Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Зәйнуллина элекке иренең кыйнап китүе хакында язган

Айгөл Зәйнуллина элекке иренең кыйнап китүе хакында язган

news_top_970_100
Айгөл Зәйнуллина элекке иренең кыйнап китүе хакында язган
Айгөл Зәйнуллина хастаханәнең травмотология бүлеге фотосын элгән һәм элекке иренең кыйнавы хакында язган.

"Болгар кызлары" җырчысы Айгөл Зәйнуллинаның элекке ире белән конфликты июньдә башланды. Айгөл әйтүенчә, элекке ире Тимур Шәрифуллин, газ балоны белән куркытып, балаларын Казахстанга алып китә. Суд утырышлары аша Айгөл балаларын үзенә кайтарды, әмма аларның конфликты хәл ителмәде. Айгөл социаль челтәрләрдә иренең яла ягуы хакында язды.

Конфликтта күпләр Айгөл Зәйнуллинаны яклады, әмма бераздан Айгөлнең үзен дә шелтели башладылар. Фирдүс Тямаев аны ире белән уртак тел табарга өндәде.

Айгөл язуыннан билгеле булганча, гауга тагын кискен форма алган.

"Укытучылар көнендә минем элекке ирем шундый бәйрәм оештырды. Кыйнады, балаларны психоз хәленә җиткерде, мин хастаханәдә. Бүген безнең аерылышуга төгәл 6 ел була. Әмма бу кеше берничек тә тынычлана һәм үз тормышы белән яши алмый.
Кредиты түләнмәгән - суд приставлары базасында чиста.
Эчеп рульгә утырган өчен ике тапкыр машина йөртү хокукыннан мәхрүм тиелгән - ЮХИДИ бернәрсә эшләми.
Газ баллоны белән куркытып, балаларны урлап алып китте, суд карарын, Россия законнарын бозды - 4 мең штраф белән котылды, аны да түләми.
Җәмәгать эшлеклесенә газ баллоныннан атты - җәзасыз калды. 
Суд приставына ялган гариза язды, суд приставы белән килешеп, мине Россиядән чыгармаска дигән карар кабул итте - суд приставы да, Шәрифуллин да җәзага тартылмады. 
Мин балалар белән аралаштырмыйм дип полициягә ялган гаризалар яза - ялган, балалар аның янына кунарга йөри, көн саен телефоннан сөйләшәләр.
Приставларга ялган белешмә биргән иде, белешмә югалды, бөтенесе дә моны йомып калды.
Ата-ана хокукын чикләү турында суд карары сәер сәбәпләр аркасында үз көченә керми... суд 24 июльдә булды. 
Бу исемлек очсыз-кырыйсыз. Күпме түзәргә була мыскыл итүгә? Кем мине һәм балаларны адекват булмаган бу кешедән яклар? Әллә инде бу кеше мине үтергәч кенә нәрсәдер булачак һәм ул җавапка тартылачакмы?" - дип язган Айгөл Зәйнуллина.

"Айгөл, сезнең тормышны күрүе йөрәккә бик авыр. Әйдәгез, җыелыйк та, "Мужское Женское" программасына языйк".
"Айгөлнең элекке ире психик сәламәт түгел. Сәламәт кеше алай эшләми".
"Бу изге хатынга булышыгыз инде! Ничек инде ул ата түгел, тиран икәнен исбатлап булмый?"
"Әгәр сез элекке ирегез кебек булсагыз, законны тиз табарглар иде. Кайда соң ул закон?" - дип яклап язганнар Айгөлне.

Әмма берәү Айгөлнең бу фотосын ошатмаган.

"Танылыр өчен сез трусигыгызны да күрсәтегез бөтен илгә! Ирегез белән танылыр өчен шундый юл сайлагансыз", - дип гаепләгән бер кеше Айгөлне.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100