Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертлары интригасы: Асаева белән Карачурина арасында сайлау, Рифат Фәттаховка җылы сүз һәм... Фирдүс Тямаевның хатыны

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин бу арада туган көнен, юбилей концертын уздыру мәшәкатьләре белән янып йөри. Җырчының 30 яшьлек юбилей концертлары март аенда Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә планлаштырылган. Бу уңайдан бүген җырчы “Татар-информ”да матбугат конференциясе үткәрде. Сер капчыгын чишеп үк бетермәсә дә, Ришат журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә тырышты. Ә сораулар концерт турында гына түгел иде...

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертлары интригасы: Асаева белән Карачурина арасында сайлау, Рифат Фәттаховка җылы сүз һәм... Фирдүс Тямаевның хатыны
"Солянка" түгел, ә сыйфатлы концерт

“Юбилей концертында грандиоз шоу көтелә дип әйтәсем килми. Хөрмәт иткән иҗатташ дусларым, минем жанрга туры килә торган җырчылар булачак. Тулырак әйткәндә, “иҗатташ абыем” Филүс Каһиров, Гөлназ Асаева, Алия Карачурина, Чулпан Йосыпова һәм Бакшкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле катнаша. Бөтен эстраданы җыеп “солянка” ясарга дигән максат юк, бары тик сыйфатлы концерт оештырырга телибез. Концертта яңа җырлар һәм сюрпризлар булачак. Тамашачылар татар, башкорт, үзбәк халкы биюләрен күрә алыр”, - дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин.
  • Җырчының юбилей концертлары 5 март Уфаның Башкортстан Дәүләт концертлар залында, 6 март Казандагы "Пирамида" күңел ачу комплексында, 10 март Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" ("Crocus City Hall") концертлар залында узачак. Билет бәяләре төрле. Мәсәлән, Уфада билетларның хакы – 800-2000, Казанда 800-2500, Мәскәүдә 1500-5000 сумга кадәр.
Фирдүс Тямаев хатынын Ришат янына җибәрә

Журналистлар җырчыга “Нишләп сезнең дусларыгыз Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев концертыгызда катнашмый, сез бит аларны котларга концертларына килдегез?” - дигән сорау бирде. “Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразова минем якын дусларым. Аларның да минем кебек өйләренә кайтып кергәне юк, концерт графиклары тыгыз. Быел Гүзәл үзе дә юбилей программасын әзерли, шуның өчен концертларымда катнаша алмый. Шулай ук хәзерге вакытта Фирдүснең дә төрле шәһәрләрдә концертлары гөрли. Без аның белән телефоннан сөйләштек, “Ришат, үзем килә алмыйм. Хатынны булса да җибәрермен”, - диде. Вакыт булганда без бер-беребезгә ярдәм итәргә, терәк булырга тырышабыз. Минем аларның концертларына килеп котлап китергә мөмкинлегем булды”, - диде җырчы.



Ришат Филүс Каһировка кызыккан: аның кебек Америка сәхнәсендә чыгыш ясарга тели

Ришат Төхвәтуллин Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировтан үрнәк алуын әйтте, аны “иҗатташ абый”сы дип атады. “Музыка көллиятендә Филүс өченче курста укыды, мин беренче курска килеп кердем. Шул көннән башлап ул минем өчен һәрвакыт юл ярып барды һәм күп нәрсәгә күземне ачты. Бүгенге көндә дә шулай дәвам итә. Дөрес, Филүс һәрвакыт беренче булды. Мин анын артыннан барам, ул ялгышкан җирләргә басмаска тырыштым. Без аның белән бик яхшы мөнәсәбәттә. Аның Америкада булып кайтканын беләм, Инстаграм челтәрен еш күзәтеп бардым (30 гыйнвардан бирле 18 февральгә кадәр Ф.Каһиров иҗатташ дуслары белән АКШ һәм Канадада татар турнесы ясады - авт.). Америкага бару, анда чыгыш ясау - минем дә иң зур хыялым. Филүс кызыктырды. Аның белән күрешкәч, барысын да белешәм әле”, - диде ул. 

Ришат Төхвәтуллин Рифат Фәттаховны концертына... чакырган

Белгәнегезчә, Ришат Төхвәтуллин белән аның беренче продюсеры, Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды генераль директоры Рифат Фәттахов арасында көчле низаг бар, ул "Тыңлачы, сандугач" җырының авторлык хокуклары аркасында килеп чыкты. Җырчы белән продюсер мөнәсәбәтләрен судта ачыкладылар. Шуңа да матбугат конференциясендә "Татар-информ" журналистын "Ришат Фәттаховны концертына чакырды микән?" дигән сорау кызыксындырды.

“Ваһапов” фондына рәхмәтле мин, иҗат юлым нәкъ менә аларда башланып китте. Рифат Фәттаховны юбилей концертыма чакырмасам бик үк дөрес булмас", - дип җавап бирде Ришат.



Ришат Төхвәтуллинның “Татарстанның атказанган артисты” буласы киләме? 

Хәтерләсәгез, узган елның 12 сентябрендә Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Дәүләт бүләген җыр сәнгатен үстерүдә өлеш керткәне һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен Башкортстан Республикасының ул вакыттагы башлыгы Рөстәм Хәмитов үзе тапшырды. Тирән мәгънәле җырлары белән халык мәхәббәтен күптән яулаган җырчы булуына да карамастан, җырчы Татарстанның атказанган артисты түгел. Ә буласы килә микән? 

“Үземнең танылуым белән мин Татарстанга рәхмәтле, биредә минем иҗатым күтәрелде. Башкортстанда туып үскәч, алар беренче булып миңа шушы мактаулы исемне тапшырды. Бер уйласаң, минем өчен ул аеруча кадерле һәм якынрак та. Гомумән, лаек булсам, Татарстанда да дәрәҗәле исемне алырмын. Дәүләт бүләкләренә караганда, минем өчен тамашачы мәхәббәте күпкә мөһимрәк”, - ди Ришат.

Ришат Төхвәтуллин үзен Илһам Шакировның дәвамчысы дип санамый 

Инстаграмда утыручылар Ришат Төхвәтуллинны Илһам Шакиров дәвамчысы дип атый. Социаль челтәрдә "Абау, нәкъ аның кебек җырлыйсың", "Афәрин, Илһам Шакировның дәвамчысы бар!" "Илһам Шакировның җырларын дәвам итүче булганга сөенәбез!" - дип язучылар бар. Тик Ришат Төхвәтуллин үзен Илһам Шакировның дәвамчысы дип санамый. 

“Илһам абый берәү генә, аның кебекләр әле туган микән? Бу мәшһүр шәхес кебек булыр өчен, белмим, кем булырга кирәктер. Монда тавыш сыйфаты хакында гына сүз бармый. Мине Илһам абый Шакиров белән бөтенләй янәшә куеп булмый. Безнең телебезне, динебезне җырлар саклап калган. Илһам абый җыр сәнгатенә зур өлеш керткән, җир шарында бөтен татарларның дәрәҗәсен күтәргән шәхес. Аның безнең арабыздан китүе минем өчен зур югалту булды. Мин аның җырларында тәрбияләнеп үстем. Һәрбер концертта аның репертуарында булган җырны тамашачыларга җиткерәм”, - диде ул тыйнак кына.



Җырчы “кара пиар”га каршы

Ришат Төхвәтуллин башка җырчылар белән чагыштырганда "пиар"дан ерак йөри. Җырчы башкаларга пычрак атып үз-үзенә реклама ясарга теләмәвен әйтте. Моны дөрес алым дип тә санамый. Аның өчен тыйнаклык саклап, кеше булып калу күпкә мөһимрәк икән. 

“Кара пиар” төшенчәсе безгә рус эстрадасыннан килеп керде. Билгеле, бу төптән уйланып эшләнгән бизнес проект. Кем белән бәхәсләшергә, нәрсә булса да бүлешергә кирәклеге алдан билгеләнә һәм тамашачыга шушы алымны “ашаталар”. Мин авылда туып үстем, минем тәрбиям башка. Безгә әти-әни кечкенә чактан ук “улым, синең хакта начар әйтмәсеннәр”, “күрше-тирә сөйләмәсен, дусларын начар уйламасын”, - дип әйтә иде. Аларның “кеше нәрсә әйтер?", "йөземә кызыллык китермә", дигән сүзләре канга сеңгән. Без шулай тәрбияләнгән, шуңа күрә андый “пиар” кирәк түгел. Гомумән, артист кеше үрнәк күрсәтергә тиеш. Зур артистларга пычрак атырга, “пиар” ярдәмендә тамашачыларның санын арттыру өчен әллә нәрсәләр эшләргә кирәкми. Киресенчә, үзенне яхшы яктан күрсәтергә кирәк. Яхшылыкны аңлый белергә өйрәтү шактый катлаулы. Безнең халыкның дәрәҗәсен төшермәсеннәр иде, чөнки без андый милләт түгел. Бернинди пиар ясамыйча, беркемне рәнҗетмичә, мыскыл итмичә дә тамашачыларым елдан-ел арта гына бара”, - ди җырчы.

“Көнләшүчеләр көннән-көн арта”

Һәр өлкәдәге кебек үк, татар эстрадасында да көндәшлек, көнләшү күренеше бар. Кайвакыт җырчыларның бер-берсен күрә алмавы сәхнә артында күренә, ә кайчак дөньяга “чыга”. Ришат Төхвәтуллин да көнчелек белән күзгә-күз очрашып торуын әйтте. 

“Гайбәт сүзләрнең ирешмәгән чагы юк. Барыгыз да беләсез, мин эстрада өлкәсенә кинәт кенә килеп кердем. Авылдан килгәч, татар сәнгатенә күккә караган кебек, якты хисләр белән килеп кердем. Тик бу хисләрне шунда ук “бәреп төшерделәр”. Артистлар арасында, сәхнә артында төрле фикерләр ишетергә туры килә. Берәр темага ниндидер очкын булса, аны ут итеп чыгаралар. Көнләшүчеләр көннән-көн арта, миңа калса бу табигый әйбер”, - диде ул.

Ришат Төхватуллин журналистларга нинди таләпләр куя? 

“Иң мөһиме журналист кешелекле булсын һәм әңгәмәгә алдан әзерләнеп килсен. Кайберәүләр нәрсә сорарга да белми утыра, андый журналистлар бик күп. Бу очракта вакытны бушка гына уздырып утырабыз. Үзе биргән сорауның мәгънәсен дә аңламаган кешеләр белән мин озак сөйләшә алмыйм. Бервакыт “Барс-медиа” компаниясе интервью алды. Шул вакытта минем җавапларны, әйткән фикерләремне үзгәртеп куйганнар иде. Төрле журналистлар бар, барысын да бер калыпка салырга кирәкми. Кайберәүләре белән ачылып китеп сөйләшә алам, кайвакыт кирәгеннән күбрәк дөресен әйтеп куям. Бүгенге көндә телевизор карамыйм. Хәзер барлык яңалыклар да социаль челтәрләрдә бар. Ишетәсен килсә дә, килмәсә дә сиңа килеп ирешә”, - дип сөйләде Ришат. 



“Үзебезнең телебезне санга сукмыйбыз, русча аралашкан булабыз, әмма бу Гүзәл Уразовага кагылмый”

Танылган җырчы татар теле хакында борчылуын да белдерде. “Яшьләр без үскәндәге кебек түгел, аерыла. Үзебезнең татар телен санга сукмыйбыз, рус телендә аралашкан булабыз. Җырчылар арасында да русча җырлый башлаучылар да бар. Менә шуның өчен куркам һәм борчылам. Бу сүзләр рус телендә җырлый башлаган Гүзәл Уразовага кагылмый. Мин аның соңгы чыккан җырын тыңладым. Моңлы, җиренә җиткереп җырлаучыларның берсе ул. Рус телендә дә бик матур җырлый. Аның татар сәнгатен үстерүдә керткән өлеше зур, репертуарында халык җырлары да шактый”, - иде Ришат. 

Җырчы хәйриячелек белән шөгыльләнә 

Ришат Төхвәтуллин үзенең туган ягы Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында җиде ел дәвамында "Җәйге очрашулар" дип аталучы хәйрия концерты оештырып килә. Анда аның иҗатташ дуслары да катнаша. Узган ел бәйрәмгә килгән 5 меңгә якын кешедән җыелган акчага сырхау балага ярдәм итәкәннәр, авылдагы балалар бакчасына, мәчет төзелешенә матди ярдәм күрсәткәннәр. “Хәйрия концертлары уздырырга берәүдә кушмады, барысын да үз теләгем белән оештырам”, - диде җырчы. 

Сүз уңаеннан, Ришат, концертлар куеп акча эшләүдән тыш, бизнес белән шөгыльләнеп тә керемен арттыра. "Безнең финанс мендәребез бар", - диде ул журналистларга.      

Ришатка хатынны тамашачылары сайлаячак

Юбилей концертының иң кызык өлеше, мөгаен, Ришатка хатын сайлау булыр. Ул, ниһаять, Гөлназ Асаева - Алия Карачурина - Ришат Төхвәтуллин мәхәббәт очпочмагына нокта куячагын белдерде.

- “Инстаграм” челтәрендә туры эфирга чыккан саен шул бер үк сорауны бирәләр. “Син Гөлназ Асаева, яки Алия Карачурина белән йөрисенме? Кайсы кызны сайлап аласың?” – дип сорыйлар. Казанда узачак концерта тамашачылар белән кызларның берсен бергәләп сайларбыз. Тамашачы кайсысын сайлап ала, шунысын алып кайтып китәрбез. Икесен дә сайлаган очракта, мөселман халкына өч хатын алырга рөхсәт ителә. Шуның өчен икесен дә алып кайтырга мөмкин, - диде Ришат.

"Әлбәттә, бу шаярту гына", - дип өстәде ул соңыннан. Ләкин концертында сюрпризлар вәгъдә итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100