Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анастасия Заворотнюкның кызы Аннаның дуслары: "Әниең өчен дога кылабыз!"

Анастасия Заворотнюкның кызы Аннаның дуслары: "Әниең өчен дога кылабыз!"

news_top_970_100
Анастасия Заворотнюкның кызы Аннаның дуслары: "Әниең өчен дога кылабыз!"
Хәзерге вакытта яман шеш белән көрәшеп, комада ятучы актриса, "Моя прекрасная няня" сериалы аша танылган Анастасия Заворотнюкның кызы, модельер Анна Заворотнюк инстаграмында соңгы постны 7 сентябрь көнне куйган булган. Ул вакытта әнисенең хәле кискен начарланмаган иде әле, Анастасия Польша клиникасында дәвалану уза иде.

Ике көн элек Анастасиянең хәле кисәк үзгәрде, табиблар аны медикаментоз комага кертергә һәм яман шешне дәвалый торган препаратлар куллануны туктатырга мәҗбүр булдылар. Бүген тагын да начар хәбәрләр килеп иреште - Анастасиянең кайбер әгъзалары эшләүдән туктаган.

Аннаның 7 сентябрь көнне куйган посты астында аның инстадаш дуслары яза. "Без барыбыз да әниең өчен дога кылабыз. Аллаһө Тәгалә аңа бу көрәштә җиңәргә насыйп итсен!", "Зинһар, Анастасия турындагы хәбәрләрнең ялган икәнен раслагыз!" дип ялваралар Аннага инстадашлары. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100