Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Наилә Фатехова һәм Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелгән

Наилә Фатехова һәм Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелгән

news_top_970_100
Наилә Фатехова һәм Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелгән
1 апрель көнне ике татар җырчысына шатлык алып килгән. Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Наилә Фатеховага һәм популяр җырчы Гүзәл Уразовага "Татарстанның халык артисты" исеме бирелгән. 

Мәскәү татарларының "Татар кызы - 2019" сайтында Наилә Фатехованы котлап язганнар. 

Гүзәл Уразовага да "Татарстанның халык артисты" исеме бирелүе тәгаен билгеле булды. Искәртеп үтик, "Интертат" бу хакта сорагач, җырчының ире Илдар Хәкимов: "бәлки, биргәннәрдер, бәлки бирәчәкләрдер, бер сүз дә әйтә алмыйм", - дип җавап биргән иде.

Илдар Хәкимов ачыклый алмаган мәгълүматны төгәл белдек. Гүзәл Уразовага дөрестән дә мактаулы исем бирелгән.

Наилә Фатехованы да, Гүзәл Уразованы да мактаулы исем алулары белән котлыйбыз!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100