Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Нигә Ришатны ташлап китәсез?" Ришат Төхвәтуллинның баянчысы төркемнән китә

"Нигә Ришатны ташлап китәсез?" Ришат Төхвәтуллинның баянчысы төркемнән китә

news_top_970_100
"Нигә Ришатны ташлап китәсез?" Ришат Төхвәтуллинның баянчысы төркемнән китә
Ришат Төхвәтуллинның баянчысы Руслан Мөхәммәтдиев җырчының иҗат төркеменнән киткән. 

"Зур рәхмәт сезгә барчагызга, бик күңелле эшләдек. Төркемне күзәтеп барган барлык тамашачыларның сорауларына җавап бирәм: төркемдә бүтән уйнамыйм, аңлавыгызны һәм кичерүегезне сорыйм. Төркемгә иҗади уңышлар һәм тигез юллар, исән-сау булыгыз!" - дип язган ул.

Инстадуслары китүенең сәбәбе белән кызыксынгач, Руслан: "Декрет", - дип кенә язып куйган. 

"Ничек инде Руслан? Салават Фәтхетдинов белән Альфред Якшимбетовны бер-берсез күз алдына китереп булмаган кебек, сезне дә Ришат белән аерым күз алдына китерүе кыен. Нигә Ришатны ташлап китәсез? Сөмбелә китте, хәзер сез?" - дип язган Ләйсән исемле тамашачы. 

"Кызганыч", "Теләкләрең чынга ашсын", "Сезнең шаяртулардан башка күңелсез булыр, ярар шулай булсын - җибәрәбез", - дип язган төркемнең иҗатын күзәтеп баручылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100