Ваһапов фестивале тирәсендә кабат шау-шу: Рифат Фәттахов белән Айсылу Габдинова арасыннан нинди мәче үткән?

7 апрель 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: "Татар-информ", архив
Ваһапов фестивале кабат телләргә кереп маташа. Фестиваль солистларының берсе Айсылу Габдинова Рәшит Ваһапов фонды оештырган "Дуслык күпере" концертында катнашмаячак.

Бу хакта Айсылу үзенең “Инстаграм”ында язып чыкты. "Күпсанлы сорауларга җавап бирәсем килә. "Дуслык күпере"нә мин чакыру алмадым, шуңа мин анда катнашмыйм", - дип язган ул. 

"Дуслык күпере" татар-башкорт фестиваленең төп оештыручысы - Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды. Быел фестиваль икенче мәртәбә уза. Беренче фестивальдә Ваһапов фонды солистлары тулы составта катнашты. Быел исә, Айсылу Габдинованың постыннан аңлашылганча, аны программага кертмәскә уйлаганнар.

Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов нигә “үз баласын” читкә тибәрә?

“Татар-информ” хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләп, продюсерның үзенә мөрәҗәгать итте.

- Рифат әфәнде, Айсылу Габдинова “Инстаграм”га: “Мин “Дуслык күпере”нә чакыру алмадым” дип язган. Моны ничек аңларга? Ул әлеге фестивальдә чыннан да катнашмаячакмы?

- Татарда ике меңнән артык җырчы бар. Аларның бөтенесен “Дуслык күпере”нә чакырып булмый бит.

- Белүебезчә, Ваһапов фондының өч җырчысы – Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов “Дуслык күпере” турнесында сәхнә тотачак. Без исә алар белән бергә Айсылу Габдинованы да күрергә ияләшкән. Соңгы афишада Айсылу Габдинованың исеме дә, фотосы да юк...

- Ваһапов фестиваленнән йөзләгән җырчы чыкты. Аларның да барысын да чакырмадык. Рәшит Ваһапов фестивале – аерым, “Дуслык күпере” аерым проект. Моннан проблема ясарга кирәкми.

- Соңгы афишаларда Айсылу Габдинова исеме булмаса да, ул өч концертта – Буа, Шыгырдан, Урмайда катнаша икән. Алга таба сезнең эшчәнлек нинди булачак? Әллә ул Ваһапов фондыннан китәме?

- Җитди булмаган сораулар бирәсез. Гафу итегез, безнең “Дуслык күпере”нә әзерләнәсебез бар. Бу хакта Айсылуның үзеннән сорагыз, - диде Рифат Фәттахов.

"12 апрельдән Рифат Фәттахов белән эшчәнлегебезгә нокта куела"

“Татар-информ” хәбәрчесе Айсылу Габдинова белән дә сөйләште.

- Чыннан да, мин “Дуслык күпере” фестиваленә чакыру алмадым, шуңа быел әлеге турда катнашмыйм. 12 апрельдән Рифат Фәттахов белән  эшчәнлегебезгә нокта куела. Әмма Буа, Урмай, Шыгырданда планлаштырылган концертларда мин дә катнашырга тиеш идем. Афишада үземне күрмәү гаҗәпләндерде, - дип җавап бирде Айсылу.

  • Айсылу Габдинова - мәрхүм продюсер Илфак Шиһаповның уникаль табылдыгы иде. Аларның беренче иҗат җимеше - "Ленинград" төркеменең "Лабутены" җырына татарча "Алабута" каверы иде, Айсылу шуның белән танылды. Илфак Шиһапов үлеменнән соң Айсылуны Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов үзенә чакырды. "Айсылу Габдинова белән эшләвем - Илфак Шиһаповка карата мөнәсәбәтем дә, ихтирамым да", - дип аңлатты Рифат Фәттахов ул вакытта "Интертат"ка биргән интервьюсында. 

Рәшит Ваһапов фондыннан җырчылар китүе беренче очрак кына түгел. Кайчандыр Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин да - әлеге фондта канат ярган карлыгачлар. Аларның китүе дә гаугалы булган иде.



  Без Инстаграмда

Фикерләр








Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдинов: "Мулла турында мәзәкләр аз түгел! Нәрсәсе бар инде аның?"

Салават Фәтхетдинов янына бардым. Утырып бер сөйләшим әле дидем. Кертсә кертер, аның концертындагы Әлмәндәр әйтмешли, “чурты-матыр” булмаса, кире борылып кайтып китәрмен дип уйладым. Кертте. Сөйләштек.

Шоу-бизнес

Сөмбел Билалова: Җаным тынычлык һәм мәхәббәт эзли

Җырчы Сөмбел Билалова белән очрашуга барганда, ничек аны үпкәләтмичә, сак кына сөйләтим икән дип уйладым. Мин аны тыныч, салмак хатын-кыз итеп күзаллый идем. Һәм әлеге фикерем дөрес булган. “Бәхетем тулы булсын өчен, гаилә кирәк”, - диде ул миңа. Сөмбелгә ихластан саф, җаваплы мәхәббәт һәм җан тынычлыгы телим. Бүген аңа утыз дүрт яшь һәм ул көчле булырга мәҗбүр. Сөмбел, көчсез була алу бәхетенә ирешергә язсын сиңа. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла