Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Басыйрова "Болгар кызлары"ннан китүе турында: “Ваннада төшкән фотоларыма җитәкчебез Айгөл башта хәтта “лайк”лар да тезгән иде”

"Болгар кызлары" триосы узган гасырның 90нчы елларында татар сәхнәсендә бик популяр булган төркем иде. Еллар уза тора, төркем дә алмашына бара: яңа солистлар “пәйда була”, килә һәм китә тора. Трионың чираттагы солисты Ләйсән Басыйрова интернет киңлекләренә интим фотолар куйган өчен төркемнән куылды.“Интертат" аның белән әңгәмә корды һәм бу вакыйгага карата аның мөнәсәбәтен ачыклады.

news_top_970_100
Ләйсән Басыйрова "Болгар кызлары"ннан китүе турында: “Ваннада төшкән фотоларыма җитәкчебез Айгөл башта хәтта “лайк”лар да тезгән иде”

Утыз ел эчендә төркемдә иң озак җырлаган солист – Айгөл Зәйнуллина булып кала, ул хәзерге вакытта төркемнең продюсеры да. Солистларның еш алмашынып торулары һәм аларның куылулары нәрсәгә бәйле? Ләйсән Басыйрова “Болгар кызлары” триосы төркеменә, башка кызлар кебек үк, кастинг аша килеп эләгә. Казан дәүләт мәдәният институтында укыган кыз шатлыгыннан “җиденче күк”кә менә: төркем белән җырлар яздыру, төрле җирләрдә чыгыш ясаулар башлана. Тик барысы да бер мизгелдә челпәрәмә килә... Ләйсән ваннада төшкән фотосессиядән фотолар урнаштырганнан соң, төркемнән китәргә мәҗбүр була.

“Төркем эчендә тату булдык”

– Ләйсән, “Болгар кызлары” триосы төркеменә Сез ничек килеп эләктегез һәм ни өчен анда барырга уйладыгыз?

– Мин бер ел элек Инстаграм челтәрендә “Болгар кызлары”на бер кыз эзлибез дигән публикация күреп алдым һәм кастингка язылып карарга булдым. Килдем. Бер инглиз һәм татар җырын җырларга куштылар. Җырлап күрсәттем. “Без сезгә шалтыратырбыз”, - дип калдылар. Кастинг үткәнемне дә оныткан идем инде, ике атнадан соң Айгөл Зәйнуллина шалтыратты, без синең белән яңа репертуар карамакчы идек, бергәләп яңгырашны тыңлап карамакчы идек дип, минем килүемне сорады. Репетицияләр башланды. Һәм, ниһаять, инде ике атнадан соң без “Корстон” үзәгендә чыгыш ясадык. Фотоларга бергә төшсәк тә, рәсми рәвештә мине “Болгар кызлары” солисты дип игълан итмәделәр...

Икенче көнне кастингның икенче туры үткәрелде. Бишәр кыз килде. Аларның һәркайсы төркем белән җырлап карады һәм соло җырларын башкарды. Нәкъ шул кастингтан соң мине триога алдылар.

Ә миңа кадәрге кыз дүрт ай гына эшләп алган дип беләм. Аның белән дә конфликт белән аерылышканнар. Мәсәлән, продюсерның Айгөл Гардисламовалар белән аралашуы юк, алар “кара исемлек”тә...

– Репетицияләр ясауга күпме вакыт сарыф ителде?

– Төркемгә килгәч тә, һәр көнне шөгыльләнә идек. Тора-бара Сабан туйлары, концертлар белән репетицияләр азайды. Ә соңгы вакытта без ешрак күрешеп, репетицияләр ясый башладык.

– Төркемдә мохит нинди?

– Төрлечә булды дияр идем. Көлеп, елмаеп сөйләшкән вакытлар да булды, ниндидер сорауны уртага салып сөйләшкәндә бәхәсләшү булмыйча калмый. Ә болай агрессия, талашулар бик аз булды. Күпчелек очракта уңай эмоцияләр генә кичердем.

Бер-беребезгә ышана идек. Хәтта Айгөлнең шәхси проблемалары да бар иде. Дусларча ярдәм итә идем. Төркем эчендә тату булдык.

“Контракт төзергә тиешләр иде, тик ул... онытылды”

– “Болгар кызлары”на кабул ителү буенча документ форматында ниндидер махсус килешү төзелдеме? Әллә барысы да сүздә генә калдымы? Продюсер “Коллективта билгеле бер кагыйдәләр бар, аларны Ләйсән Басыйрова үтәмәде”, - диде. Болар хакында сөйләшенгән идеме?

– Минем белән контракт төзергә тиешләр иде. Айгөл миңа: “Контракт әле төзелә генә, соңыннан без синең белән аны рәсмиләштерербез”, - диде. “TMTV” премиясен тапшыру, Сабантуйларда катнашу белән ул онытылды. Һәм Айгөл Инстаграмда язган постындагы детальләр турында без сөйләшенмәгән идек.

– Репертуар турында сөйләсәгез иде, нинди җырлар җырланылды? Үзегезгә ошый идеме төркемдәге репертуарны башкару?

– Минем үземә күбрәк татар халык җырлары ошый. Тик банкетларда андый җырлар җырлап булмый. Шуңа күрә рус, борынгы җырлар җырладык. Барысы да ошап бетмәде. Беркая да бара алмыйсың, җырларга кирәк. Шуңа да каршы сүз әйтеп булмады. Ошамаса да, җырларга туры килде. Ә болай татар җырларын башкаруны якын күрәм.

– Финанс мәсьәләсендә килгәндә, төркемдә акча солистларга ничек түләнде? Яңа костюмнар алу, җырларны эшкәртүгә акча ничек тотылды, кемнең өстендә иде ул?

– Банкетлардан акча өчебезгә бүленде, җитәкчегә, әлбәттә, күбрәк процент иде. Кайсыдыр өлеш “копилка”га барды. “TMTV” премиясе алдыннан Айгөл кредит алды. Без параллель рәвештә кредит түләдек. Шуңа күрә әйбәт кенә акча эшли алдык димәс идем. Күлмәкләр тегү, җырларны эшкәртү һ.б. мәсьәләләр буенча акчаны Айгөл тотты. Чыгышлардан акча җыелды һәм ул үзе дә өлешен кертә барды.

“Фотоларны Инстаграм челтәренә куячагымны алдан ук белә идем”

– Ләйсән, хәзер инде төп мәсьәләгә күчик. Бөтен халыкны Сезнең ваннадагы фотосессиядән фотолар шаккаттырды. Бу үзегезнең теләк идеме? Һәм ни өчен әлеге образда төшәргә булдыгыз? Фотоларны Инстаграмга махсус элдегезме?

– Мин җырчы буларак кына танылмаган. Мин модель дә әле. Шуның өчен мондый фотосессияләр еш була. Күбесе әйткән “ачык” образда гел төшмим, төрлеләрен яратам. Элек тә минем мондый типтагы фотосессияләр булды, Айгөл аларны күрде һәм бернәрсә дә әйтмәде. Игътибар итсәгез, анда ачыграк та фотоларым бар.

Ә соңгы фотосессиягә килгәндә, мин нәкъ шушы образда фотога төшәргә күптәннән хыялландым. Ваннада төшкән кызыклы фотоларны күргәнем булды һәм минем дә шундый стильдә гадәти булмаган фотосессия оештырасым килде. Таныш фотографыма бардым да һәм фотосессия турында сөйләштем. Һәм шулай итеп бу фотосессияне “замутили”. Бу фотоларны Инстаграм челтәренә куячагымны алдан ук белә идем. Монда ис китәрлек бер нәрсә дә күрмим.

– Кеше андый фотоны мактап кына калмый, тәнкыйтьли дә. Фотоларыгызга негатив комментарийлар да яздылар. Ямьсез, ябык дип хурлаучылар да бар. Моңа ничек җавап бирәсез, негативны ничек үткәреп җибәрәсез? Сезгә бу фотолар танылу китерде дип уйлыйсызмы?

– Юк, мин бу фотоларны ачык дип санамыйм. Үземә ошагач, Инстаграмга куярга булдым. Миңа карата шундый “ажиотаж” булыр дип уйламадым да. Мин начар комментарийларга бик игътибар итмим, чөнки һәр кешенең шәхси фикере бар. Шуңа күрә мин үземнең фикеремдә калам. Җавап бирсәм дә, барыбер, һәр кеше үзенең позициясендә калачак. Шуңа да җавап биреп утыруның мәгънәсен күрмим.

Берничә көнгә танылу килгәндер дип уйлыйм, миңа калса, өч-дүрт көннән соң бу ситуация турында онытачаклар. Бу – яхшыга.

“Мине начар, ә үзен яхшы яктан күрсәтәсе килгәндер”

– Ничек саныйсыз, ни өчен татар эстрадасында ачык итеп фотога төшүчеләр юк? Бик сирәк диик. Рус эстрадасында бу бик таралган.

– Рус эстрадасында ачык образда төшүчеләр күп, яшьләрдән матур тәнлеләре дә бар. Ә татар эстрадасында алай аерылып чыккан җырчыларны күрмим. Белмим, әгәр дә матур тәне булган яшь кыз булса, ул да фотога төшә алыр иде. Шуңа да карамастан, мин яшьрәк җырчыларның Инстаграмдагы фотоларын карап чыктым, аларның да купальниктан төшкән фотолары бар һәм беркем дә моңа артык игътибар итми. Ни өчен нәкъ менә минем персонам кырыенда шундый “ажиотаж” туганын әле дә аңламыйм.

– Төркемнең продюсеры Сезнең фотоларны “Очсыз пиар һəм вульгарлык” дип атады. Аның фикере турында ни уйлыйсыз?

– Юк, килешмим аның белән. Иң элек бу фотоларга Айгөл хәтта “лайк”лар тезде. Бетереп ат боларны, дип әйтә ала иде. Мин бетерер идем, әлбәттә. Продюсер сүзен тыңламыйча булдыра алмыйм. Миңа калса, шул гауга башлангач, ул үзен “капларга” уйлагандыр. Мине начар, ә үзен яхшы яктан күрсәтәсе килгәндер.

“Айгөл язган пост мине шаккаттырды”

– Айгөл Зәйнуллина үзенең постында: “Бик күп тапкырлар андый фотоларны бөтен кеше күз алдына чыгарып салмаска дигән үтенеч булды. Кешенең ни трионың җитәкчесенә, ни төркемнең тарихына, ни коллективка аз гына да хөрмәте юк”, - дип язды. Сезнең белән мондый сөйләшү булган идеме?

– Төркемгә килгәч тә, минем шундыйрак фотосессия оештырганым булды. Ул: “мондый фотоларны бик куймаска иде”, - диде. Шундыйрак сүзләр булды. Әмма куйма дип тыю турында әйтмәде. Ә инде икенче сөйләшүдә ул: “Ярар, мин инде ияләштем, шәхси тормышка кысылмыйм. Мин синнән бары тик эш һәм тырышлык кына таләп итәм”, - диде. Мин барысын да аңлап алдым һәм таләп ителгәнчә эшләдем. Шуңа күрә Айгөл язган пост мине шаккаттырды.

– Продюсерның бу гамәлен ничек бәялисез? Аның ягыннан ниндидер аңлашу булдымы?

– Миңа калса, бу чыннан да хыянәт. Чөнки Айгөл үзе шәхсән минем белән сөйләшмәде, берни дә аңлатмады. Үземнең “Болгар кызлары” төркеменнән китүем турында Инстаграм аша гына белдем. Айгөл куйган постка скриншот ясадым да, Айгөлнең үзенә җибәрдем. "Бу нәрсәне аңлата, минем төркемнән куылуыммы?" – дип сорадым. Ул хәтта соравыма да җавап бирмәде, бары тик “ачкычларны студиядә калдыр”, - дип кенә язды. Шуннан соң ул минем рәсми рәвештә китүем турында пост куйды һәм мин инде шуны күреп үзем дә пост урнаштырдым.

“Мин һәрчак әйткән сүземдә торам”

– Төркемгә килгәндә мондый ситуация булыр дип уйлаган идегезме? Мондый хәлдән соң китү турында уйландыгызмы?

– Юк, башыма да килмәде. Без Айгөл белән алдан ук бу төркемдә өч ел эшләячәгем турында сөйләштек. Мин моңа ризалаштым. Төркемдә булган дәвердә кайбер артистлардан “бәлки, миндә соло җырларсың?” – дигән сораулар килде. Бик кызыклы проектлар тәкъдим иткәннәре булды, мин кире кага идем. Чөнки мин һәрчак әйткән сүземдә торам.

– Айгөлнең постында шулай ук “Без беркайчан да мөселман төркеме булмаган, без – милли коллектив”, - дигән сүзләр бар. Әдәп буенча утыз ел буена югарылыкта булган төркем дигән фикерен әйткән ул. Коллектив кигән костюмнарның да төрлесе бар, хәтта ачыклары да. Айгөл аларны ачык дип санамый идеме? Бу хакта фикерегез нинди?

– Халык “Болгар кызлары”н чип-чиста татарча гына җырлыйлар дип уйлый һәм җырларга бик чакырмыйлар. Халыкның инглизчә һәм башка чит телләрдә дә җырлаганны тыңлыйсы килә. Шуңа күрә Айгөл бөтен юнәлештә дә эшләячәгебезне әйтте. Без русча да, инглизчә дә җырладык, попуррилар чыгардык. Әйе, баштагы мәлдә костюмнар милли, алай ук ачык түгел иде. Без “Жасмин” төркеме белән бергә “Амальгама” дигән шоу эшләргә булдык, анда инде күлмәкләр кыскарак иде. Шуңа да карамастан, Айгөлне ул оялтмады, бер сүз дә булмады. Ничек эшләдек, шулай эшләдек.

"Болгар кызлары" ның фотосессиясе

“Хайпануть решила”

– Соңгы арада аңлашылмаган хәлләрне кайбер артистлар интернет аркылы гына хәл итә, халыкка, бөтен дөньяга чыгара. Айгөл дә Сезгә шәхсән әйтмичә, интернетка гына язган. Ситуацияне мондый форматта “хәл итү”не хуплыйсызмы?

– Мода ягыннан карасаң, бәлки бу әйбер дөрестер. Русча әйтмешли, “хайпануть решила”. Ә болай, минем белән шәхсән сөйләшсә, күпкә яхшырак булыр иде. Соңыннан инде нәрсәдер чыгарырга була. Мин бит Айгөлгә карата бернинди дә постлар чыгарырга, мөрәҗәгать итәргә җыенмаган идем. Минем төркемнән китүемне Интернет аркылы белүне начар кабул иттем.

– Төркемнән китүегезне белгәч, нәрсәләр турында уйладыгыз? Күңелегездә нинди хис-кичерешләр туды?

– Китүем турында белгәч тә, шок хәлендә калдым. Шунда ук якын дустыма шалтыраттым. Миңа эчемне бушатырга кирәк иде. Дустым да гаҗәпкә калды.

“Яңалык кертүчеләр булганда татар эстрадасы да үсә”

– Ләйсән, үзегез турында да сорашасым килә. Яраткан кумирыгыз бармы?

– Яратып тыңлаган җырчым юк. Мин барлык юнәлештәге музыканы да тыңлыйм. Күбесенчә рус һәм инглиз җырларын.

– Хәзерге татар эстрадасына карашыгыз нинди? Ниндидер яңа заманча стильләр чыга башлады бит.

– Төрле җырчылар бар. Әмма чыннан торып тырышып эшләгәннәр бик аз. Белмим, мин татар эстрадасын бик күзәтмим. Шуңа да кемнедер аерып алып әйтә алмыйм. Элвин Грейның лейблында яңа җырчы – Вилли бар. Күптән түгел мин аның презентациясенә бардым. Карадым, тыңладым. Кызык булды. Җырлары гадәти түгел, башка эстрада җырчыларына охшамаган. Үзенең стиле.

– Татар эстрадасы гел бертөрлелеккә калмадымы? Яңалык кирәк дип уйлыйсызмы?

– Бәлки, кирәктер. Күзәтәм бераз, барыбер татар эстрадасында нәрсәдер эшләргә, яңалык кертергә тырышалар. Андый яңалык кертүчеләр булганда татар эстрадасы да үсә.

– Артист кешеләргә ир-егетләр бәйләнәме? Сезгә бәйләнгәннәре булдымы? 

– Әгәр дә үзеңне “вульгар” куясың икән, ихтимал, бәйләнергә дә мөмкиннәр. Безгә андый бәйләнүчеләр булмады. Барысы да әйбәт. 

Ә егетегез бармы?

- Егетем юк.

“Мин иҗат итәчәкмен”

– “Болгар кызлары”ннан соң кайдадыр җырларга телисезме? Киләчәкне ничек күзаллыйсыз?

– Әлегә минем ике ресторанда эшләгән эшем бар. Мин иҗат итәчәкмен. Әлегә өздереп әйтә алмыйм, ничек килеп чыгар. Уйлыйм әле. Барысы да әле алда дип уйлыйм.

– Ваһапов фестивале җиңүчесе Рәнис Габбазовның “Голос” телепроектында катнашырга җыенганын белдек. Ә синең нинди дә булса проектларда,танылган бәйгеләрдә киләчәктә катнашасың килмиме?

– Белмим, әлегә әйтә алмыйм. Бәлки, килеп тә чыгар әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100