Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбелә Вәлиәхмәтова Ришат Төхвәтуллин командасыннан китүен әйтте

Татар эстрадасы җырчысы Ришат Төхвәтуллин группасында эшләгән Сөмбелә Вәлиәхмәтова командадан китүе турында Инстаграм битендә хәбәр итте.

news_top_970_100
Сөмбелә Вәлиәхмәтова Ришат Төхвәтуллин командасыннан китүен әйтте
"Хәерле кич, дуслар! Күпләрегез мине югалтып торгандыр бу арада.. Сәбәбе - яңа эш. Әйе, әйе, сез дөрес аңладыгыз... Ришат Төхвәтуллин группасы минем мәңгелек мәхәббәтем, алар минем йөрәк түрендә, иң якыннарым, дусларым һәм хәлемнән килгәнчә мин аларга һәрвакыт ярдәм итеп торачакмын! Ләкин бу узган ел өчендә мин шуны аңладым - мин бүтән гастрольләргә йөрергә теләмим!.. Минем һәркөн эштән соң өемә кайтып, гаилә тормышы белән яшисем килә...

Әлбәттә, мин бөтенләй сәнгатьтән китә алмый идем, шунлыктан "Традицион мәдәниятне үстерү үзәге" эш тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаштым. "Фольклорга ни катнашың бар инде синең? Син бит "эстрадник"! - диючеләр дә булыр. Менә бу урында ачыклык кертеп үтәсем килә - белгечлегем буенча мин "халык театры җитәкчесе", НХК буенча бакалавр дипломым бар! Менә шулай. бер диплом буенча мин эстрада артисты, ә икенчесе буенча фольклорчы! Гомумән, исемем үк фольклор белән бәйле бит, ник артыгын сөйләп торырга?

Бу өлкәдә минем әлегә тәҗрибәм аз, ләкин фольклор үзәгенә яшьләр килүе, фольклор белән яшьләр кызыксынуы яхшы фал дип уйлыйм! Тора-бара тәҗрибәле белгеч булып куярмын әле менә, Аллаһы боерса. Иң мөһиме, үрнәк була алырдай, дөрес юнәлеш бирерә алырдай кешеләр бар! Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Михайлович Макаров белән танышуыма чиксез шатмын!" - дип язган Сөмбелә.

"Котлыйм, Сөмбелә! Син бар җирдә дә булдырырсың. Яхшы мәгьнәдә усаллыгың, үҗәтлегең, тырышлыгың, талантың бар! Уңышлар сиңа!", "Бик дөрес адым! Хатын -кыз өйнен яме, өйнең тәме. Ә ул өйдә юк икән, боларның берсе дә юк... Уңышлар сезгә", - дип теләкләр язган халык.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле кич, дуслар! Күпләрегез мине югалтып торгандыр бу арада.. Сәбәбе - яңа эш. Әйе, әйе, сез дөрес аңладыгыз... #rtgroup минем мәңгелек мәхәббәтем, алар минем йөрәк түрендә, иң якыннарым, дусларым һәм хәлемнән килгәнчә мин аларга һәрвакыт ярдәм итеп торачакмын! Ләкин бу узган ел өчендә мин шуны аңладым - мин бүтән гастрольләргә йөрергә теләмим!.. Минем һәркөн эштән соң өемә кайтып, гаилә тормышы белән яшисем килә.. Әлбәттә, мин бөтенләй сәнгатьтән китә алмый идем, шунлыктан @tatfolk та эш тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаштым. "Фольклорга ни катнашың бар инде синең? син бит "эстрадник"! - диючеләр дә булыр. Менә бу урында ачыклык кертеп үтәсем килә - белгечлегем буенча мин "халык театры җитәкчесе", НХК буенча бакалавр дипломым бар! Менә шулай бер диплом буенча мин эстрада артисты, ә икенчесе буенча фольклорчы! Гомумән, исемем үк фольклор бн бәйле бит, ник артыгын сөйләп торырга? Бу өлкәдә минем әлегә тәҗрибәм аз, ләкин фольклор үзәгенә яшьләр килүе, фольклор белән яшьләр кызыксынуы яхшы фал дип уйлыйм! Тора-бара тәҗрибәле белгеч булып куярмын әле менә, Аллаһы боерса Иң мөһиме үрнәк була алырдай, дөрес юнәлеш бирерә алырдай кешеләр бар! Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Михайлович Макаров белән танышуыма чиксез шатмын! #rtgroup #рцртк #tatfolk

Публикация от Сөмбелә Вәлиәхмәтова (@sambella___)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100