Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов Айсылу Габдинованы "Дуслык күпере"ндә катнаштырмый?

Рифат Фәттахов Айсылу Габдинованы "Дуслык күпере"ндә катнаштырмый?

news_top_970_100
Рифат Фәттахов Айсылу Габдинованы "Дуслык күпере"ндә катнаштырмый?
Ваһапов фестивале тирәсендә кабат тавыш кубып маташа - фестиваль солистларының берсе Айсылу Габдинова "Дуслык күпере" концертында катнашмаячак. "Күпсанлы сорауларга җавап бирәсем килә. "Дуслык күпере"нә мин чакыру алмадым, шуңа мин анда катнашмыйм", - дип язган Айсылу инстаграмында.


 

  • "Дуслык күпере" татар-башкорт фестивален төп оештыручы - Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды. Быел фестиваль икенче мәртәбә уза. Былтыргысында Ваһапов фонды солистлары бу фестивальдә катнашты. Быел исә, Айсылу Габдинованың постыннан аңлашылганча, аны программага кертмәскә уйлаганнар. 
"Нигә сезнең команданы аералар икән?" - дип яза Айсылуга инстадашлары. Аны юатучылар, талантлы булуы турында язучылар да күп. "Син үз юлыңны табачаксың, Айсылу", - дип язалар аңа.

Айсылу Габдинова - мәрхүм продюсер Илфак Шиһаповның уникаль табылдыгы иде. Югары профессиональ әзерлекле җырчы беренче җырын җырлауга ук тамашачыларга танылды гына түгел, Мәскәүгә "Первый канал"га ук барып җитте. "Ленинград" төркеменең "Лабутены" җырына татарча "Алабута" каверы иде ул. Шулай итеп, Илфак Шиһапов Айсылуны бик тиз таныта алды, алар нәтиҗәле иҗат итте. 

Менә шулай... #айсылугабдинова

Публикация от Айсылу Габдинова (@aisylu_gabdinova)


Илфак Шиһапов үлеменнән соң Айсылуны Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов үзенә чакырды. "Айсылу Габдинова белән эшләвем - Илфак Шиһаповка карата мөнәсәбәтем дә, ихтирамым да", - дип аңлатты Рифат Фәттахов ул вакытта "Интертат"ка биргән интервьюсында. Шуңа да Фәттаховның Габдинованы үзе оештырган "Дуслык күпере"ндә катнаштырмавы сәер күренеш. 


Хәер, "Дуслык күпере", "дуслык" дигән атамасына карамастан, баштан ук гаугалы булды. Былтыр, хәтерләсәгез, нәкъ менә шушы фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә Гүзәл Уразованың ире Илдар Хәкимов Элвин Грейның алга таба да популяр буласына шик белдерде. Элвин Грейның исә моңа хәтере калды, ул Илдарны читтән үзен "чәйнәүдә" гаепләде. "Пацан сказал - пацан сделал". Мин Илдар Хәкимов урынында бу сүзләрне күзгә карап әйтер идем", - диде Элвин Грей. Соңыннан Илдар Хәкимов үзенең күп сөйләшеп ташлаганын аңлап булса кирәк, гафу үтенәсе урында, үзе әйткән сүзләр өчен гаепне журналистларга да аударып калдырмакчы булды. Былтыргы "Дуслык күпере" тирәсендәге гамәлләр шушы хәл белән истә калды. 

Быел менә Айсылу Габдинова тирәсендәге хәлләрне күзәтәбез. 

Ә бәлки, бу чираттагы пиардыр: "Дуслык күпере" фестиваленә игътибарны арттыру, билетларны тизрәк саттыру өчен генә эшләнәдер? Сез ничек уйлыйсыз? 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100