Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Америкада концерт куеп күп акча эшләп була дип уйлаучылар ялгыша". Филүс Каһировның АКШтагы гастрольләре турында 12 факт

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров Америка ачып кайтты. 30 гыйнвардан бирле 18 февральгә кадәр ул иҗатташ дуслары белән АКШ һәм Канадада татар турнесы ясады. Моңарчы чит илләрдә зур гастрольләр белән йөргән татар артистлары юк иде әле, Филүс беренче булды. “Татар-информ” хәбәрчесе Филүс Каһировның Америка гастрольләре турында 13 факт туплады.

news_top_970_100
"Америкада концерт куеп күп акча эшләп була дип уйлаучылар ялгыша". Филүс Каһировның АКШтагы гастрольләре турында 12 факт


Филүс хәзер Айга да менәргә әзер

Филүс Каһиров һәм аның иҗат төркеме Канаданың Торонто, АКШның Питсбург, Вашингтон, Нью-Йорк  һәм Майами шәһәрләрендә концертлар куйган. “Америкага барып кайткач, Айга да менеп төшәргә ризамын”, - диде Филүс Каһиров бүген "Татар-информ"да үткән матбугат конференциясендә. “Европа илләрендә дә йөрисе килә. Бүген үк чакырулар бар. Австралиягә дә күз төшеп тора. Гомумән, йөрисе килә. Үзебезнең милләтәшләребезгә үзебезнең һәм дөньякүләм танылган әсәрләрне яңгыратасы килә”, - дип уйлары һәм планнары белән уртаклашты җырчы.

Филүснең иҗатташ дуслары башта шикләнгән

“АКШка гастрольгә барасыбызны ишеткәч, шикләнеп калдык. Бу бит авантюра! Без анда кемгә кирәк дип уйладык! Татарлар – Америкада?! Элмира Каһирова (Филүснең тормыш иптәше һәм менеджеры - ТИ) шалтырата: “Әйбәрләрегезне җыегыз, киттек”, - ди. Кичке сәгать 9га кадәр без чемоданнар җыймадык. Әле без генә түгел, ә барысы белән шул ук хәл булган икән. Бу чыннан да булырмы, юкмы, дип уйладык. 12 сәгатьтә аэропортта булырга кирәк. Без костюмнарны тутыра башладык. Ул костюмнар таркау хәлдә иде: бизәкләре аерым, костюм өлешләре аерым... Безнең берни килеп чыкмас дип борчылдык”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Филүс белән барган биюче Татьяна Мифтахова.


Америкада концерт кую өчен, Филүс кебек профессионал булу кирәк!

"Филүскә кызыгып, Америкага гастрольгә җыенган татар артистларына нәрсә киңәш итәр идегез?" - дигән сорауга Филүснең тормыш иптәше Элмира бик кискен җавап кайтарды: "Аңларга кирәк, анда "плюс"ка җырлап булмаячак. Югары дәрәҗәдәге башкаруны күрсәтергә кирәк. Безнең татар эстрадасының яртысы плюска җырлый, анда барып, алай җырлап булмаячак. Тамашачы синең каршыда 2-3 метр ераклыкта утыра. Бик югары дәрәҗәдә башкаруны гына күрсәтергә кирәк. Бик җиңел дип уйлаган артистлар ялгышалар, бу бик авыр”, - дип кисәтте Элмира Каһирова.


Филүс Каһиров үзеннән соң Америка татарларына кемне тәкъдим итәргә белми

Татар җырчылары арасыннан беренче булып АКШка һәм Канадага гастрольләр белән булып кайткан Филүс Каһиров чит илдә концерт оештырырга теләүче татар артистларына киңәшләр бирергә риза. Ләкин Америкага нинди артистны җибәреп була дигән сорауга җавап бирергә кыенсынды. "Берсен әйтсәм, икенчесе үпкәләр", - диде ул.

Филүс Америкага акча эшләргә бармаган

"Бездән күп кенә татар артистлары "Анда күпме акча эшләп була?" дип кызыксына. АКШка гастроль белән барырга уйлаган артист идея өчен янып торырга тиеш. Никадәр акча эшләп булыр икән дип уйламадык та. Чыгымнар бик күп булды. Чыгымнарны капларга Татарстан хөкүмәте дә, иганәчеләр дә ярдәм итте. Чыгымнар капланды”, - дип әйтте Элмира Каһирова.

Филүс Америка татарлары кебек сөйләшергә өйрәнеп кайткан


Нью-Йоркта Филүс Каһиров Аида Гарифуллинадан күбрәк тамашачы җыйган

“Нью-Йоркта Баста һәм Аида Гарифуллина белән бер көндә төрле мәйданнарда концерт бирдек. Без күбрәк халык җыйдык", - диде Филүс Каһиров.

Филүс Каһиров таможняда апаны абыйдан аера алмаган

Паспорт контролендә Филүсне иң зур сынау көткән. Чак кына АКШка кертми калганнар. “Мин бит әле рус телен белеп бетермим, инглизчә “My English is very bad” кенә әйтә алам, дим таможнядагы апага. Әллә апа, әллә абый иде ул - анысын да аңламадым әле мин. Озак кына үткәрми торды да, аннары бланкка Z билгесе, кәгазь бирде. Яхшыгамы, начаргамы ул - белмим. Тикшерүләр башланды. Үткәрмәсәләр, ничек концерт оештырасы? дип борчылдым. Артистлар белән барсак та, ул бит минем концерт инде...” - дип сөйләде җырчы.

Нью-Йорктагы концертта Мичиганнан 5 яшьлек Рәсүл Якупов чыгыш ясаган

“Нью-Йоркта безнең концертка Мичиганнан милләтәшебез улы Рәсүл Якупов белән килде. Мичиганнан Нью-Йоркка кадәр 10 сәгатьлек юл. Без 5 яшьлек Рәсүлне үзебезнең концертта катнаштырдык. Рәсүл Салават Фәтхетдиновның “Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкарды. Рәсүл татарча сөйләшә, татарча җырлый, ул Америкада туган бала. Беркайчан да Татарстанда, Башкортстанда, Россиядә булганы юк”, - дип сөйләде Филүс Каһиров.


Канадада яшәүче Рушат Рәхимов Филүс Каһиров концертына барыр өчен яңа пәлтә һәм баян алган

“Торонто шәһәрендә үткән концертта якташым, Башкортстанда баянга укыган, баянчы булып эшләгән Рушат Рәхимов катнашты. Ул Канадада зур йөкле машиналар йөртүче, “дальнобойщик” булып эшли. Без киләбез дип, борчылып, дулкынланып, яңа пәлтәләр алып кигән. Шуның өстәвенә 5 мең долларга Роланд баянын алып куйган. Безнең концертта катнашты, рәхәтләнеп уйнады”, - дип сөйләде Филүс Каһиров.


Филүс Каһиров Америкадагы яхшы тормыш серен ачкан

“Нинди генә илдә булмадым һәм шуны аңладым - кайда гына яшәсәң дә, хәтта Америкада да, тырышып эшләргә кирәк. Америкада да кешеләр иртән эшләренә чыгып китәләр, кичкә кадәр, хәтта эштән соң да калып эшлиләр. Эшсез калу алар өчен фаҗига”, - дип әйтте җырчы.

Филүснең АКШтагы концертына билет бәясе 40 доллар булган

Филүс Каһировның Торонто, Нью-Йоркта узган концертларына якынча 140 кеше, башка шәһәрләрдә 60-80 кеше килгнән. "Концертлар атна уртасында булганга күрә, барлык теләүчеләр дә килә алмады”, - диде Элмира Каһирова. Билетлар уртача 40 доллардан сатылган (якынча 2600 сум).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100