Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аяк белән тибеп, шешәнең бөкесен ачу - социаль челтәрләрдәге флешмобка Рамил Шәрәфиев һәм Данис Зарипов та кушылды

Аяк белән тибеп, шешәнең бөкесен ачу - социаль челтәрләрдәге флешмобка Рамил Шәрәфиев һәм Данис Зарипов та кушылды

news_top_970_100
Аяк белән тибеп, шешәнең бөкесен ачу - социаль челтәрләрдәге флешмобка Рамил Шәрәфиев һәм Данис Зарипов та кушылды
Аяк белән тибеп шешә бөкесен ачу флешмобында хәтта Стэтхем белән Макгрегор да катнашты.

Бу флешмобны Bottle Cap Challenge дип атыйлар: әйләнеп тибеп шешәнең бөкесен ачарга кирәк. Иң мөһиме: бөке инде ачылган булмаска тиеш, аякның бөкене әйләндереп җибәрүе шарт.

Бу флешмобны АКШ спортчысы Макс Холлоуэй башлап җибәрде. 


Соңыннан аңа башкалар да керешеп китте. Британия актеры Джейсон Стетхем һәм спортчы Конор Макгрегор да флешмобта катнашты. 



Флешмобта "Татар радиосы" алып баручысы Рамил Шәрәфиев та катнашты. Рамилгә бәя бирегез!


Флешмобны башка төрле итеп тә уздыра башладылар. Ул катлауланганнан катлаулана бара. Данис Зарипов шешә бөкесен шайба белән ача:


Бөкене чыбыркы белән ачучылар да бар:


Бәләкәй баланың туп белән ачуы:



Социаль челтәрләрдә бу флешмобның сере ачыкланды дип тә яздылар - имеш, бер кеше типкән кыяфәт чыгара, ә шул вакытта икенче кеше, камерага күренмичә генә, аяк киеме белән астан бөкегә суга. Видеоны карагыз:


Мондый ялган булмавын күрсәтер өчен, катнашучылар бөтен буйларын төшергән видео элә башлады.

Бу флешмобны кеше көлдерү максатыннан да кулланучылар бар. Мәсәлән, Гарик Харламов та бу флешмобта катнашты. Башкалардан аермалы буларак, ул бөкене ачмый, шешәгә тибә һәм үзе дә егыла. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100