

“Иң яхшы лирик җыр” номинациясендә “Исемсез хат” дигән җыры белән Рәфинә Ганиуллина җиңде. Рәфинәнең образын аерып әйтәсем килә. “Иң стильле башкаручы” номинациясендә җиңгән Алсу Әбелханова матбугат конференциясендә “Интертат” хәбәрчесенә заманча образда чыгам дигән иде. Алсу күн костюмнан чыкты. Хәзер кешене шаккатырып булмый дигән иде, чыннан да шаккаттырмады. Рәфинәнең образы шаккаттырды! Афәрин, Рәфинә! Аристократка син, чын! Алсуны әлеге образда күргәч бераз кәеф китте дисәм дә ялган булмас. Мин аннан башкачарак образ көткән идем. 

Кызлар-йолдызлар

Ландыш Нигъмәтҗанова – хит-парадлар лидеры, Иркә – “Тамашачы мәхәббәтенә” лаеклы җырчы. Молодцы, кызлар! Иркә концертны да алып барды, тамаша ахырына якынлашканда дәртле җыр да башкарды. Афәрин! Булдырдың!

Илсөя кирәк!

Номинацияләр искитмәле күп, аерып әйтәсем килгән артистларым шушы. Әмма ТМТВ премиясенә Илсөя Бәдретдинова җитмәде. Илсөя, ялгышмасам, “Татар җыры” фестивалендә дә чыгыш ясамады. Монда булыр инде дип өметләнеп килгән идем, премия тапшыру сәхнәсендә дә ул юк иде. Мондый масштаблы концертларга Илсөя кирәк! Бәдретдинова кебекләр бүтән юк.

ТМТВ премиясе – аерым планета. “Муз-ТВ” милли музыкаль премиясе белән чагыштырырлык әлеге шоу үзен тулысынча аклый. Биредә музыка белән бию үзара аһәңле бәйләнештә бара. Татар музыкаль телеканалы ТМТВ премиясе сыйфаты буенча халыкара “Татар җыры” эстрада фестивален уздырды. Биредә һәр артист үзен иркен тота. ТМТВ премиясенә зуррак мәйданчыкларга чыгарга вакыт. Ул үзен тулысынча аклаячак.

Барлык артистлар әйтмешли, яшәсен ТатМузТВ! Беренче юбилейлы премия тапшыру тантанасын да күрергә язсын. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100