Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Айгөл Зәйнуллинаны элекке ире белән уртак тел табарга өндәгән: "Теләсә нинди хәлдән чыгу юлын табып була!"

Фирдүс Тямаев Айгөл Зәйнуллинаны элекке ире белән уртак тел табарга өндәгән: "Теләсә нинди хәлдән чыгу юлын табып була!"

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Айгөл Зәйнуллинаны элекке ире белән уртак тел табарга өндәгән: "Теләсә нинди хәлдән чыгу юлын табып була!"
"Болгар кызлары" җырчысы Айгөл Зәйнуллина видеомөрәҗәгать язган. Айгөлнең ике улын элекке ире үзе белән Казахстанга алып киткән иде. Айгөл Зәйнуллина судлар аша балаларын кире кайтара алды. Хәзер суд балалар әтисе белән дә күрешергә тиеш дигән карар чыгарган. 

"Менә безнең кукусик кечкенә бала белән йөри. Кайгыртучан әти. Баланы кем алырга килә дип тикшерергә килгән", - дип язган. 

"Бу ситуациядә балалар кызганыч. Моңа нокта куярга һәм бу кешегә сез ансыз бәхетле икәнен аңлатырга кирәк. Үзегезне кимсетүгә юл куймаска кирәк", - дип киңәш иткәннәр.

"Ничек?" - дип сораган Айгөл. "Әлбәттә, балалар тилмерә. Минем дә инде сәламәтлегем юк, ул моның өчен барысын да эшләде. Балалар нервлы, елыйлар. Бөтен кеше каза күрә бу кешедән!"

"Ул да кеше. Икегез дә гаепле. Икегез дә принципка барасыз", - дип язган тагын берсе.

"Белмәгән килеш язмагыз!" - дип җавап кайтарган Айгөл. "Ике баланы 4 меңгә ашатып карагыз. Безнең белән яшәп карагыз башта".

Фирдүс Тямаев: "Ничек инде уртак тел таба алмыйсыз? Балалар тилмерә, сез шуны аңламыйсызмы? Бу нинди по... Балаларның ни гаебе бар? Өлкән ир, ә акылы юк", дип яза.

"Фирдүс, ул балаларны күрә, алар белән аралаша, балалар анда куна, һәркөн телефоннан сөйләшә, әмма ул приставларга барып, мин балаларны бирмим дип яза. Андый кеше белән ничек килешергә, Фирдүс?" - дип сораган Айгөл.

Бер укучы исә: "Яхшы эш эшләгез Фирдүс. Аның белән ир белән ир кебек сөйләшегез. Балаларга ӘНИ кирәген аңлатыгыз", - дигән.

Фирдүс исә: "Уртак телне сез табарга тиеш, ә балаларга сезнең ситуацияне аңлатып булмый. Балалар хакына акылга килегез! Сез балаларга нәрсә исбатламакчы буласыз? Ирең дә иҗтимагый эштә, син дә, 21 гасырда яшибез, теләсә нинди чыгу юлын табып була, балаларны психик яктан каушатасыз!!!" - дип язган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100