Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттаховка кинаяле җавап: Венера Ганиева Ришат Төхвәтуллинны үзенә алырга җыена

Рифат Фәттахов күптән түгел Венера Ганиеваның укытуына ризасызлыгын белдергән иде.

news_top_970_100
Рифат Фәттаховка кинаяле җавап: Венера Ганиева Ришат Төхвәтуллинны үзенә алырга җыена
Гөлсирин Абдуллинаның югары уку йортын зәңгәр дипломга тәмамлавын тамашачылар да, җырчының продюсеры Рифат Фәттахов та кабул итә алмады. "Шаккатмалы хәл, инде Гөлсирингә дә кызыл диплом бирмәгәч... Башкалар үпкәләмәсен, әмма Венера Ганиеваның быелгы чыгарылышы арасында профессиональ сәхнәдә иң зур уңышка ирешкәне Гөлсирин Абдуллина!" - диде Рифат әфәнде Фәттахов Интертатка.

Венера Ганиева җавап адымы ясаган ахырысы. Ул үзенең Инстаграмына "ваһаповчы" Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовлар, Ришат Төхвәтуллин белән төшкән фото урнаштырган. "Гөлсиринем, Азатым һәм Ришат. Быел Ришат ассисентурага укырга киләм диде", - дип язып куйган.

Ришат Төхвәтуллинның беренче продюсеры - Рифат Фәттахов. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100