Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ниһаять: Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады

Хәзерге вакытта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Ваһапов фестивале йолдызлары” концерты бара. Азат Абитов сөйгән ярына кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Кемгә, кемгә?! Әлбәттә, җырчы Гөлсирин Абдуллинага.

news_top_970_100
Ниһаять: Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады
"Концертка килгән авылдашлар, туганнар һәм тамашачылар алдында шуны әйтәсем килә. Без Гөлсирин белән бер-беребезне яратабыз, дип уйлый күрмәгез. Без бары тик дуслар гына", - дип башлады сүзен Азат. Башта барысы да уен кебек булды. Ул сәхнәгә Гөлсиринне чакырды һәм алар бергәләп "Әллә нинди язмыш" җырын башкарды. Барысы да икенче тәнәфестән соң кискен борылыш алды. Дөресрәге, концерт ахырында.

"Минем өчен дулкынландыргыч мизгел. Җитди адым ясыйм. Гульсик, мин артык матур сүзләр сөйли белмим. Бары бер сорау гына бирәм. Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?" - диде ул.

Азат Абитов бу адымга озак әзерләнгән. Көнен дә туры китергән: концерт көнне меңләгән тамашачы алдында эшләде бу адымны. Азат, тезләнеп, Гөлсирингә тәкъдим ясады һәм йөзек кидерде. Чәчәк бәйләме дә бүләк итте.

Гөлсирин өчен бу яңалык көтелмәгән булды. Азатның тәкъдименә ул "әйе" дип җавап бирде.

Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов арасында җылы хис булуын былтыр беренче булып "Татар-информ" хәбәрчесе сизеп алган иде. Ул бер төркем артистлар белән гастрольләрдә йөреп, шундый яңалык белән кайтты. Шуннан бирле без Азат белән Гөлсирин мәхәббәтен күзәтәбез. Яшь җилкәнчәккә хас булганча, алар ачуланышып та алдылар, кабат дуслаштылар да. Төрле имеш-мимешләр дә булды. Бүген бу мөнәсәбәтләр ачылды. Татар эстрадасында яңа пар барлыкка килде. Яшьләрне ихлас күңелдән котлыйбыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100