Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәнис Габбазовның хатыны җырлый башлаган

Рәнис Габбазовның хатыны җырлый башлаган

news_top_970_100
Рәнис Габбазовның хатыны җырлый башлаган
Рәнис Габбазов хатыны Гөлиянең җырлаганы төшерелгән видеоны инстаграмдагы сәхифәсенә куйды. "Җырлый минем матурым", - дип яза ул.

Инстачылар җырны ошаткан.

"Шундый матур тавыш, моңлы. Сәхнәләрдә күрергә насыйп булсын", "Ник шулай җырлаучылар күбрәк сәхнәдә юк икән, афәрин, балам! Эч пошыргычлар күбрәк бит, алар зур сәхнәләргә ничек үтәләр икән?", дип язалар.

Рәнискә хатыны белән дуэт җырларга тәкъдим итәләр.

"Бигрәк матур җырлый ич тормыш иптәшең, ник анын белән концертлар куеп йөрмәскә сезгә. Төрле кызлар кочаклап җырлап йөргәнче (шутка), давай үз хатының белән дә җырла инде безнең өчен, Рәнис", -диләр.


"Тормыш иптәшем Гөлия Сагиева - Казан кызы. Аның белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда таныштык. Мин Венера Ганиевада укыдым, Гөлия Салават Фәтхетдинов кафедрасында белем алды. Тәүге тапкыр аны ашханәдә очраттым. Гөлия шоколад ала иде, мин исә "үзем алып бирәм" дидем. Шулай итеп, Гөлиягә алып биргән беренче бүләгем - шоколад булды. Гөлия бик матур җырлый, концертларымда да катнашканы бар. Ул шулай ук Ваһапов фестивале лауреаты", - дип сөйләгән иде Intertat.ru хәбәрчесенә Рәнис Габбазов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100