Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертлары интригасы: Асаева белән Карачурина арасында сайлау, Рифат Фәттаховка җылы сүз һәм... Фирдүс Тямаевның хатыны
Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин бу арада туган көнен, юбилей концертын уздыру мәшәкатьләре белән янып йөри. Җырчының 30 яшьлек юбилей концертлары март аенда Уфа, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә планлаштырылган. Бу уңайдан бүген җырчы “Татар-информ”да матбугат конференциясе үткәрде. Сер капчыгын чишеп үк бетермәсә дә, Ришат журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә тырышты. Ә сораулар концерт турында гына түгел иде...

“Юбилей концертында грандиоз шоу көтелә дип әйтәсем килми. Хөрмәт иткән иҗатташ дусларым, минем жанрга туры килә торган җырчылар булачак. Тулырак әйткәндә, “иҗатташ абыем” Филүс Каһиров, Гөлназ Асаева, Алия Карачурина, Чулпан Йосыпова һәм Бакшкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле катнаша. Бөтен эстраданы җыеп “солянка” ясарга дигән максат юк, бары тик сыйфатлы концерт оештырырга телибез. Концертта яңа җырлар һәм сюрпризлар булачак. Тамашачылар татар, башкорт, үзбәк халкы биюләрен күрә алыр”, - дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин.
- Җырчының юбилей концертлары 5 март Уфаның Башкортстан Дәүләт концертлар залында, 6 март Казандагы "Пирамида" күңел ачу комплексында, 10 март Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" ("Crocus City Hall") концертлар залында узачак. Билет бәяләре төрле. Мәсәлән, Уфада билетларның хакы – 800-2000, Казанда 800-2500, Мәскәүдә 1500-5000 сумга кадәр.
Журналистлар җырчыга “Нишләп сезнең дусларыгыз Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев концертыгызда катнашмый, сез бит аларны котларга концертларына килдегез?” - дигән сорау бирде. “Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразова минем якын дусларым. Аларның да минем кебек өйләренә кайтып кергәне юк, концерт графиклары тыгыз. Быел Гүзәл үзе дә юбилей программасын әзерли, шуның өчен концертларымда катнаша алмый. Шулай ук хәзерге вакытта Фирдүснең дә төрле шәһәрләрдә концертлары гөрли. Без аның белән телефоннан сөйләштек, “Ришат, үзем килә алмыйм. Хатынны булса да җибәрермен”, - диде. Вакыт булганда без бер-беребезгә ярдәм итәргә, терәк булырга тырышабыз. Минем аларның концертларына килеп котлап китергә мөмкинлегем булды”, - диде җырчы.
Ришат Төхвәтуллин Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировтан үрнәк алуын әйтте, аны “иҗатташ абый”сы дип атады. “Музыка көллиятендә Филүс өченче курста укыды, мин беренче курска килеп кердем. Шул көннән башлап ул минем өчен һәрвакыт юл ярып барды һәм күп нәрсәгә күземне ачты. Бүгенге көндә дә шулай дәвам итә. Дөрес, Филүс һәрвакыт беренче булды. Мин анын артыннан барам, ул ялгышкан җирләргә басмаска тырыштым. Без аның белән бик яхшы мөнәсәбәттә. Аның Америкада булып кайтканын беләм, Инстаграм челтәрен еш күзәтеп бардым (30 гыйнвардан бирле 18 февральгә кадәр Ф.Каһиров иҗатташ дуслары белән АКШ һәм Канадада татар турнесы ясады - авт.). Америкага бару, анда чыгыш ясау - минем дә иң зур хыялым. Филүс кызыктырды. Аның белән күрешкәч, барысын да белешәм әле”, - диде ул.
Белгәнегезчә, Ришат Төхвәтуллин белән аның беренче продюсеры, Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды генераль директоры Рифат Фәттахов арасында көчле низаг бар, ул "Тыңлачы, сандугач" җырының авторлык хокуклары аркасында килеп чыкты. Җырчы белән продюсер мөнәсәбәтләрен судта ачыкладылар. Шуңа да матбугат конференциясендә "Татар-информ" журналистын "Ришат Фәттаховны концертына чакырды микән?" дигән сорау кызыксындырды.

Хәтерләсәгез, узган елның 12 сентябрендә Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Дәүләт бүләген җыр сәнгатен үстерүдә өлеш керткәне һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен Башкортстан Республикасының ул вакыттагы башлыгы Рөстәм Хәмитов үзе тапшырды. Тирән мәгънәле җырлары белән халык мәхәббәтен күптән яулаган җырчы булуына да карамастан, җырчы Татарстанның атказанган артисты түгел. Ә буласы килә микән?
Инстаграмда утыручылар Ришат Төхвәтуллинны Илһам Шакиров дәвамчысы дип атый. Социаль челтәрдә "Абау, нәкъ аның кебек җырлыйсың", "Афәрин, Илһам Шакировның дәвамчысы бар!" "Илһам Шакировның җырларын дәвам итүче булганга сөенәбез!" - дип язучылар бар. Тик Ришат Төхвәтуллин үзен Илһам Шакировның дәвамчысы дип санамый.

Ришат Төхвәтуллин башка җырчылар белән чагыштырганда "пиар"дан ерак йөри. Җырчы башкаларга пычрак атып үз-үзенә реклама ясарга теләмәвен әйтте. Моны дөрес алым дип тә санамый. Аның өчен тыйнаклык саклап, кеше булып калу күпкә мөһимрәк икән.
Һәр өлкәдәге кебек үк, татар эстрадасында да көндәшлек, көнләшү күренеше бар. Кайвакыт җырчыларның бер-берсен күрә алмавы сәхнә артында күренә, ә кайчак дөньяга “чыга”. Ришат Төхвәтуллин да көнчелек белән күзгә-күз очрашып торуын әйтте.
“Иң мөһиме журналист кешелекле булсын һәм әңгәмәгә алдан әзерләнеп килсен. Кайберәүләр нәрсә сорарга да белми утыра, андый журналистлар бик күп. Бу очракта вакытны бушка гына уздырып утырабыз. Үзе биргән сорауның мәгънәсен дә аңламаган кешеләр белән мин озак сөйләшә алмыйм. Бервакыт “Барс-медиа” компаниясе интервью алды. Шул вакытта минем җавапларны, әйткән фикерләремне үзгәртеп куйганнар иде. Төрле журналистлар бар, барысын да бер калыпка салырга кирәкми. Кайберәүләре белән ачылып китеп сөйләшә алам, кайвакыт кирәгеннән күбрәк дөресен әйтеп куям. Бүгенге көндә телевизор карамыйм. Хәзер барлык яңалыклар да социаль челтәрләрдә бар. Ишетәсен килсә дә, килмәсә дә сиңа килеп ирешә”, - дип сөйләде Ришат.

Танылган җырчы татар теле хакында борчылуын да белдерде. “Яшьләр без үскәндәге кебек түгел, аерыла. Үзебезнең татар телен санга сукмыйбыз, рус телендә аралашкан булабыз. Җырчылар арасында да русча җырлый башлаучылар да бар. Менә шуның өчен куркам һәм борчылам. Бу сүзләр рус телендә җырлый башлаган Гүзәл Уразовага кагылмый. Мин аның соңгы чыккан җырын тыңладым. Моңлы, җиренә җиткереп җырлаучыларның берсе ул. Рус телендә дә бик матур җырлый. Аның татар сәнгатен үстерүдә керткән өлеше зур, репертуарында халык җырлары да шактый”, - иде Ришат.
Ришат Төхвәтуллин үзенең туган ягы Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында җиде ел дәвамында "Җәйге очрашулар" дип аталучы хәйрия концерты оештырып килә. Анда аның иҗатташ дуслары да катнаша. Узган ел бәйрәмгә килгән 5 меңгә якын кешедән җыелган акчага сырхау балага ярдәм итәкәннәр, авылдагы балалар бакчасына, мәчет төзелешенә матди ярдәм күрсәткәннәр. “Хәйрия концертлары уздырырга берәүдә кушмады, барысын да үз теләгем белән оештырам”, - диде җырчы.
