Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ике еллап гомерем калды": Бари Алибасов алтын унитазлы фатирын васыять иткән

Үз вакытында Бари Алибасов фатирга ремонт ясау өчен ике миллион ярымлап доллар акча тоткан. 

news_top_970_100
"Ике еллап гомерем калды":  Бари Алибасов алтын унитазлы фатирын васыять иткән

Танылган продюсер Бари Алибасов Мәскәүдәге элиталы апартаментлары, музыка өлкәсендәге уңышларын кемгә васыять ителәсен НТВ каналында әйтте.

Берничә атна эле «На-на» төркеменең Ярославльдәге концерты вакытында Бари Алибасов нык кына имгәнгән. «Мин залга чыкканда барабаннар җайланмасы аша сикердем. Мин бит кайчандыр барабанчы идем. Эшем утырып эшли торган, әмма авыр иде. Менә мин җайланма аша сикердем дә, умыртка баганасын авырттырып алдым. Табиблар сүзләренчә, тагын ел ярым-ике еллап гомерем калган», — дип сөйли Бари Алибасов НТВ каналында «Ты не поверишь» тапшыруында.

Менә шул хәлдән соң, Бари Алибасов шәхси милеген бүлергә карар кылган. Бари Кәримович хәзер терелгән инде, тик васыять язып куйган. «Моны алдан эшләп кую хәерле. Минем васыять итәрлек малым бар. Якын кешеләрең турында кайгыртырга кирәк», — ди ул.

Продюсерның Мәскәүдәге фатиры 130 миллион сум чамасы тора икән. Тугыз бүлмәле фатирның мәйданы 220 квадрат метрлап. Хуҗа үзенең алтын унитазлары белән дә горурлана. Үз вакытында Бари Алибасов бу фатирга ремонт ясау өчен ике миллион ярымлап доллар акча тоткан. Бу милек аның иң якын кешесенә була, дип яза «СтарХит» басмасы.

«Тапкан бар малым улыма кала. Музыка өлкәсендәге бар нәрсә дә «На-на» төркеменнән Владимир Политов һәм Вяечслав Жеребкинга була», — ди продюсер.

33 яшьлек Бари Алибасов-младший уңышлы бизнесмен буларак билгеле. 2018 елда ул Виолетта Гришинага өйләнде. Бер ай чамасы элек аның Амелия исемле кызы туды.

Бари Алибасов үзе былтыр гына Лидия Федосеева-Шукшинага өйләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100