Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ник мин атказанмаган?!" Илсөя Бәдретдинованы Гүзәл Уразовадан көнләшүдә гаеплиләр?

"Ник мин атказанмаган?!" Илсөя Бәдретдинованы Гүзәл Уразовадан көнләшүдә гаеплиләр?

news_top_970_100
"Ник мин атказанмаган?!" Илсөя Бәдретдинованы Гүзәл Уразовадан көнләшүдә гаеплиләр?
"Менә әйме... ваще акыллы сүзләр язмыйча гына, бер яңа җыр тәкъдим итәм сезгә! Ренат Галиаскар сүзләре, Илназ Гарипов көе. "Атказанмаган". Бөтен уйлаганыгызны языгыз..." - дип язган инстаграмында Илсөя. 

Җырның сүзләре болай:

"Журналистлар язар иде гәҗиттә алгы биттә,
Исән чакта шул медальне тагасы иде түшкә.
Бар Татарстан җыелып Бауманнан әйдә үтик,
Дөньяның артына тибеп мине атказанган итик.

Өй түрендәге сервантым премия белән тулган.
Башкалар күптән медальле, ник мин атказанмаган?"

Дөресен әйтергә кирәк, Илсөяне "атказанган - атказанмаган" турында уйланырга "Татар-информ" журналисты Динә Йосыпованың соравы этәргәндер. Күптән түгел бер концертта Динә: "Ник сез атказанмаган?" дип туп-туры сорады. "Бу сорауны бәлки миңа түгел, исемне бирә торган кешеләргә бирергә кирәктер. Үзем сорап бармаячакмын. Бирмиләр икән, димәк, атказанмаган", - диде Илсөя Бәдретдинова.

Шуннан соң берничә көн үтүгә җырчы Гүзәл Уразовага "Татарстанның халык артисты" исемен бирделәр. Әлбәттә, уйларны бу да көчәйткәндер. Ни дисәң дә, Уразова 1982 елгы һәм инде халык артисты, ә Бәдретдинова 81нче елгы һәм әле атказанган да түгел. Илсөяне инстаграмда нәкъ менә Уразова белән "төрттергәннәр" дә. "Илсөя, вакыты ул түгел бит, Уразова Халык җырчысын алган вакытта гына... Көнләшәсез, ахрысы", - дип язган Илсөягә бер инстадашы.

"Килде-китте артистларга мәҗбүри тоттырдылар ул исемне, Илсөянеке һаман юк"... "Илсөя, без сезгә бүген "халык артисты"н бирер идек. Әмма безне кем ишетә соң? "Арттан төртүче"ң дә юк инде, кайберәүләрнеке кебек", - дип язалар Илсөягә инстадашлары. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100