Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей Салават Фәтхетдиновка чираттагы ярышта катнашырга тәкъдим итте

Элвин Грей Салават Фәтхетдиновка чираттагы ярышта катнашырга тәкъдим итте

news_top_970_100
Элвин Грей Салават Фәтхетдиновка чираттагы ярышта катнашырга тәкъдим итте
#BottleCapChallenge дигән флешмоб баруы хакында язган идек. Аның асылы - әйләнеп тибеп, аяк белән шешә бөкесен ачу. Элвин Грей һәм аның командасы бу флешмобта катнашкан һәм "эстафетаны Салават Фәтхетдиновка тапшырабыз" дип язган.

Дөрес, Радик Юльякшин үзе флешмобта катнашмаган. Шешәне аның төркемендәге егетләрнең берсе - Бабек ача. 

Элвин Грей Салават Фәтхетдиновка бер дуэль тәкъдим иткән иде инде. Салават "Алай җырларга ярамый" дигәч, ул "Казан Арена"да концерт оештырырга һәм кемгә күпме халык килгәнен чагыштырырга тәкъдим иткән иде. Салават бу дуэльне кабул итмәде. 

Укучылар Элвин Грейның бу тәкъдиме дә җавапсыз калыр дип фаразлыйлар. 

"Салават сезгә җавап бирсә, менә гаҗәп булачак".
"Радик хәрәмләшә. Дөрес түгел". 
"Бу мужикларга 30 яшь!"
"Сез юкка Салаватка эстафетаны тапшыргансыз. Барыбер эшләмәячәк".
"Дуракланып ятарга вакыт җиткәндер, акыллы кызга өйләнергә кирәк".
"Егетләр! Шешә пыяладан, бөкесе тимер булырга тиеш. Шешә өстәлдә торырга тиеш, аны беркем дә тотып торырга тиеш түгел!"
"Салават Зәкиевич дәвам итсә, көчле булачак!"

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100