Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов: "Заллар җыеп булмый, концерт куярга бик авыр"

Ришат Фазлыйәхмәтов, концертларына тамашачы йөрмәү сәбәпле, сәхнәдән китәргә ниятли.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов: "Заллар җыеп булмый, концерт куярга бик авыр"
Татар эстрадасы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов сәхнәдән китәргә ниятли. Бу хакта инстаграмм социаль челтәрендә Фазлыйәхмәтовның фан-клуб аккаунтында язылган. “Менә бу яңа концерт программамны тиешенчә итеп әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән – икенче елга тулысынча эстрададан китәргә ниятлим”, – дип әйткән җырчы. 


Ришат Фазлыйәхмәтов “Интертат” хәбәрчесенә, бу сүзләрнең дөреслеген раслап, “Чыннан да шулай, заллар җыеп булмый, концерт куярга бик авыр. Мин бу сүзләрне август айларында әйткән идем, хәзер дә шул ук фикердә, әлегә кәеф шундый”, – диде. “Бу сезонда юмористик концерт була, программасында яңа җырлар күбрәк, тамашачы җыярга тырышам инде. Ә халыкка хәзер шоу кирәк, моң кирәкми. Барыбер кайчан да булса моңга кайтарбыз әле без, шоулар туйдырыр ул”, – диде Фазлыйәхмәтов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100