Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күзләре бәхетле»: Бари Алибасов хатынын кочаклап яткан фото белән шаккаттырды

71 яшьлек музыкант, композитор, продюсер һәм 80 яшьлек танылган актриса былтыр өйләнештеләр.

news_top_970_100
«Күзләре бәхетле»: Бари Алибасов хатынын кочаклап яткан фото белән шаккаттырды

Бари Алибасов хатыны белән кочаклашкан мизгел сурәтләнгән фотоны инстаграмдагы сәхифәсенә куйды. «Ашаганнан соң арыдык», дип язган ул.

  • Былтыр ноябр аенда 71 яшьлек музыкант, композитор һәм продюсер Бари Алибасов 80 яшьлек танылган актриса Лидия Федосеева-Шукшина белән өйләнеште.

Актриса Лидия Федосеева-Шукшина иренең күкрәгенә башын салып, ятыбрак тора һәм алар бик ягымлы гына итеп кочаклашалар. Төрле төсле җәймә, юрганнар салынган урын-җир бик гади күренә.

Инстачылар бу фотоны күреп шаккаткан, уй-хисләрен язып калдырганнар. «Бигрәк көтелмәгәнчә! Хатыны бик көчле кеше, ә фотода песи кебек, иренең күкрәгенә яткан. Матур», «Картларча», «Менә ул бәхет», «Молодцы. Мәхәббәт — барысына да баш», «Икегез дә матурлар. Озын гомер бирсен сезгә», «Бариның күзләре бәхетле», «Чын күңелдән бәхет телим», кебек комплиментлар язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100