Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анастасия Заворотнюк авыр өзлегүләрдән интегә

Анастасия Заворотнюк авыр өзлегүләрдән интегә

news_top_970_100
Анастасия Заворотнюк авыр өзлегүләрдән интегә
Комада ятучы актриса Анастасия Заворотнюкның авыр өзлегүләре башланган. Әгъзаларының эшчәнлеге кискен сүлпәнәйгән һәм пневмония башланган. Бу хакта Mash каналы хәбәр итте.

Пневмония ясалма сулыш алдыру аппаратын куйгач башланган. 

Анастасия Заворотнюкта баш мие яман шеше - глиобластома, табиблар аның хәлен кискен начар дип бәяли, аны дәвалау мөмкин түгел, шуңа пациентка паллиатив терапия гына бирелә. Ягъни хәзерге вакытта аның гомерен озайтучы препаратлар гына биреп торалар.

Актриса янында хастаханәдә әнисе һәм ире Петр Чернышев дежур тора.

Соңгы айда Анастасия Польшадагы бер клиникада дәваланды. Аны яман шеш белән көрәшә дип яздылар. Әмма Польшадагы клиникадан чыкканнан соң, туганнары аңа Россиядә тиешле дәва бирерлек хастаханә таба алмаган. Бары бер клиника актрисаның гомерен саклап калырга алынган. Әмма кичә, аның хәле кисәк начарлану сәбәпле, яман шештән терапияне туктатырга дигән карарга килгәннәр һәм Заворотнюкны медикаментоз комага керткәннәр. Хәзерге вакытта Анастасияне табиблар күзәтә.

Гаммәви мәгълүмат чаралары Анастасиянең дусты Андрей Разинга сылтама белән белән актрисаның хәле бик авыр дип хәбәр итә. Фаразлар сөендерми. Анастасиядә Жанна Фрискедагы кебек яман шеш, глиобластома табылган. "Настяның якыннары аның белән хушлашырга әзерләнә. Бу бик авыр. Ул кызы туганга шундый сөенгән иде, тормышы җайлана гына башлаган иде", - дип сөйләгән Разин "КП" басмасына.

Анастасиянең авыр хәлдә булуын җырчы Филипп Киркоров та раслаган. Ул социаль челтәрендә "Настя, нык бул!" дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100