Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интим фотоларын Инстаграмга куйган Ләйсән Басыйрова “Болгар кызлары” төркеменнән китә

Интим фотоларын Инстаграмга куйган Ләйсән Басыйрова “Болгар кызлары” төркеменнән китә

news_top_970_100
Интим фотоларын Инстаграмга куйган Ләйсән Басыйрова “Болгар кызлары” төркеменнән китә
Ләйсән Басыйрова үзенең инстаграмында ваннадагы фотосессиясеннән фотолар элгән иде. Трионың продюсеры һəм солисты Айгөл Зəйнуллина "Болгар кызлары"ның Инстаграмдагы битендə тамашачылардан гафу үтенеп пост урнаштырды. Бүген төркемнең рәсми аккаунтында Ләйсән Басыйрованың фотоларына бәйле хәбәр чыкты.

"Сез кайчак күргән, өстә генә яткан әйберләр эчтә нәрсә бар икәнен күрсәтми. Булган хәл – бер ел дәверендә безнең уртак эш вакытында килеп чыккан вәзгыять. Беркем дә кешенең шәхси тормышына керми һәм эш бер фотографиядә генә түгел. Коллективта билгеле бер кагыйдәләр бар, аларны Ләйсән Басыйрова үтәмәде. Бик күп тапкырлар андый фотоларны бөтен кеше күз алдына чыгарып салмаска дигән үтенеч булды. Кешенең ни трионың җитәкчесенә, ни төркемнең тарихына, ни коллективка аз гына да хөрмәте юк.

Ләйсәннең яшәү рәвеше һәм мораль кагыйдәләре “Болгар кызлары” төркемендә эшләүгә туры килми. Без беркайчан да мөселман төркеме булмаган, без – милли коллектив, замана белән бергә барабыз, экспериментлар ясыйбыз, яңалык эзлибез, төрле юнәлешләрдә эшлибез. Шоу-бизнес үз кагыйдәләрен кертә, базар җырчылар, төркемнәр белән тулган, яшәр өчен төрле проектлар ясарга, төрле телләрдә җырларга, стереотиплардан китәргә туры килә. Әмма беркем дә безне түбән төшүдә, вульгарлыкта, пычраклыкта һ.б. гаепли алмый. Пиар! Безгә, 30 елдан артык эшләгән коллективка андый пиар кирәк түгел. Иҗат, эш, коллективның тарихы – әһәмиятле әйбер, ә “пычрак керне” чайкау түгел. Сөйләшеп утыру, комментарий язу җиңел. Проблеманың тирәнлеген белмичә торып, моны эшләргә ярамый. Ләйсән Басыйрованың китүе – коллектив карары. Ул бер елдан азрак төркемдә эшләп, сынау срогын узмады.

“Кызганыч. Триода матур күренә иде”, - дип язган бер кулланучы.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Порой то,что вы видите на поверхности не говорит о том,что вы знаете ,что происходит внутри. То ,что произошло-это ситуация ,которая длилась на протяжении почти года нашей совместной работы. Никто не вмешивается в личную жизнь и дело вовсе ни в одной фотографии.Есть определенные правила в коллективе,установки , которые Лейсан Басырова не выполнила. Много раз была просьба не выкладывать такого рода фотографии на общее обозрение. Но это продолжалось. Человек не имеет никакого уважения ни к руководителю трио, ни к истории группы ,ни к самому коллективу! Образ жизни и моральные суждения Лейсан не соответствуют работе в трио "Болгар кызлары". Мы никогда не были мусульманским коллективом,мы национальный коллектив,но идем в ногу со временем,экспериментирует,ищем что-то новое,работаем в разных направлениях. Шоу -бизнес диктует свои правила,рынок переполнен певцами,группами, и чтобы выжить нам приходиться делать разные проекты,петь на разных языках и уходить от сложившихся стереотипов.Но никто не может нас обвинить в пошлости и вульгарности,в разврате и т.д. Пиар! Не нужен такой пиар группе,которая существует почти 30 лет. Творчество,работа,история коллектива-вот это важно,а не обсуждение "грязного белья". Легко рассуждать и комментировать. Не зная глубины проблемы ,не стоит этого делать. Уход Лейсан Басыровой из трио- решение всей команды коллектива. Проработав меньше года в группе,она не прошла испытательный срок.

Публикация от Трио "Болгар Кызлары" (@bulgar_kizlari)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100