Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовны эстрададан китмәскә өндиләр: "Радик Юльякшин берни белән дә синнән яхшырак түгел, 10 мең зал җыя"

Ришат Фазлыйәхмәтовны эстрададан китмәскә өндиләр: "Радик Юльякшин берни белән дә синнән яхшырак түгел, 10 мең зал җыя"

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовны эстрададан китмәскә өндиләр: "Радик Юльякшин берни белән дә синнән яхшырак түгел, 10 мең зал җыя"
Ришат Фазлыйәхмәтов пиарның яңа баскычына күтәрелгән. Ул элегрәк концертларына кеше йөрмәве турында әйткән иде. "Йөрмиләр икән, димәк, минем халыкка да кирәгем шуның кадәрле генә икән, дип уйлыйм" дип сөйли Ришат. Ул тамашачыга ультиматум куя: Ришат Фазлыйәхмәтовның Казандагы концертына килеп, аны яратуларын күрсәтмиләр икән, эстрададан китәчәк! Бу хактагы хәбәрне ул Вконтактедагы акканутына элеп куйган иде. 

Тамашачылар, билгеле инде, җырчыны китмәскә өнди.

"Кал, син бит матур җырлыйсың".
"Синең илаһи алыштыргысыз тавышың, сине беркем кабатлый алмый, кая безне калдырасың, без сине кабат-кабат көтеп калабыз, сәхнә тик синең өчен, син бит сәхнә кешесе, безне ятим итмә, җырларга, җырларга һәм җырларга..."
"Ришат, син сәхнәдән китсәң, әниеңнең рухи ни эшләр?"
"Энем, китү турында уйлама да. Синдәге моң белән сәхнәдән китү гөнаһ булыр иде. Җыен җырлый белмәгән, сәхнә буйлап акырып йөргән җырчыларга калдырасыңмы татар сәхнәсен?"
"Елап йөргәч, булмый инде ул. Бирешмә, Ришат. Радик Юльякшинның бернәрсәсе дә юк, кеше җырын җырлап, 10000 зал җыя, ул берни белән дә синнән яхшырак түгел".
"Олимпка килеп җиткәч, ничек инде китәргә була? Син безнең йолдызыбыз!"
"Ришат, күпме синең өчен өзелеп торган тамашачыларыңны ташларга ярамый. Үзеңне шундый талантлы җырчы дәрәҗәсенә җиткерер өчен күпме көчләр түккәнеңне үзең генә беләсеңдер. Солянка концертларында,җырларга Ришат Фазлиәхмәтов чыккач,тамашачының алкышлавыннан сине ҮЗ иткәне сизелеп тора. Салават концертларында катнашкан вакытларыңнан бирле, җырларыңны да, үзеңне дә бик яратам. Карап, тыңлап барам, концертларыңа йөрим. Синең урының сәхнәдә, сәхнәгә син, син, син кирәк Ришат, нәкъ үзеңнең җырыңдагыча". 

"Үзенә карасын", "Эшкә урнашырга вакыт", - дигән киңәшләр бирүчеләр дә бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100