Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей Гүзәл Уразова белән дуслашуы турында белдергән: "Конфликт тәмам!"

Элвин Грей Гүзәл Уразова белән дуслашуы турында белдергән: "Конфликт тәмам!"

news_top_970_100
Элвин Грей Гүзәл Уразова белән дуслашуы турында белдергән: "Конфликт тәмам!"
Элвин Грей - Радик Юльякшин үз аккаунтында Гүзәл Уразова белән фото урнаштырган һәм "конфликт тәмам" дип язган.

Былтыр ике җырчы арасында бәхәс туды. Элвин Грей Гүзәл Уразованы "Красивая, хороший" җырының авторлык хокукларын сорамыйча үзләштерүдә гаепләде. Гүзәл Уразова, моңа җавап итеп, Элвин Грейның үзен гаепләде. Ике җырчы арасындагы бәхәс бик озак дәвам итте. 

Элвин Грей Гүзәл Уразованы туган көне белән котлагач, алар килешер дигән фаразлар барлыкка килгән иде. Һәм менә ниһаять, алар уртак тел тапкан.

Укучылар бу яңалыкка бик шатланган.

"Ниһаять! Яңа җыр көтәм!" 
"Бар кеше дә дус булса, ничек шәп".
"Бүтән талашмассыз дип өметләнәм".
"Юшкын барыбер калды".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100